Белми калма
ҺАВА ТОРЫШЫ: СӨЕНЕЧЛЕ ҺӘМ КӨЕНЕЧЛЕ ЯҢАЛЫК!
Быелгы җәй - җәй булмады бугай инде. Салкынча һава торышына халык та күнекте - 30 градуслы кызуга өметләнүчеләр калмады диярлек.
Шулай да, Татарстанның Гидрометеорология үзәге республикалылар өчен сөенечле яңалык әзерләгән. Бүгеннән урамда шактый җылытачак, чөнки республикага җылы атмосфера фронты килә. Иртәгә, җомга һәм шимбә көннәрендә 30 градуска кадәр (!) кызу булачак.
Тик яхшы яңалык булган кебек, начары да юк түгел. Әлеге кызу һава торышы озакка бармаячак. Якшәмбе көнне яңгыр көтелә. Ә һава температурасы исә кинәт кенә төшәчәк. Киләсе дүшәмбедә нибары 12 градус җылы булыр дип фаразлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев