АБХАЗИЯДӘГЕ САБАНТУЙНЫ ОЕШТЫРУДА САРМАН ТАЛЬЯНЧЫЛАРЫ КАТНАША
10 июньдә Сарман Сабантуенда тальян моңы яңгырап торды. Иске Минзәләбаш авылыннан “Әүлия моңнары” тальянчылар ансамбле чыгыш ясады. Июль аенда Абхазиядә беренче тапкыр Сабантуй булачак. Аны оештыручылар исемлегенә әлеге ансамбль дә кергән.
Җәлил музыка мәктәбе укытучысы Рәмзия Йөзлебаева 2018 елда тальян гармунчылары ансамбле оештыра. “Әүлия моңнары” исемле төркем өлкән яшьтәге апа-абыйларны берләштерә.
“Безне, әбиләрне, олы яшьтәгеләрне өйрәтүе авыр, бер мәртәбә дә гармун тотып карамаган кешеләр белән эшләү - аюны өйрәткән кебек”, - дип искә ала Ирина Сафиуллина.
Төркемдә 10 хатын-кыз. Ир-атлардан төп баянчы - Марсель Хәсәнов, курайчы - Мөнәвир Вәлиев.
Алар музыкаль инструментларда гына уйнап калмый, җырлыйлар, бииләр һәм мөнәҗәт әйтәләр. Әлеге төркемнән “Сүнмәс ялкын” фольклор ансамбле үсеп чыга. Татарстан һәм Россия күләмендә үткәрелгән чараларда еш катнашалар һәм алдынгы урыннарны яулыйлар. Май аенда Арчада үткәрелгән “Мөнәҗәтләр - рухи мирасыбыз” бәйгесендә лауреат исеме алганнар.
1 июльдә “Әүлия моңнары” ансамбле Абхазиягә китә. “Алтын мәйдан” исемле халыкара инклюзив фестивальдә катнаша. Быел тарихта беренче тапкыр бу илдә Сабантуй оештыру ниятләнә. Татарстан һәм Башкортостан республикасы вәкилләре чарада катнашырга әзерләнә. Иске Минзәләбаш үзешчәннәренә зур эш йөкләнгән: сөлге җыю, сөрән сугу, бәйрәмне оештыруга өлеш кертү.
Зөһрә ШӘРИПОВА
Галерея
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
17 октября 2024 - 15:00
ӘЛМӘТ ТЕАТРЫ 80 ЕЛЛЫК ЮБИЛЕЕН НИЧЕК ҮТКӘРӘ?
-
12 октября 2024 - 19:20
ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕЛӘР ХӘРӘКӘТЕ ЛИДЕРЫН САЙЛЫЙЛАР
-
11 октября 2024 - 16:30
Татарстан яшүсмерләре «Дипломатиянең мәктәп клублары» федераль проектында катнаша
-
11 октября 2024 - 15:15
«Әйдә ШаяРТ» татар КВН лигасының яңа сезонында нинди командалар катнаша?
Комментарии
0
0
Мин дэ барыр идем бу Сабантуйга!!!!
0
0