БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН РОБЕРТ МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ИҢ ЯХШЫ ӘДӘБИ ӘСӘРГӘ БӘЙГЕ ИГЪЛАН ИТЕЛДЕ
ТР Мәдәният министрлыгы ТР Язучылар берлеге белән берлектә Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә бәйге игълан итә, дип хәбәр итте Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Бу бәйге балалар һәм яшүсмерләрнең татар теле һәм укуга кызыксынуын арттыру, шулай ук заманча балалар һәм яшүсмерләр әдәбиятын үстерү максатларыннан үткәрелә. Биредә аерым авторлар һәм авторлык коллективлары катнаша ала.
Бәйгегә түбәндәге номинацияләр буенча сәнгать әсәрләре кабул ителә:
• «Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы проза әсәре»
• «Иң яхшы комикс»
• «Балалар яки яшүсмерләр өчен иң яхшы драма әсәре»
• «Иң яхшы балалар шигыре»
Роберт Миңнуллин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәр бәйгесенә гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Бәйгенең нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев