«БӨЕК ҖИҢҮ ГЕРОЙЛАРЫ» БӨТЕНРОССИЯ ӘДӘБИ БӘЙГЕСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
«Бөек Җиңү Геройлары» X бөтенроссия әдәби бәйгесенә гариза бирү кампаниясе башланып китте. Анда теләгән һәркем катнашырга мөмкин. Бәйгедә катнашучылар эпик, тарихи яки хәрби-патриотик эчтәлеккә туры килгән иҗади эшләр җибәрергә тиеш.
Эшләр 1 майга кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: «Проза» (әдәби хикәя), «Поэзия» (шигырь), «Публицистика» (эссе, очерк, новелла), «Каләм сынау», «Рәсем» һәм «Җыр» (текст). «Каләм сынау» номинациясе ике яшь категориясенә бүленә: 12 яшькә кадәр булган һәм 12-18 яшьлек катнашучылар. Бәйгенең «Рәсем» номинациясенә 12 яшькә кадәр булган катнашучылар, 12-18 яшьлек һәм 18 яшьтән олыраклар гариза җибәрә ала.
«Бөек Җиңү Геройлары» бәйгесе нәтиҗәләре буенча катнашучыларга сертификатлар, ә призерларга һәм лауреатларга дипломнар тапшырылачак. Бәйгенең нигезләмәсе белән танышу һәм катнашуга гариза тутыру өчен монда бас.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
-
18 августа 2026 - 12:50
КАЗАН ЯШЬЛӘРЕН ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬЛӘР КАРТАСЫН ТӨЗЕРГӘ ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев