ДӨНЬЯДА НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯСАГАН БЕРЕНЧЕ МУЛЬТФИЛЬМ ЧЫКТЫ
Кытайда тулысынча нейрочелтәр ясаган мультсериал барлыкка килгән. Ул «Qianqiu Shisong» («Меңьеллык шигырьләре») дип атала һәм классик кытай поэзиясенә нигезләнгән. Мультфильм 7 минутлык 26 эпизодтан тора.
Нейрочелтәр тарафыннан мондый мультсериаллар булдыру вакытны шактый кыскартыр өчен, шулай ук сюжетлар һәм визуализация белән экспериментлар эшләр өчен шәп мөмкинлекләр ача! «Меңьеллык шигырьләре»нең һәр сериясе классик кытай шигырьләреннән торган аерым тарихны тәкъдим итә.
Бу могҗизаны булдыру өчен CMG Media GPT технологияләре кулланылган. Алар махсус рәвештә зур күләмле видео һәм аудио материаллар өчен эшләнгән. Модельгә мәктәп программасыннан 200дән артык шигырь кертелгән һәм шуның нигезендә нейрочелтәр анимацион сурәтләр ясаган. Монда кешедән текст кына кирәк, калганын ясалма интеллект үзе эшләп ата.
Мультсериал яхшы сыйфатлы якты төсләрдән тора. Күзләр ниндидер җитешсез якларны эзләргә теләсә дә, алар юк.
Шунысын да әйтергә кирәк, тора-бара нейрочелтәрләрнең анимация белән эшләүчеләрне һөнәрсез калдыру куркынычы да бар. Алар үзләре шулай булыр дип бераз хафалана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
26 июля 2026 - 13:06
9 НЧЫ СЫЙНЫФТАН СОҢ КӨЛЛИЯТКӘМЕ, ӘЛЛӘ 10 НЧЫ СЫЙНЫФМЫ?
-
24 июля 2026 - 14:05
ЯМПОЛЬСКАЯ: «УКУЧЫ ФИКЕРЕН ТЕЛДӘН ДӘ АҢЛАТА БЕЛЕРГӘ ТИЕШ»
-
23 июля 2026 - 13:15
ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЛАРЫНДА БЮДЖЕТ УРЫННАРЫНА ГАРИЗАНЫ 25 ИЮЛЬГӘ КАДӘР БИРЕРГӘ МӨМКИН
-
23 июля 2026 - 13:12
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН «РОССИЯ – УЛ...» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕНӘ ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев