«БАЛАЛАР STANDUP АКАДЕМИЯСЕ»НӘ ГАРИЗА БИРҮ КАМПАНИЯСЕ БАШЛАНДЫ
«Балалар StandUp академиясе» иҗади проектында катнашу өчен гариза бирү кампаниясе башланды. Аның аша Яр Чаллыда беренче яшь стендаперлар җәмгыяте төзеләчәк. Катнашуга 14-17 яшьлек яшүсмерләрне чакыралар.
Очрашулар һәм остаханәләр вакытында балалар актерлык осталыгы һәм ораторлык сәнгате үзенчәлекләре белән җентекләп танышачаклар, шулай ук сәхнәдә үз стендаплары белән чыгыш ясый алачаклар.
Остаханәләрне чакырылган спикерлар, Stand-Up клублары резидентлары һәм ораторлык һәм сәхнә осталыгы буенча тренерлар үткәрәчәк. Проектның финалы буларак бу елның мартында Яр Чаллыда беренче яшьләр стендап-фестивале узачак. Катнашучыларга гаризаны биредә тутырып калдырырга кирәк.
«StandUp Балалар академиясе» проекты Чаллы шәһәре Мэры стипендиаты Эдуард Бушуров тарафыннан Росмолодежь ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
-
18 августа 2026 - 12:50
КАЗАН ЯШЬЛӘРЕН ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬЛӘР КАРТАСЫН ТӨЗЕРГӘ ЧАКЫРАЛАР
Нет комментариев