Логотип Идель
Ашыйбызмы?

АЛМАЛЫ ГРОГ, ХУШ ИСЛЕ ЭГГНОГ: КЫШЫН ҖЫЛЫТУЧЫ ҺӘМ КӘЕФНЕ КҮТӘРҮЧЕ ЭЧЕМЛЕКЛӘР РЕЦЕПТЫ

Салкын карлы кышта ничек җылынырга кирәклеген без беләбез! Җанны өшетерлек суыкта сине һәм дусларыңны коткаручы һәм шул ук вакытта кәефне дә күтәрүче эчемлекләрне язмада тәкъдим итәбез  

Глинтвейн

3 стакан виноград согы;

1/2 стакан су;

2 аш кашыгы әфлисун кабыгы;

2 аш кашыгы лимон кабыгы;

1/2 алма;

1/2 чәй кашыгы канәфер;

1 дарчин таягы (корица).

Бөтен ингредиентларны да салып болгат. Аннан газга түбән утка куй, тик  кайнатып чыгарма. Шуннан глинтвейнны 5 минут төнәт. Эчемлек әзер!

Әфлисун һәм мүк җиләге белән пунш

3 аш кашыгы мүк җиләге согы;

3 аш кашыгы әфлисун согы;

1,5 чәй кашыгы су;

тәм буенча дарчин, вакланган мөшкәт чикләвеге, әфлисун, шикәр комы, мүк җиләге, бөтнек.

Ике литрлы кәстрүлгә яңа сыгылган әфлисун һәм мүк җиләге сокларын сал. Аннан шуны су, тәмләткечләр өстәп, кайнатып чыгар. Утны бераз түбәнгә куй да, тагын 5 минут кайнат. Иң матур стаканнарыңа әзер эчемлекне сал, шунда ук берничә мүк җиләген ыргыт һәм әфлисун, бөтнек белән бизәп  дусларыңа тәкъдим ит.

Алмалы грог

1,5 чәй кашыгы дарчин;

1 аш кашыгы шикәр комы;

бераз бөтнек;

1 кара хуш исле түгәрәк борыч;

2,5 аш кашыгы кайнап торган су;

лайм;

яшел алма;

лимон.

Лимон һәм лаймны кисәкләргә бүлеп, кәстрүлгә сал. Алар янына дарчин, шикәр комы, борыч һәм бөтнекне дә ташла. Сак кына кайнап торган суны өстә. Ә хәзер алманың чираты җитте: аны кисәкләп «калганнар» янына салып җибәр. Чия төсе кергәнче, эчемлекне яхшылап болгатыштырып тор. Бер 15 минуттан соң алмалы грог белән җылынырга ярый.

Хуш исле эггног

2 стакан сөт;

1/4 стакан сгущенка;

4 йомырка сарысы;

1/2 стакан шикәр комы;

бераз гына канәфер;

1/4 чәй кашыгы дарчин;

вакланган мөшкәт чикләвеге, ванил экстракты, күпертелгән сөт өсте.

Сөт, канәфер, дарчин һәм сгущенканы бергә болгат. Катнашманы уртача утка куй, тик кайнатып чыгарма. Аерым савытта йомырка сарысы белән шикәр комын миксер ярдәмендә болгат. Әкрен генә шунда сөтле катнашманы өстәп тор, сыек хәлгә килергә тиеш.Соңыннан шуны кабат кәстрүлгә салып, түбән утка куярга һәм 3-5 минут куерганын көтәргә кирәк. Бераз ванил экстракты өстәп җибәр дә, матур стаканнарга бүлеп, күпертелгән сөт өсте һәм вакланган мөшкәт чикләвеге белән бизә. Бу кышкы эчемлек кенә түгел, ә бик тәмле десерт та булачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев