АШ-СУ БЛОГЕРЫННАН БАКЛАЖАНЛЫ РУЛЕТ РЕЦЕПТЫ
Минем баклажаннар уртача зурлыкта иде, башта баклажанның әчесе бетсен өчен аны 1сәгать чамасы тозлы суга салып тордым. 1литр суга ярты аш кашыгы тоз салдым.
Шуннан баклажаннарны буй-буй итеп кисеп, әз генә май салып гриль табамда ике ягын да кыздырдым (гади таба булса да, ярый).

Эчлек өчен сметана, эремчекле сыр (творожный сыр), угычтан чыгарган 1тырнак сарымсак, яшеллекләр салдым. Сметана һәм сыр 1:1 салдым, сез исә яшеллекле сыр алсагыз да була (Хохланд творожный сыр с зеленью мәсәлән).


Шуннан әлеге эчлекне 1калак салып, баклажанны төрдем дә теш таякчыклары белән беркетеп куйдым, махсус төрле-төсле шпажкалар белән тагын да матуррак булачак!

Тәмле булсын, дусларым!
Рәфилә Шәмсетдинова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев