Логотип Идель
Белми калма

«АВАЗДАШ» ТӨБӘК ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕ КАЙДА ҺӘМ КАЙЧАН УЗАЧАК?

1-3 ноябрьдә Әлмәт районында «Аваздаш» төбәк театр фестивале узачак. Әлеге чара «Аваздаш» фестивале төбәкнең мәдәни тәңгәллеген чагылдыра торган мифологик һәм символик темаларны тикшерүгә юнәлтелгән.

Фестиваль Татарстан хореографлары, режиссерлары һәм композиторлары – «Әлиф» иҗат берләшмәсе катнашучылары иҗат иткән спектакльләрне, перформансларны һәм мастер-классларны берләштерәчәк. Лабораториянең алты кураторы фестивальдә дүрт яңа куелыш тәкъдим итәчәк:

– хореограф, перформер һәм биюче Нурбәк Батулла пластик спектакль тудырачак;

– шагыйрә һәм тәрҗемәче Йолдыз Миңнуллина шигъри спектакль тәкъдим итәчәк;

– композитор Эльмир Низамов Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов белән берлектә хор операсы булдырачак;

– хореографлар, биючеләр һәм перфомерлар дуэты – Мария һәм Марсель Нуриевлар пластик спектакль күрсәтәчәк.

Болардын тыш фестивальдә актерлык осталыгы һәм заманча бию буенча мастер-класслар, спикерлардан лекцияләр, шулай ук заманча рәссамнарның күргәзмәләреннән торган параллель программа булачак. Бу вакыйга, сәнгатьнең төрле формаларын бердәм мәдәни киңлектә берләштереп, традиция һәм хәзерге заман арасындагы диалог өчен мәйданчык булачак.

 «Аваздаш» фестивале төбәкнең мәдәни экосистемасын үстерүгә һәм локаль сәнгать инициативаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән киңрәк «Аркадаш» проектының бер өлеше булып тора. Проект ике театр лабораториясен үз эченә ала:

«Караш» – яшь режиссерларның театр лабораториясе: алар үз эшләренең нәтиҗәләрен 28-30 мартта Әлмәттә узган шундый ук исемдәге фестивальдә тәкъдим иттеләр;

«Аваздаш» – тәҗрибәле профессионаллар эшли торган театр лабораториясе, һәм аның нәтиҗәсе булып ноябрь фестивале тора.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев