Логотип Идель
Белми калма

«АПУШ» БАЛАЛАР ТЕАТР СТУДИЯСЕ ТӘҮГЕ СПЕКТАКЛЕН КҮРСӘТТЕ

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» татар балалар театр студиясенең премьерасы узды: тамашачылар 30 шәкертне туплаган студиянең тәүге эше белән танышты.

Искәртеп узыйк, студия Казан Мэры патронажы астында гамәлгә ашырыла. Беренче сәхнә эше буларак драматург Равил Бохараевның Мөдәррис Әгъләмов тәрҗемәсендә «Апушның тылсымлы төшләре» пьесасы сайлап алынды. Әйтергә кирәк, әсәр татар телендә тәүге тапкыр сәхнәләштерелде. Спектакльдә «Апуш» студиясенә йөрүче барлык укучылар да катнашты. 

Пьесаның төп герое – бәләкәй Апуш. Төшендә ул Су анасы, Шүрәле, Йорт иясе һәм башка персонажлар белән очраша. Әсәрдәге Апушның тылсымлы төшләре киләчәктә татар әдәбиятының алтын мирасына әвереләчәк бөек Тукай әкиятләренең башлангычы.
Спектакльне Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Хашимова, Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова тамаша кылды.

Искәртеп үтик, февраль ахырында студиягә кастинг оештырылды. Март-апрель айларында, укучыларны кече һәм урта яшь төркемнәренә бүлеп, дәресләр алып барылды. Студия шәкертләре актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, вокал буенча атнага өч көн шөгыльләнде. Спектакльгә әзерлек бер ай дәвам итте.

«Апуш»та балаларны тәҗрибәле остазлар –  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры балетмейстеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәлимә Әминова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резеда Сәлахова, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының вокал буенча педагогы Лилия Зәйнуллина укытты. Студия җитәкчесе, актерлык осталыгы укытучысы, спектакльнең режиссеры – Алия Фәйзрахманова.

Фотолар Казан мэриясенең матбугат хезмәте радиосы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев