Бер Казанга - 4 яңа мәктәп
2020 елга кадәр Казанда тагын 4 яңа мәктәп төзеләчәк.
2017-2018 уку елында Казанда ике яңа мәктәп укучыларны кабул итәргә тиеш. Бу вакытка 2нче Азинская урамындагы балалар бакчасын да кулланылышка тапшырырга тиешләр. «Седьмое небо» микрорайонында да мәктәп ачылачак.
Гомумән алганда, 2020 елга Казанда 4896 урынга дүрт гомумбелем бирү учреждениесе төзеләчәк.
– Казанда мәктәпләр җитми. Аларның 35 проценты икешәр сменада эшли. Ә белем бирү стандарты буенча барлык укучылар да бер сменада укырга тиешләр. Чагыштырып карасак, 1998 елда Казанда 10 мең бала туган. Ә былтыр 25 меңнән артык бала туган. «Бәләкәч» президент программасы ярдәмендә без балалар бакчаларындагы өч яшьтән зуррак балаларның чиратлар проблемасын хәл итә алдык. Ләкин мәктәпләр белән бәйле проблемалар һаман да кала бирә. Казандагы кебек авыр вәзгыять беркайда да юк. Бу проблема бик катлаулы, әмма хөл итеп булырлык, – ди Казан Мэры Илсур Метшин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
12 сентября 2025 - 16:19
«ТУГАН БАТЫР» АНИМАЦИЯ ПРОЕКТЫ «АЛТЫН МИНБӘР» КАЗАН КИНОФЕСТИВАЛЕНЕҢ ТӨП ПРИЗЫН ЯУЛАДЫ
-
10 сентября 2025 - 15:56
КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАГА КҮЧӘ!
-
8 сентября 2025 - 14:34
«ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫ ҖИҢҮЧЕСЕ БУЛУ ӨЧЕН ДҮРТ КОМАНДА КӨРӘШӘЧӘК
-
5 сентября 2025 - 14:31
МӘКТӘП КАНИКУЛЛАРЫ КАЙЧАН БАШЛАНА?
Нет комментариев