Белми калма
«ГЛАГОЛИЦА» ПРЕМИЯСЕНЕҢ БҮЛӘКЛӘҮ ТАНТАНАСЫНДА АКТРИСА НОННА ГРИШАЕВА КАТНАШАЧАК
20 ноябрьдә С. Сәйдәшев исемендәге Концертлар залында X Халыкара «Глаголица» әдәби премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. «Бәллүр ябалак» статуэткасын 2560 гариза арасыннан сайлап алынган 6 яшь язучы алачак. Тантанада театр һәм кино актрисасы, алып баручы Нонна Гришаева катнашачак.
Быел премиянең бүләкләү тантанасы ачык рәвештә үтә. Димәк, анда теләгән һәркем килә ала дигән сүз. «Глаголица» әдәби премиясенә рус һәм татар телләрендә проза һәм шигърияттә ике яшь категориясендә катнашырга була. Быел гаризалар кампаниясе шаккаттыргыч үткән. Казахстан, Үзбәкстан, хәтта Бөекбритания, Израиль, Сирия илләреннән дә катнашырга теләүчеләр булмаган түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев