“Соңгы кыңгарау” бәйрәме
Кайда: “Казан-Арена” стадионында уздырыла
Кайчан: Бүген,21 май, сәгать кичке 4тә
Башкала чыгарылышларының соңгы тапкыр кыңгырау чыңын тыңларга, урта белем алган яшь егетләрне, кызларны һәм аларның әти-әниләрен истәлекле көн белән котларга Татарстан Республикасы һәм Казан каласы җитәкчелекләре, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы, Казандагы эре предприятиеләр җитәкчеләре, шулай ук югары уку йортлары мөгаллимнәре дә килә. Шәһәр Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин шул хакта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бәйрәм кысаларында мәгариф учреждениеләренең “Озын тәнәфес-2015”/”Большая перемена-2015” иҗади фестиваленең җиңүчеләрен бүләкләү күздә тотыла.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган белешмә буенча, быел Татарстан Республикасында 11нче сыйныфны 17 мең 522 һәм 9нчы сыйныфны 34 мең 225 укучы тәмамлый, шул исәптән Казанда 11 нчене – 5 мең 307 җиткән егет һәм кыз, 9 нчыны - 9 мең 188.
Былтыр исә республикада 20 мең 415 егет һәм кыз тулы урта белем алып чыккан, 9 нчы классны – 36 мең 19. Шулардан Казанныкыларның 6 меңе 11 нчене һәм 9 мең 614е 9 нчы классны тәмамлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев