СЫРЛЫ ПЕЧЕНЬЕ
Үзе шикәрсез, үзе балсыз, үзе бөтен кешегә дә ошый... Әлеге сырлы печенье кабымлык урынына шәп вариант. Яңа ел ялларында якын кешеләреңне сөендерәм дисәң, тизрәк пешереп кара. Алар, һичшиксез, битараф калмаячак!
Кирәк булачак:
200 г он
150 мл каймак (кефир)
100 г сыр
50 г атланмай
2 аш кашыгы йомшарткыч (разрыхлитель)
тоз
кара борыч
Ничек әзерләргә:
1.Атланмайны кисәкләргә бүлеп, он салып, блендерда яисә куллар белән яхшылап бутыйбыз.
2.Угычта сырны олы-олы итеп уып чыгарабыз.
3.Аерым савытка май кушылган онга сыр өстибез һәм 2 аш кашыгы йомшарткыч (разрыхлитель) салабыз. Бераз тоз һәм кара борыч турында да онытмыйбыз. Барысын бергә яхшылап болгатабыз.
4. Килеп чыккан катнашмага 150 мл каймак яисә кефир өстибез дә, тагын болгатабыз.
5. Камыр артык куе һәм артык сыек булмаска тиеш. Әзер камырдан кечкенә түгәрәкләр ясап, табага тезәбез. Печеньеларны 180 ° ка куеп, 25-30 минутка духовкага озатабыз.
Печенье бик туклыклы һәм йомшак булып пешә. Әзер булгач, сырлы печеньеларны Инстаграмга да кертергә онытмассың, яме?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 июля 2026 - 11:13
СӘЛӘТ БИЛӘР ФОРУМ ЮБИЛЕЙ СМЕНАСЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕ
-
6 июля 2026 - 11:11
ТАТАРСТАННАН 70 ЯШҮСМЕР АБУ-ДАБИГА БАРАЧАК
-
3 июля 2026 - 08:44
БДИДА 200 БАЛЛ ҖЫЙГАН ЧЫГАРЫЛЫШ УКУЧЫЛАРЫ «МАТУР» МОБИЛЬ НОМЕР АЛАЧАК
-
2 июля 2026 - 10:46
МЕДИНСКИЙ ҖӘМГЫЯТЬ БЕЛЕМЕ ҺӘМ ТАРИХ ИМТИХАННАРЫН БЕРЛӘШТЕРҮНЕ МӨМКИН ДИП САНЫЙ
Нет комментариев