Логотип Идель
«Барысы да истә»

КАДЕРЛӘРЕН БЕЛЕГЕЗ!

Сафин Хәлимулла Хәбиб улы

Минем әтиемнең әтисе Сафин Хәлимулла Хәбиб улы 1911 елда Башкортстан республикасының Чакмагыш районы Аблай авылында туа. Туган авылында үсеп, белем алып, зур тормыш юлына аяк баса. Колхозда бригадир булып эшли. 1939 елда Казахстанга офицерлар курсына җибәрәләр. Аннан ул кадровый офицер булып кайта. Хатыны һәм кечкенә улын алып Свердловск якларына торф эшкәртмәләренә чыгып китәләр. Түбәнге Салдада Бөек Ватан сугышы башлануы турында ишетәләр. 1941 елда, картәтием сугышка китә. Немец телен өйрәнүе, курслар үтүе турыда хатларда хәбәр итә. Өлкән лейтенант дәрәҗәсендәге взвод командиры, тәрҗемәче-разведчик була. 1944 нче елда хәбәрсез югала...

Сафина Гөлбикә Фазлыәхмәт кызы (1919-2001)

Кадерлебез сугыш елларының бар ачысын татыган кеше. Сөекле тормыш иптәшен сугышның беренче көннәреннән үк фронтка озатканда улларына 3 яшь тә тулмаган була әле. Колхозның бер авыр эшеннән дә куркып тормаган ул.Улын үстереп,зур тормыш юлларына чыгарган. Кибеткә товар ташучы да булган, балалар бакчасында каравылчы булып та, тәрбияче булып та эшләгән. Тормыш юлын намус белән үткән, тырыш, уңган кеше булган ул безнең кадерлебез!

 

 

 

 

Мөхъяров Хәмәтрәхим Мөхәмәдьяр улы

Әниемнең әтисе 1898 нче елда Башкортстан республикасы Чакмагыш районы Аблай авылында туа. Шул ук авылда укып,белем алып, колхозда ветеринар булып хезмәт сала. Бөек Ватан сугышына алына. 1942 нче елда Мәскәү өчен барган яуда каты яраланып, госпитальдә озак дәвалана. Терелеп чыккач, сәламәтлеге сугышка яраклы булмау сәбәпле, туган авылына озаталар. Анда ул эшен дәвам итә, фронт өчен көчен кызганмый. Сугыштан соң бик оста итеп киез итекләр баса, умарталар карый, мулла вазыйфасын башкара.

1976 нчы елда сугыш яраларыннан вафат була.

 

 

Мөхъярова Фатыйма Миндияр кызы

Гомерен балар тәрбияләү, аларга аң-белем бирүгә багышлаган изге зат. Сугыш елларының ачылары да аның гаиләсен урап узмаган. Бәхетенә, тормыш иптәше туган авылына кире кайткан. Бергәләп картаерга Ходай насыйп иткән бәхетле пар булган безнең кадерлеләребез! Фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт!

 

 

 

 

 

Рузиля Сагутдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев