ГРЕТА ТУНБЕРГ КОРОНАВИРУС БЕЛӘН КӨРӘШКӘ 100 МЕҢ ДОЛЛАР КҮЧЕРГӘН
Бөтен дөньяга экоактивист буларак танылган 17 яшьлек Грета Тунберг ЮНИСЕФ фондына 100 мең доллар акча күчергән. Әлеге фонд коронавирустан зыян күргән балаларга ярдәм итә. Грета коронавирус пандемиясен балаларның хокукларын саклау кризисы һәм глобаль климат кризисы, дип атаган.
Бу акчаларны Human Act оешмасы Гретага экологик эшчәнлеге өчен тапшырган булган. Шунысы билгеле: әлеге оешма ЮНИСЕФ фондына тагын 100 мең доллар күчерәчәк икән.
Грета сүзләренә караганда, коронавирус һәм аның йогынтысы бөтен дөньядагы балаларга инде бүген үк тәэсир ясый. Ә аз керемле, күп балалы, социаль яктан якланылмаган балаларга аеруча авырга туры киләчәк. Кыз, бөтен кешеләргә берләшеп, ЮНИСЕФ фондына ярдәм күрсәтергә чакыра. Әлеге фонд ярдәме белән балаларның гомерләре саклап калына, дөньяда белем бирү процессы алга таба дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев