Белми калма
Бер вуздан икенчесенә күчү “нипочем”!
Статитистикага күз салсак, студентларның 7-10 проценты инде беренче курста ук вузда укуын ташлый. Соңыннан, вуз белән саубуллашучыларның саны сирәгәя. Шунлыктан университетларда буш урыннар һәрчак диярлек бар. Аларны тутыру – вуз ихтыяҗында.
Әлеге урыннарга кем дәгъва кыла аласың? Җавап мондый: коммерция бүлегендә укучылар һәм башка вузлардан күчергә теләүчеләр. Хәзерге вакыттта бер вуздан яки белгечлектән икенчесенә күчү процедурасын җиңеләйтергә телиләр. Моның турында фикер алышулар бара.
Киләчәктә күчү турындагы гаризаны вәкаләтле зат (доверенное лицо) яки электрон, гади почта аша да җибәрергә мөмкин. Әлеге кагыйдә академик белешмәгә (академическая справка) дә кагылырга тиеш.
Биш эш көне дәвамында үзең укыган вузда белем алганлыгың турында белешмә бирергә тиешләр. Аннары шушы документ һәм гаризаны башка университетка тапшыру кирәк. Яңа вуз 14 көн эчендә документларны тикшерә. Әгәр студентны кабул итәргә риза булсалар, 5 көннән күчерү турындагы белешмә бирелә. Ул вакытта башта укыган вузга университеттан китү турындагы гариза языла. Вузга карар (приказ) чыгару һәм аның өземтәсен (выписка) тапшыру өчен өч көн бирелә.
Киресенчә булганда, киләсе елга бу белгечлеккә булган бюджет урыннарын тагын да киметергә мөмкиннәр.
Әлеге урыннарга кем дәгъва кыла аласың? Җавап мондый: коммерция бүлегендә укучылар һәм башка вузлардан күчергә теләүчеләр. Хәзерге вакыттта бер вуздан яки белгечлектән икенчесенә күчү процедурасын җиңеләйтергә телиләр. Моның турында фикер алышулар бара.
Киләчәктә күчү турындагы гаризаны вәкаләтле зат (доверенное лицо) яки электрон, гади почта аша да җибәрергә мөмкин. Әлеге кагыйдә академик белешмәгә (академическая справка) дә кагылырга тиеш.
Биш эш көне дәвамында үзең укыган вузда белем алганлыгың турында белешмә бирергә тиешләр. Аннары шушы документ һәм гаризаны башка университетка тапшыру кирәк. Яңа вуз 14 көн эчендә документларны тикшерә. Әгәр студентны кабул итәргә риза булсалар, 5 көннән күчерү турындагы белешмә бирелә. Ул вакытта башта укыган вузга университеттан китү турындагы гариза языла. Вузга карар (приказ) чыгару һәм аның өземтәсен (выписка) тапшыру өчен өч көн бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
-
2 марта 2026 - 11:06
14 ЯШЬКӘ КАДӘРГЕ БАЛАЛАРГА СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘРДӘ ТЕРКӘЛҮНЕ ТЫЯРГА МӨМКИННӘР
-
28 февраля 2026 - 11:21
БДИ ТАПШЫРУ ПУНКТЛАРЫНДА МӘКТӘПЛӘРГӘ ҺӨҖҮМ ОЧРАКЛАРЫ ЕШАЮ СӘБӘПЛЕ САКЛАУНЫ КӨЧӘЙТӘЧӘКЛӘР
-
27 февраля 2026 - 08:36
БАЛАЛАР IT ПАРКЫ ДИТ-ТОЛКС АЧЫК СОЦИАЛЬ ПРОЕКТЫН ПРОЕКТНЫ БАШЛАП ҖИБӘРӘ
Нет комментариев