Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: ЯТИМЛЕК

Ятимлек
(хикәя)


Эльза йөгереп кенә подъездга керде. Борынга шулчак тәмәке исе килеп бәрелде. Стена тулы әдәпсез язулар. Ул үзенең кайчандыр урамда бина тирәләрен аклы-каралы буяу белән “бизәп” йөрүен исенә төшерде. Җирәнгеч истән аның башы әйләнергә тотынды һәм ул урамга чабып чыкты. “Фуу”, -диде ул, кырыйда гына үлән өстендә яткан чүпләрне күреп. Хәзер барысы да башкача, хәзер бу күренеш аңа ничектер ямьсез, килешсез булып тоелды. Әүвәл ул мондый әйберләргә гадәти итеп, ваемсыз карый иде. Ничек болай булды соң? Раилә белән очрашу барысын да үзгәртте дә куйды шул.

... Җәйнең бер эссе көнендә Эльза, авыр сумкаларын күтәреп, автобустан төште. “Дәү әнинең йорты кайсы икән соң?” - дигән сорау борчыды аны. Ерак шәһәрдә яшәгәнгә күрә, ул туган авылына соңгы тапкыр бәләкәй чакта гына кайткан иде. “Монда нинди кызык бар соң миңа?”- дип уйлап куйды ул. Әмма төшкәч үк, тирә-юньдәге гүзәллек аңарда ниндидер җылы хис уятты, борчу ташлары эреп югалды кебек.

Бу хисләнү озакка сузылмады, Эльза телефонына тотынды. Анда да бер күчтәнәч: сеть юк! “Ничек интернеттан башка яшим инде?” Алдагы көннәрен ничек үткәрәсен ул күз алдына да китерә алмады.

Нишләмәк кирәк, күршедәге кыз белән дуслашып китте.

Табигатькә чыгып, иркен болыннарда рәхәтләнеп йөрү, ялтырап аккан чишмәдә сусавыңны басу, кызарып пешкән җиләк тәмен тою авыл баласы өчен гадәти хәл. Әмма Эльзага болар бөтенләй икенче дөнья ачты. Яланаяк көе елгадагы кояш ялтыраткан мүктән йөрүләре шундый рәхәт!

Кыз тирә – юньне күзәтте. Искиткеч матурлык! Шулай уйланып торганда, кинәт битенә су чәчрәде. Раилә шаяра. Эльза да җавапсыз калмады, алар юешләнеп беткәнче уйнадылар.

Кич җитте. Эльза капка төбендәге эскәмиядә ялгызы гына хисләргә бирелеп утырды. Әкрен генә искән җил агач яфракларын тирбәтә.. “Телефон, телевизор, компьютер да кирәкми, анда мондый матурлык юк, алар җанны дәвалый алмыйлар,” – дип уйлады ул, күктәге исәпсез – хисапсыз йолдызларга карап. Кыз күптән үзен шундый бәхетле итеп тойганы юк. Күркәм, саф һавалы авыл табигате аны үзенә җиңелмәс көч белән тарта иде. Эльзаның табигатьне тулысынча сизәсе килде.

Икенче көнне Раилә белән Эльза агачлык янында серләшеп барганда, кинәт кенә сискәндерә торган әче тавыш яңгырады. Раилә шундук туктады:

-Абау, тагын мәчеләр нәрсәдер бүлешә.
- Әнә теге агач янында, әйдә, барып карыйбыз!

Якынрак баргач, кызлар күргәннәреннән гаҗәпкә калдылар. Кечкенәрәк бер малай таяк тотып мәче баласын газаплый. Төпчек кача алмый, чөнки ул бик бәләкәй. Эльза аңа карап:

- Бу бит Актәпи! Менә кем аны әнисеннән аерган, уенчык тапкан, имеш! Аны кичә кич күрше кызы күпме эзләде!

Раиләнең йөзендә ачу кабынды.

- Нигә монда алып килдең син аны, оятсыз!

Ул малайны куып китте. Малай исә алда яткан ташка абынып егылды.

- Ник газаплыйсың син нәни җан иясен?! Ул сина нинди начарлык эшләде?
- Башка тимим, тимим, җибәр генә!
- Бар кайтып кит, күземә күренмә! - дип орышты малайны Раилә.

Кызлар кечкенә йомгакны алып кайтып ашаттылар. Ул бичара хайванның күзләре нинди нур, шатлык чәчкәнен күрсәгез, елмаймыйча түзә алмыйсыз. Хуҗасына тапшыргач, күрше кызы мәчедән дә күбрәк шатланды. Ә кыз тизрәк мәче баласының әнисен эзләргә чапты...

Шәһәргә киткәч, кыз үзен мәче баласы итеп хис итте. Үзен Җир Анадан аерылганын тойды.

Гөлназ Зәкиева,
Каратун урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев