Белми калма
ДИАБЕТЛЫ БАЛАЛАРГА – МАХСУС СМЕНА
Татарстанда шикәр диабеты булган балалар өчен махсус профильле смена башланды.
Әлеге лагерь “Сосновый бор” шифаханәсендә уздырыла. Мондый смена инде өченче ел үткәрелә, былтыр анда 34 бала ял иткән булган. Ә быел бирегә республиканың төрле почмакларыннан 35 бала килгән.
28 августка кадәр дәвам итәчәк сменада балалар ял белән беррәттән, “Диабет мәктәбе”н дә узачак. Анда алар үз авыруын ничек җиңеләйтергә, өзлегүләрне булдырмый калырга өйрәнәчәк. Шушындый ук диагнозлы булган яшьтәшләре белән аралашу мөмкинлеген алачак. Смена дәвамында төрле мастер-класслар, спорт чаралары да каралган.
Балалар белән квалификацияле табиб-эндокринолог та эшләячәк. Шулай ук сменада ял итүчеләр психологик тренингларда катнашып, төрле ситуациядәге мәсьәләләрне хәл итәчәк. Сменада махсус уку узган әйдаманнар эшләячәк. Аларга да шикәр диабеты диагнозы куелган. Шул сәбәпле, алар балалар белән үз тәҗрибәләре белән дә бүлешәчәк. Ял итүче малайлар һәм кызларның сәламәтлек торышын белгечләр күзәтеп торачак.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев