«АК БАРС» ҺӘМ «ДИНАМО»: ИКЕНЧЕ УЕН
14 нче апрель көнне Мәскәү шәһәренең ВТБ аренасында «Ак Барс» һәм «Динамо» хоккей командалары чирек финалның икенче уенында очрашты. Әлеге уен беренчесеннән аерыла иде, чөнки алкалар күп булмады.
Беренче период Казан командасы өчен яхшы башланып китте. Сигезенче минутта Дмитрий Кателевский исәпне ачып җибәрде. Шуннан соң башка алкалар кертелмәде.
Икенче период азагына кадәр шулай ук 1:0 исәбе торды.
Өченче периодның беренче яртысында бер команда да алка кертә алмады.
Уен тәмамланырга алты минут кала «Ак Барс» командасы сакчысы Альберт Яруллин тагын бер гол кертеп, исәпне 2:0 ясады. Шулай итеп, әлеге очрашуда да Казан командасы җиңү яулады.
Искә төшереп үтик: Плей-оффның беренче раундында «Ак Барс» Екатеринбургтан «Автомобилист» командасы белән уйнаган иде. Ул серия җиде уеннан торды. Шуларның өчесендә «Автомобилист» җиңгән булса, «Ак Барс» дүрт уенда җиңү яулап, чирек финалга узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 июня 2026 - 16:24
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫН ВЛАДИМИР ДАЛЬ ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАНГАН АКЦИЯДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
18 июня 2026 - 11:42
ТАТАРСТАН ЯШЬЛӘРЕН ЭЗТАБАР ОТРЯДЛАРЫНЫҢ ОКРУГ СЛЕТЫНДА КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
17 июня 2026 - 11:39
ТР СТУДЕНТЛАРЫН «ШӘҺӘР ҮЗГӘРЕШЛӘРЕ МӘКТӘБЕ» ЭКСПЕДИЦИЯСЕНДӘ КАТНАШЫРГА ЧАКЫРАЛАР
-
16 июня 2026 - 12:59
ГАЛИМНӘР УКУЧЫЛАРНЫҢ МАТЕМАТИКАСЫН ЯХШЫРТУНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ ЫСУЛЫН ТАПКАН
Нет комментариев