Логотип Идель
Белми калма

ӘГЕРҖЕДӘ РАЙОН МӘГАРИФ ИДАРӘСЕНЕҢ 95 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН КҮРГӘЗМӘ ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ

Әгерҗе районында укытучыларның август киңәшмәсе уңаеннан «Тарих этаплары, вакыйгаларның тере альманахы» дип аталган күргәзмә әзерләнгән иде. Аны тәкъдим итүдә мөгаллимнәре белән бергә укучылар да катнашты. 

Быел район мәгариф идарәсе оешуга 95 ел тула. Күргәзмә әлеге датага багышланып, район мәгариф идарәсенең 95 еллык тарихын чагылдырды. Әлеге елларда райондагы белем бирү системасында нинди үзгәрешләр булганлыгын күзаллау өчен, бу чор ун кластерга бүленеп тәкъдим ителде. Әгерҗенең 3нче мәктәбе укучысы Карина Янбаева педагогик җыенда катнашучыларны кластерлар буйлап сәяхәткә дәште. Сүз уңаеннан, Карина киләчәктә журналист булырга хыяллана, ул инде мәгариф идарәсе тарихына багышлап проект яза башлаган. 

Һәр кластерда кунакларны район мәктәпләре укучылары һәм мөгаллимнәре каршы алды. Әйтик, аның беренчесе «Наданлыкны бетерергә!» дип аталды. Районның Кадыбаш, Салагыш, Азево мәктәбе укучылары һәм укытучылары районда 1930-37нче елларда мәҗбүри башлангыч һәм җидееллык белем бирү турындагы законның ничек тормышка ашырылуын сәхнәләштерелгән күренеш аша тәкъдим иттеләр. Бу мизгелләрдә шул чор күз алдына килеп басты. 
Алдагы кластер, «Мин әни обойлардан теккән дәфтәрләргә яздым» дип аталып, дәһшәтле сугыш чорын чагылдырды. Әлеге этапны әзерләү 1нче гимназия, Кадрәк, Күләгәш мәктәбе коллективларына тапшырылган иде. 

– Сугыш елларында укучылар да фронтка һәм камалышта калган Ленинградка зур ярдәм күрсәтәләр. Җәйләрен тимер юлларны ремонтларга, кышын аларны кардан чистартырга чыгалар. Мәктәпләрдә уку да дәвам итә, – дип сөйләде яшь журналист Карина. 

Кластерлар буйлап алга барган саен, вакыт та алга таба тәгәрәде. Соңгы тукталыш «Алга, киләчәккә!» дип аталып, хәзерге чор мәктәбен күзалларга мөмкинлек бирде. Кластерлар буйлап узганда педагогик җыенда катнашучылар «Бу – безнең яшьлек, балачак бит» дип, шул чор белән бәйле хатирәләрен барладылар. Һәр кластер янына басып фотога төштеләр.

Дания ӘБҖӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев