Логотип Идель
Ялкын

«ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ САРЫК» КЫЙССАСЫ

Мин «үзенчәлекле сарык»:) Чөнки минем көтүгә ияреп, куыласым килми! Теореманың да киресе булган кебек, кешеләрнең дә төрлесе була. Темпераментлар дигән гаҗәеп төшенчә бар. Әле тагын мин-минлек, тәвәкәллек, төгәллек, тәкәбберлек… Ә синең характерың бары синеке генәме? Әллә син тырышып-тырмашып кемнеңдер копиясе булырга омтыласыңмы?

Иманымның камилегенә көч килде
Бервакыт бер кыз миннән Л.Н. Толстойның «Война и мир»ын бер атнага дип сорап торырга килгән. Вакытында үзем бу мәшхәрне көч-хәлгә бер ай чамасы ердым. Тәҗрибә бар, маңгай астымнан әңгәмәдәшемә киная белән карыйм:
- Нишлисең инде син аның белән бер атна эчендә?
- Укыйм.
- Алай икән...
Китапларны теләр-теләмәс кенә әңгәмәдәшемә сузам, үземнең исем-акылым китә. Ташка кадак кагарга маташа түгелме?!
Төгәл бер атнадан әлеге кыз белән очраштык. Ул гадәттәгечә тыныч һәм мөлаем. Ә минем башымда берсеннән-берсе «мәкерле» сораулар туа. (Иманым камил – укымаган!)
- Ничек укып бетерә алдыңмы?
- Ооо! Әйе, рәхмәт!
Укыганын-укымаганын тикшерер өчен мин юри сораулар биргән булам, һаман эзәрлеклим.
Нәтиҗә: Штирлиц роле миннән барып чыкмады.Әлеге кыз һәрбер соравыма төгәл җавап бирде. Һәрбер өтерен, ноктасын миенә сеңдергән диярсең... Үзем дә күпмедер яңа фактлар(!) белдем (укыган булсам да)!
Йомгак: Колорада кортының кире Америкага очып китүенә тиң гайре табигый хәл булды бу минем өчен! Менә бит! Үзмаксат, тәвәкәллек һәм төгәллек каршында иманымның камиллегенә көч килде...

Маңгае күзенә төшкән
Бер кыз белән таныштык. Алинә исемле. Үзе әйтүенә караганда, чамадан тыш хыялый. Планнары белән еракларда очып йөргән кызны, һөнәр сайлау «шап»итеп җиргә кунаклаткан. 11 нче сыйныфның бусагасы – сентябрь ахырларында ул үзенең җәмгыять белеменнән БДИ тапшырырга тиешлеген белгән. «Бу турыда уйлау белән йөрәгем «жу»итеп китә иде»,- ди Алинә. Бу турыда укытучысына әйткәч, ул: «Аны тагы майда әйтәсең калган”, - дип кыз тарафына уфтанып, кул селтәгән. «Белем шкалам әлеге фән тирәсендә 0% тан бераз югары бүлемтекне күрсәтә. Көймәм борынын комга төрткән, ә диңгез ерак...» Әмма тәкәбберлек һәм мин-минлек үзенекен итә. «Шул көннән үк тиешле китапларны алдым, интернеттан кирәкле чыганакларны казып чыгардым»,- ди Алинә. Үз-үзен кызганмаган, хәтта имтихан алдыннан саташып беткән...
Нәтиҗә: 89 балл.
Йомгак: Алинәнең укытучымының күзләре үз урынында кала, ә маңгае... Күзе янына үзе төшә:) Менә шулай... Максат һәм омтылыш булган җирдә, нәтиҗә булмый калмый!

«Хәят»ны Тукай язган?!
Татар әдәбияты буенча республика олимпиадасыннан чыктым. Йөрәгем уңга-сулга сикерә, аяк буыннары бер-берсен «коча». Мине уратып алдылар. Янәсе нинди сораулар эләккән, ничек җавап биргәнмен. «Хәят»иде беренче соравым...» Янәшәмдә генә басып торган апа:
- Һи... Шушында булдымы сорау?! Тукай елы бит! Тукайның һәрбер әсәрен җентекләп тикшердек. Аптырагансың икән...
Каушау. 3 сәгать буе туктаусыз язган кулларны тоймыйм. Күз алдыма бөек Тукайның тырышып-тырмашып «Хәят»не язган йөзе килде. Яздырып кара әле син, «Хәят»не Тукайга! Фатих Әмирхан утырып елар иде, бахыр...
Нәтиҗә: Татар әдәбияты буенча респиблика олимпиадасында минем I урын! Геройларым бер-берсенә «куннакка»йөрми. Минем Тукаем «Хәят»не, Фатих Әмирханым «Шүрәле»не язмый.
Йомгак: Олимпиададан чыккач, әлеге мәсьәләдә теге апа белән бик озак тарткалаштык. Аның үз туксаны туксан! Олы кеше белән сүз көрәтереп буламыни инде?! Минем беренче урын алуымны ишеткәч, ачык авызы озак ябылмады әле аның... Менә бит ул аныңча «гаделсезлек»кайда!

P.S. Үзең нәтиҗә яса, дустым! Коперник кебек ассалар һәм киссәләр дә үз фикереңә тугры кала аласыңмы син? Хәер, аны җәзаласалар да, Җир барыбер «зыр-зыр»килеп әйләнүеннән туктамас иде. Ә Гиннесның рекордлар китабы? Анда да бары тик үзенчәлеклеләр, башкалардан нәрсәне дә булса арттырып эшләгәннәр керә. Тәвәкәллек кешене КЕШЕ итә! Тырышкан һәрвакыт һәм һәркайда морадына ирешә. Ләкин бу әлбәттә җиңел бирелми. Бар, әнә каршы килеп кара әле син көтүгә! «Үзенчәлекле сарык»дип тормаслар!:) Чыгу юлы булмаган ситуацияләр булмый. «Үзенчәлеклеләр»аны һәрчак таба. Бүгеннән үк тәвәкәллә, дустым,соңга калма!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев