Логотип Идель
Белми калма

«АВЫЛГА ДА, ШӘҺӘРГӘ ДӘ» АРТ-РЕЗИДЕНЦИЯСЕ ТАЛАНТЛЫ ЯШЬЛӘРНЕ ЧАКЫРА

23-27 августта Кукмара районының Вахит авылында «Авылга да, шәһәргә дә» арт-резиденциясе узачак. Проект яшьләр арасында традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне креатив индустрия аша танытырга тели. Арт-резиденция ничек үтәчәк? Анда кемнәр катнаша ала? Моның өчен нишләргә кирәк? Тулырак – язмада!

«Авылга да, шәһәргә дә» проектында 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр кешеләр катнаша ала. Бер мәйданда иң сәләтле, иң креатив кыз һәм егетләр җыелу көтелә. Оештыручылар тарафыннан бары тик 20 катнашучы сайланып алынып, Кукмара районының Вахит авылына бер атналык арт-резиденциягә уникаль проектлар ясарга чакырылачак. Актив яшьләр өч юнәлеш буенча «АртЛаб» (яшь рәссамнар), «МузЛаб» (фолк стилендәге треклар ясаучы яшь музыкантлар) һәм «ДэнсЛаб» (перформанслар һәм текә бию номерлары) кызыклы программада катнашу планлаштырыла. Нәтиҗәдә, аларның продуктлары 27 августта «Авыл һәм шәһәр көне» шоу-кейсында тәкъдим ителәчәк.

Проектта катнашу тулысынча бушка уза – бер атнага ашау, яшәү оештыручылар тарафыннан. Өстәвенә, чарада автор-башкаручы, битмейкер Булат Алеев, хореограф Анна Пушкина, рәссам Никита Маркин үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашачак. 

Әгәр син дә традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне креатив индустрия аша танытуда катнашырга теләсәң, биредә 15 августка кадәр үз гаризаңны калдыра аласың. Ә Вконтакте социаль челтәрендә арт-резиденция эшчәнлеге белән якыннанрак танышып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев