Афиша
"КАМАЛ МӘКТӘБЕ" УКУЧЫЛАР ЧАКЫРА
Мөгаен, син башта «Нәрсә соң ул «Камал мәктәбе»?» дип сорарсың. Ул - яңа белем бирү проекты - театр тамашачысы мәктәбе. Бу «мәктәп»тә уку теләгең уянса, аның беренче дәресенә 26 гыйнвар көнне үк килә аласың.
Театр тамашачысы мәктәбендәге «дәрес»ләрдә лекторийлар, җәмәгать диспутлары, мастер-класслар, ток-шоу форматларында спектакльләр күрсәтеләчәк, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырылачак. Аның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.
Проект 1987 елны куелган "Ахырзаман" спектакленең видеоязмасын карау һәм фикер алышу белән ачылып китәчәк. Авторы - Чыңгыз Айтматов, режиссеры - Дамир Сираҗиев. Чыңгыз Айтматовның "Ахырзаман" романы дөньяда беренчеләрдән булып Мансур Гыйләҗев инсценировкасы тарафыннан сәхнәгә куела. Ә режиссер Дамир Сираҗиевны татар эксперименталь театрының символы дияргә була.
Театр тамашачысы мәктәбенең икенче «дәресе»ндә "Әлдермештән Әлмәндәр" (1976 ел) спектаклен күрсәтәчәкләр һәм фикер алышачаклар. Әлеге легендар спектакльне 9 февраль көнне карап булачак. Пьесаның авторы - Туфан Миңнуллин, режиссеры - Марсель Сәлимҗанов. Мәктәпнең өченче «дәресе» дә буласы көн билгеле – 23 февраль. Анда "Телсез күке" (2004 ел) спектакле тәкъдим ителәчәк. Авторы - Зөлфәт Хәким, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.
Рәдиф Кашапов, проектның кураторы:
- "Татар мәдәнияте яңа тел табу юлына баскан чорда, элегрәк булганнарны аңлау мөһим. Татар театры һәрвакытта таяну ноктасы - драматурглар, язучылар, музыкантлар, җәмәгать эшлеклеләре өчен үзенә тартып торучы үзәк ролен башкарды. Аның классик һәм эксперименталь спектакльләре аша татар дөньясының соңгы унъеллыкта ничек яшәвен ачыкларга мөмкин".
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2018/01/afisha4-1180x601.jpg)
Фотолар Г.Камал театры сайтыннан алынды
Театр тамашачысы мәктәбендәге «дәрес»ләрдә лекторийлар, җәмәгать диспутлары, мастер-класслар, ток-шоу форматларында спектакльләр күрсәтеләчәк, экспертлар һәм тамашачылар белән әңгәмәләр уздырылачак. Аның максаты - сәхнә сәнгате аша яңа белем биреп, тамашачыларны театр сәнгате дөньясына тарту.
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2018/01/AKHYRZAMANfinal-212x300.jpg)
Театр тамашачысы мәктәбенең икенче «дәресе»ндә "Әлдермештән Әлмәндәр" (1976 ел) спектаклен күрсәтәчәкләр һәм фикер алышачаклар. Әлеге легендар спектакльне 9 февраль көнне карап булачак. Пьесаның авторы - Туфан Миңнуллин, режиссеры - Марсель Сәлимҗанов. Мәктәпнең өченче «дәресе» дә буласы көн билгеле – 23 февраль. Анда "Телсез күке" (2004 ел) спектакле тәкъдим ителәчәк. Авторы - Зөлфәт Хәким, режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев.
Рәдиф Кашапов, проектның кураторы:
- "Татар мәдәнияте яңа тел табу юлына баскан чорда, элегрәк булганнарны аңлау мөһим. Татар театры һәрвакытта таяну ноктасы - драматурглар, язучылар, музыкантлар, җәмәгать эшлеклеләре өчен үзенә тартып торучы үзәк ролен башкарды. Аның классик һәм эксперименталь спектакльләре аша татар дөньясының соңгы унъеллыкта ничек яшәвен ачыкларга мөмкин".
Нәрсә: «Камал мәктәбе»
Кайда: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсе
Кайчан: 26 гыйнварда 18.00 сәгатьтә
![](http://yalkyn.com/wp-content/uploads/2018/01/afisha4-1180x601.jpg)
Фотолар Г.Камал театры сайтыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев