ТАТАРЧА МЕМНАР КОНКУРСЫ
Дуслар, «Ялкын»да «Татар мемнары бәйгесе» старт ала. Сез креатив, татар телен һәм юморны яратасыз, шәп бүләкләр отарга телисез, популяр татар блогерлары белән танышырга хыялланасызмы? Димәк, бу бәйге нәкъ менә сезнең өчен!
Яшь чикләүләре юк! Бәйгегә jpg, png форматында татарча мемнар кабул ителә. Аларны yalkin@bk.ru электрон почтасына яки «ВКонтакте» төркемебездәге “Татар мемнары” альбомына (https://vk.com/yalkyn) шәхси хат итеп җибәрергә мөмкин. Хатта мемның тематикасын билгеләргә кирәк.
Ә алар түбәндәгечә:
– «Татарстанның 100 еллыгы»
– «Җәмгыять һәм мин»
– «Ялкын» журналы яндыра»
– «Йолдызлы бум»
– «Укымышлы мем»
Эшләр 10 гыйнвардан башлап 10 мартка кадәр кабул ителә.
Һәм иң мөһиме – җиңүчеләрне блогерлар, юмористлар һәм ШТК командалары уенчыларыннан торган жюри билгели!
Уңышлар сезгә, дуслар!
Белми калма
-
16 июля 2026 - 12:56
КАЗАН УКУЧЫЛАРЫ НЕЙРОЧЕЛТӘР ЯРДӘМЕНДӘ АУДИОКАССЕТАГА МУЗЫКАЛЬ АЛЬБОМ ЯЗДЫРГАН
-
15 июля 2026 - 13:02
10 НЧЫ СЫЙНЫФКА КАЙЧАН КАБУЛ ИТМӘСКӘ МӨМКИННӘР?
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
Нет комментариев