БДИга ӨСТӘМӘ БАЛЛ АЛУНЫҢ ТАГЫН БЕР ЫСУЛЫ БАР. НИНДИ?
2020 елда абитуриентлар “Җиңү диктанты”нда җыйган балларын югары уку йортына кергәндә куллана алачак.
Бу турыда Россия мәгариф министры Валерий Фальков вәгъдә итә. “Җиңү диктанты” икенче тапкыр уздырыла. Быел ул 24 апрель көнендә үтәчәк һәм Бөек Җиңүгә 75 еллыкка багышланачак.
– Яшьләрнең илебез тарихына карата кызыксынуын арттыру максатыннан без әлеге тәкъдимне хупладык. Нәтиҗәдә, 2020нче елда югары уку йортына кергәндә абитуриентлар шушы акциядә җыйган балларын куллану мөмкинлегенә ия булачак, - ди мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков.
Күпме өстәмә балл җыеп булачак?
Министр фикеренчә, бу бик яхшы стимул булачак. Яхшы итеп язылган диктант өчен абитуриент иң күбе 10 балл ала алачак.
Ничә сорау көтелә?
“Җиңү диктанты”нда барлыгы 25 сорау булачак. Аларның 20се гомуми, ә 5се Россия өлкәләрендәге Бөек Ватан сугышы чорында булган вакыйгаларга бәйле булыр, дип көтелә.
Акциядә ничек катнашырга?
Акция турында тулырак һәм анда ничек катнашып булуы турында мәгълүматны https://диктантпобеды.рф сайтына кереп белергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 октября 2026 - 11:10
МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА МАТЕМАТИКА, ФИЗИКА ҺӘМ ХИМИЯНЕ КЫСКАРТЫРГА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
-
5 октября 2026 - 13:33
«БИКАФЕСТ»НЫҢ ЮБИЛЕЙ СЕЗОНЫ СТАРТ АЛА!
-
5 октября 2026 - 08:37
ТАТАРСТАНДАГЫ МӘКТӘПЛӘР ҺӘМ ХАСТАХАНӘЛӘРГӘ 5 ОКТЯБРЬДӘН ҖЫЛЫЛЫК БИРЕЛЕРГӘ ТИЕШ
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
Нет комментариев