Белми калма
Чаллыда хатын-кызларга эшкә итәк киеп килгән өчен премия түлиләр
Чаллы шәһәрендәге “Татпроф” компаниясе җитәкчелеге шундый марафон башлап җибәргән.
Әгәр дә биредә эшләүче хатын-кызлар июнь аенда эшкә итәк яки күлмәк киеп киләләр икән, аларга көн саен 100 сум премия түләнә. Компаниядә бу акцияне “Нәзакәтлелек марафоны” дип атаганнар. Аның максаты – хатын-кызның җәмгыятьтәге традицион роле һәм образын саклап калу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев