ГОШЕР СӘДАКАСЫ: НӘРСӘ УЛ ҺӘМ АНЫҢ КҮЛӘМЕ НИНДИ?
Үзен мөселман дип санаган һәр кешегә гошер сәдакасын тапшыру кирәк санала. Чөнки без җыеп, казып алган һәр җиләк-җимеш һәм яшелчә – Аллаһ нигъмәте. Аның рәхмәтенә ирешү һәм киләсе елда да мул уңыш җыеп алу өчен гошер сәдакасын тапшыру мөһим. Бу хакта Коръәндә әйтелә.
Нәрсә ул гошер сәдакасы?
Гошер - су сипмичә үстергән уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп, су сибеп үстерергән уңышның егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.): "Авыл хуҗалыгы культураларыннан жыеп алынган уңышның яңгыр һәм елга сулары белән үстерелгән өлешеннән уннан бере, ә хезмәт куеп, су сибеп үстергән уңышның егермедән бер өлеше сәдака итеп бирелергә тиеш”, - дигән.
Кайчан һәм ничек тапшырырга?
Татарстанда да гошер сәдакасын җыя башладылар. 2019 елның 28 сентябре гошер көне дип игълан ителде. Теләгән һәркем үз уңышының бер өлешен мохтаҗларга бирә ала, моның өчен аны район-шәһәрләрнең үзәк мәчетләренә тапшырырга кирәк. Мөселманнар бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива кебек уңышларын яки кышка дип тозланган ризыкларны сәдәка итеп бирә ала. Җыеп алынган бар нәрсә дә мохтаҗларга бүлеп биреләчәк.
Быел гошер сәдакасын беренчеләрдән булып Балык бистәсе һәм Бөгелмә районнарында җыя башлаганнар. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: узган ел шул рәвешле 600 тонна җиләк-җимеш һәм яшелчә җыелган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев