ФӘНИС ЯРУЛЛИН ЯШӘГӘН ЙОРТТА ИСТӘЛЕК ТАКТАСЫ АЧЫЛДЫ
Казанда Жуковский урамында урнашкан, татарларның күренекле шәхесләре, шул исәптән, Фәнис Яруллин яшәгән йорт диварында беренче истәлек тактасы ачылды.
Ачылышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әлеге истәлек тактасын куюны шулай озак вакыт көтәргә туры килүе өчен борчылуын белдерде.
Татарстан Президенты карамагандагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова сүзләренчә, сәламәт кешеләр дә Фәнис Яруллин кебек көчле рухлы була алмыйдыр һәм аның әсәрләрен укыганда яшәүгә өмет уяна, эчтә соклану, горурлану хисләре туа.

Ачылышта катнашучылар арасында, шулай ук, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Г. Камал театры артисты Равил Шәрәфиев, күренекле шагыйрь-язучылар да бар иде.
Бу чара барышында язучы белән бәйле истәлекләр яңгырады, әлеге эштә ярдәмлек күрсәткән өчен ТР Президентына, Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровка рәхмәт сүзләре әйтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
-
22 июля 2026 - 16:14
«ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ» ТӘМАМ
Нет комментариев