«АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»НӘ ПИОНЕРИЯ ВАКЫТЫНДАГЫ КЕБЕК ТАНТАНАЛЫ КАБУЛ ИТҮ УЗАЧАК
Татарстанда, Россиядә беренчеләрдән булып, «Алдынгылар хәрәкәте»нә кабул итү чарасы узачак. Ул 8-12 августта Биләрдә үтә торган «Беренчеләр» форумы кысаларында булырга тиеш.
«Алдынгылар хәрәкәте»нә кабул итү тантанасы 800гә якын бала һәм 200 остаз катнашында үтәчәк. Хәрәкәткә кушылыр алдыннан балалар ант бирергә тиеш. Ант биргәннән соң, алар остазлары кулыннан махсус атрибутика алачак. Бу турыда Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов сөйләде. Әлеге кабул итү чарасы күпчелек кешегә пионерия заманын хәтерләтәчәк.
«Пионерия уникаль социаль технология иде. Безнең бурыч – «Алдынгылар хәрәкәте»н балалар үзләре кушылырга теләгән массакүләм мода оешмасы итү. Ләкин бу активлык турында гына түгел, кыйммәтләр һәм җаваплылык турында да әле», – дип әйтте Тимур Сөләйманов.
Ул шулай ук җәйге каникуллар чорында «Алдынгылар хәрәкәте»нең яшүсмерләр игътибарын җәлеп итүдә зур эш башкаруын да аерып әйтеп китте. Балалар ялларын лагерьларда – төрле юнәлешкә багышланган сменаларда актив үткәрә. Әле һаман да сменалар дәвам итә.
Моннан тыш, «Алдынгылар хәрәкәте»нең төбәк бүлеге җитәкчесе хәрәкәтнең мәктәп һәм колледжлар белән генә чикләнеп калмыйча, балалар бакчасына да үтеп керәчәге турында сөйләде. 1 сентябрьдән 60 балалар бакчасы белән эш башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 августа 2026 - 13:52
ТАБИБ 14 ЯШЬКӘ КАДӘР КЫЗЛАРГА НИ ӨЧЕН МАКИЯЖ КУЛЛАНЫРГА ЯРАМАВЫН АҢЛАТТЫ
-
20 августа 2026 - 11:21
БАШЛАНГЫЧ СЫЙНЫФТА ИҢ АВЫР ФӘН – МАТЕМАТИКА
-
19 августа 2026 - 15:18
КАЗАНДА «НОВАЯ ВОЛНА 2026»: ҖИДЕ КӨНЛЕК ПРОГРАММА
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
Нет комментариев