Ачыш
ИНСТАМАРАФОН: "ЯЛКЫН"ЛЫ АВГУСТ
Кем нишли, «Ялкын» марафон игълан итә! Әле ниндинеее-ее-ее! Бүләкнең дә иң кәттәсен вәгъдә итәбез! Ул - татар телендәге бик мавыктыргыч өстәл уены булачак.
Шартлар мондый: без сиңа августның 31 көненә 31 бирем тәкъдим итәбез. Ә син, үз чиратыңда, шул биремнәрне үтәп, Instagramда хисап кертерсең.
Димәк:
1. Биремне үтисең.
2. Фото-видеоны ай дәвамында көн саен @yalkin_zhurnali уздырган «Ялкын»лы август» марафонында катнашам, дип һәм бүгенге биремнең нинди булын язып, #ялкынлыавгуст #ялкын #yalkin хештэглары белән урнаштырырга кирәк була.
3. Инста-аккаунтыңның ачык булуы кирәк.
4. Һәр 31 биремне дә үтәп, хисабын Instagram битенә урнаштыручылар арасында җиңүче билгеләнәчәк.
Дөресен генә әйткәндә, иң мөһиме бүләк тә түгел. Безнең синең җәеңнең соңгы аен файдалы һәм кызыклы итүгә үз өлешебезне кертәсе килә. Син безнең беләндер бит? Алайса, киттек!
Шартлар мондый: без сиңа августның 31 көненә 31 бирем тәкъдим итәбез. Ә син, үз чиратыңда, шул биремнәрне үтәп, Instagramда хисап кертерсең.
Димәк:
1. Биремне үтисең.
2. Фото-видеоны ай дәвамында көн саен @yalkin_zhurnali уздырган «Ялкын»лы август» марафонында катнашам, дип һәм бүгенге биремнең нинди булын язып, #ялкынлыавгуст #ялкын #yalkin хештэглары белән урнаштырырга кирәк була.
3. Инста-аккаунтыңның ачык булуы кирәк.
4. Һәр 31 биремне дә үтәп, хисабын Instagram битенә урнаштыручылар арасында җиңүче билгеләнәчәк.
Марафонда катнашырга теләүчеләр 89375996460 номерына WhatsAppка “Марафонда катнашырга телим” дип языгыз! :)???
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев