ФИЛЛӘР БЕР-БЕРСЕНӘ ИСЕМ БЕЛӘН ДӘШӘ?!
Африка, Европа һәм Америка табигать белгечләре кыргый Африка филләренең бер-берсенә тулы исемнәр белән мөрәҗәгать итүен ачыклаган. Хайваннар моны бер-берсенең игътибарын җәлеп итү һәм аралашу өчен куллана икән.
Филләр сигналларны бер-берсе белән аралашканда гына түгел, ә абстракт тавыш тамгаларын башка индивидларга карата да куллана. Галимнәр мондый нәтиҗәгә Кениядә яшәүче Африка филләренең (Loxodonta africana) тормышын күзәтү барышында килгән. Филләр үзләренең якыннары белән бер төрле телдә сөйләшә, ә «күршеләре»нә карата исә башка сөйләмне куллана. Шулай итеп, алар үз якыннарына исемнәр тага һәм кирәк булганда шул бер авазларны генә чыгара. Кызык бит!
Тикшеренүдә ачыкланганча, һәр фил конкрет үзенә генә мөрәҗәгать ителгән чакыруны танып, ул тавышны аера ала. Башкаларга карата җиткерелгән сигналны конкрет фил игътибарга алмый, аңа җавап бирми. Галимнәр фикеренчә, филләргә моңа өйрәнү өчен озак вакытлар кирәк. Чөнки, әйтик, кечкенә булган филләрнең сигналларга реакциясе җитеп бетми, аларның игътибарын җәлеп итү авыррак. Үскәч, озак вакыт яшәгәч кенә, алар да үз исемнәрен аера башлаячак дигән нәтиҗәдә белгечләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
-
1 июля 2026 - 12:43
КАЗАНДА ЯШЬ МУЗЫКАНТЛАР ӨЧЕН РЕПЕТИЦИЯ БАЗАСЫ БУЛДЫРЫЛАЧАК
-
30 июня 2026 - 09:47
ТАТАРСТАНДА КАЙСЫ СТУДЕНТЛАР ТУЛАЙ ТОРАККА БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА УРНАША АЛА
Нет комментариев