Логотип Идель
«Барысы да истә»

БЕЗ - ИДЕЛ БАЛАЛАРЫ, КЫШКА ЙӨЗЕП КЕРӘБЕЗ

Без – Идел балалары. Җәй айларында су буеннан кайтып та кермибез. Су аналары да, су пәриләре дә безне куркытмый. Шуңа узган елның август аенда шәһәребезгә Рөстәм абый Миңнеханов килеп, «Дулкын» бассейнын ачкач, икеләтә сөенгән идек. Ачылышка да бөтен теләгән кеше керә алмады: безне –  мәктәпнең активист-отличникаларын гына чакырдылар. Тантанадан соң Рөстәм абый китте, бассейнны да кире ябып куйдылар. Сәбәпләрен дә әйтүче булмады. Шуннан купты шау-шу, район газетасында да язып чыктылар, каядыр югарыга да хатлар китте, шәһәр халкы чын мәгънәсендә «Дулкын»ланды. Шул ук узган елны  инде көз бетеп, кышка кергәндә, бассейныбыз чын-чынлап эшли башлады. Быел без тәҗрибәле. Укучылар махсус түгәрәкләргә языла ала, индивидуаль дәресләр дә каралган. Кыскасы, җаның нәрсә теләсә, шул бар бездә! Бассейн эшендә үз көчен күрсәткән барча кешегә дә зур рәхмәт! Сез безгә исәнлек өстәдегез...


Ринат Төхвәтуллин, Спас районы.


28-2



БАШКА КАР КЕБЕК КИЛЕП ТӨШТЕ...


Уку елы башланып өлгермәде, чираттагы олипиадалар тезелеп китте. Лениногорск шәһәренең 5нче гимназиясе, мәсәлән, олимпиадага бер атна кала сайтларына кайсы предмет буенча, кайчан, кайсы бүлмәдә икәнен язып элгәннәр иде. Хәбәрнең «башка кар кебек килеп төште...» дигән җөмләдән башлануы ничектер күңелне күтәреп җибәрде. Беләсегез килсә, Татарстанда 2014 елда махсус олимпиадага эзерләү үзәге эшли башлады. Олимпиадада җиңүчеләр саны да артты, дип хәбәр итә рәсми мәгълүмат чаралары. Ләкин! Ләкин үз тәҗрибәм белән уртаклашасым килә. Математика буенча беренче олимпиадама кергәндә, бернинди әзерлексез кергән идем. Һәм мин, мәктәбебезнең ул замандагы отличнигы, бер генә мәсьәләне дә чишә алмадым. Укытучыбызның бөтен сыйныф каршысында ачуланып, тәмам оятка калдырганы исемдә. Аның каравы, киләсе елга бик тырышып эзерләнеп кердем. Мәктәптән районга кадәр генә үттем. Сигезенче сыйныфта  республика күләменә чыктым... Ә аннары мине КДУның “мехмат”ына укырга чакырдылар. Әйтәсем килгәне шул: олимпиада реаль тормыштан ерак. Мәктәп программасы гына ярдәм итми монда. Ләкин тырышлык белән барысын да җиңәргә мөмкин. Үҗәтрәк булыгыз! Һәм минем кебек фортунага гына ышанып, бер елыгызны әрәм итмәгез!


Чаткы Ялкынлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев