АРМИЯГӘ БАРЫП КАЙТАСЫҢМЫ... БЕР КӨНГӘ?
Бу хыялны Татарстанда чынга ашырып булачак. “Россия Хәрби көчләрендә контракт буенча хезмәт итү – синең сайлавың!” дигән акция үткәрелә.
Иртәгә, 22нче февральдә Казан югары танк училищесында (Казан, Оренбург тракты, 6) 23нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган махсус акция узачак. Бирегә килүчеләр тарихи һәм заманча хәрби техника белән таныша, кыр кухнясында солдат боткасы һәм чәйдән авыз итә, уку йортының Хәрби дан музее күргәзмәсе белән таныша алачак.
Моннан тыш, танк һәм автомобиль техникасына йөртеп карау, тирда пистолеттан һәм коралдан ату да планлаштырыла. Аннан соң хәрби форма белән таныштырачаклар.
Көндезге 11дә танкодромда “Кышкы марафон” беренчелеге этабы башланачак. Теләкләре булганнар контракт буенча хәрби хезмәткә бару, танк училищесына укырга керү өчен сайлау пунктын уза алачак.
Акциягә керү бушлай. Чара 10.00 – 14.00 аралыгында дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 апреля 2026 - 10:07
25 АПРЕЛЬ КӨННЕ КАЗАНЛЫЛАРНЫ ӨМӘГӘ ЧАКЫРАЛАР
-
20 апреля 2026 - 13:53
КАЗАННЫҢ 84-НЧЕ ҖИҢЕЛ АТЛЕТИКА ЭСТАФЕТАСЫ УЗАЧАК
-
17 апреля 2026 - 11:03
ТАТАРСТАН – ПУШКИН КАРТАСЫ БУЕНЧА ИҢ АКТИВ ТӨБӘКЛӘРНЕҢ БЕРСЕ
-
16 апреля 2026 - 12:24
ТАТАР ТЕЛЕ ИМТИХАНЫН САЙЛАУЧЫ 11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ САНЫ ИКЕ ТАПКЫРГА АРТКАН
Нет комментариев