Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: ТҮГӘРӘКЛӘР

Түгәрәкләр


Адымнар. Шундый сәер, кеше кирәк икән аларны акрынайта, кирәк икән кызулата, алай да булмаса, ул чаба башлый. Ләкин, бик сирәк кеше генә үз адымнарын санап бара. Я баскычтан менгәндә, я киресенчә, ләкин мин адымнарымны нигәдер күземә кояш яктыртканда һәм акрын гына шәһәрнең төтенле, әчкелтем, борынгы җилен тоеп үргә таба менгәндә генә саный алам.

Менә бүген акрын гына үз эчемнән 921 нче санга җиткәндә салмак кына уң ягыма борылып карадым һәм нигәдер үзем дә аңламастан елмаеп куйдым. Бәлки уку йортына, укыйсым килмәсә дә килеп җитүем сәбәпче булды микән, әллә инде күптән шушы сәер ләззәтне тойганым булмаганга, ә бәлки, гомумән, күз уңаенда торган кечкенә генә тартмамы?! Мөгаен, шулдыр. Ул шундый кечкенә һәм аның эчендә китаплар ята, мин аларга гел карап үтә идем, анда гел урамда таратып торган газеталарны куеп китәләр, яисә ЕГЭ җыентыкларына юлыгам, берничә тапкыр чит ил әдәбияты китабы күземә чалынды, я гламур журналлар була иде. Әйе, әле генә санап киткәннәреннән берничәсе бар, ләкин шулар арасында, искерәк кенә яшел тышлы бер китап күземә чалынды. Әллә шуны күрүгә йөземдә үзгәреш барлыкка килдеме, белмим... Мин бу тартманы бер тапкыр да ачканым, аннан нидер алып укыганым булмады, бары күз генә ташлап китә идем. Әйе, мин китап укырга бик яратам, безнең өйдә аерым бер бүлмә бар, әтинең китапханәсе иде ул, хәзер мин анда утырам. Анда нинди генә әсәр юк, хәтта бабаларымнан калган иске татар язуында язылган ниндидер китаплар да бар, ләкин минем әле аларны укырга кулымның тигәне, ә аңа кадәр белемемнең җиткәне булмады.

Мин акрын гына тартманың ишеген ачтым да кулыма шул түрдәрәк сөялеп торган китапны алдым, калын түгел, уртача гына, булса биредә бер 150-200 биттер, мөгаен. Минем шундый сәер гадәт бар: кулыма китапны алуга, иң беренче аның исен иснәргә яратам, әгәр аның исе миңа ошамый икән, китапны укып тормыйм... Мин акрын гына озын бармакларым белән (бармакларым озын булганга әтием мине курай түгәрәгенә биргән иде, хәзер курай минем дустыма әверелде) битләрне җыеп тоттым да баш бармагымны акрын гына җибәреп битләрнең исен исним... “Бу - минем китап,-“ дидем дә әйләндереп алдына язылган язуларны укыдым. Анда Мәхмүт Галәү “Болганчык еллар” дип язылган. Мин кабаттан аны йөземәрәк китердем, янәдән аның үзенә генә хас исен иснәп, үземә азык итеп алдым да, китапны сумкамы тыгып укырга дип бинага таба юл алдым.

Мин үзем мехматта укыйм, ләкин бу юлда булуыма әнием сәбәпче. Ул үзе башка уку йортында геометрия укыта. Кечкенәдән миндә шул алгебра, геометрия фәненә карата мәхәббәт уятырга тырышып карады, ләкин мин аннан бик ерак икәнемне сизсәм дә, әниемне үпкәләтмәс өчен генә аны укый идем. Шулай итеп әниемне үпкәләтмәс өчен генә бирегә укырга кердем.

Әнә минем урын - соңгы парта, ул бары минеке генә, әлеге дәрестә мин гел шунда утырам, үзем генә түгел, әлбәттә, ә үземнең, гомумән, бу өлкә белән бәйле булмаган хыял - уйларым белән янәшә. Бүген күңелсез булмаячак, янәшәдә ул бар. Мин һәрвакытта да үзем белән бозга охшаган, ләкин төрле төсләрдәге конфетлар йөртәм. Әлбәттә алар боз кебек салкын булмаса да, мин аларны бик нык яратам. Менә берсен “чишендердем” дә кеше күрә күрмәсен дип, тиз генә 36,6 җылылыгында авызыма сыендырдым, аның да җылынасы киләдер, ә менә кәгазен китап арасына кыстырырга дип тигезләп куйдым. Минем һәр укый башлаган китабым арасында шундый ялтыравыклы киемнәрне табып була. Бу парада мин, гомумән, утырмадым, мин шул чорга, шундагы яшәешкә чумганнан чума бардым. Бүген һәр парада да “мин бар” дигән плюсиклар алдым.

Кайтырга чыкканда көн инде сүрелә бара иде, кояш та башка яктан карый һәм нәкъ тә теге тартманы яктыртып тора. Мин кулымдагы китабымны бер генә тапкыр булган сумкама салырга теләдем. Әмма:

- Ания, мондый буларга ярамый инде, синнән башка кешеләрнең аны укыйсы килми дип уйлыйсың мәллә?

-Юк, хәзер бит татарча китапларны укымыйлар бары тик син генә, аңлар идем биредә татар филологиясендә укыган студентлар булса, тот та сумкаңга тыгып куй.

- Алай булмый бит инде, әйдә тикшерәбез, мин хәзер китапны калдырам, иртәгә килгәндә урынында булса, димәк, мин аны укып бетергәнче үземдә тотачакмын,- дип кулымдагы үземекен тартмага куеп киттем.

Икенче көнне укырга килергә ул миңа этәргеч булды, бүген адымнарымны санамадым, бары тартмага җитәрәк кызуырак атладым һәм менә мин аның янында, ә китапны кичә ничек куйган булсам, шулай тора, димәк, чынлап та, беркем дә укымаган, хәтта кулына да алып карамаган. Кызганыч, ә бәлки киресенчә шәптер дип китапны алып параларга түгел, ә икенче бина артындагы бакчага төшеп киттем. Биредә дә минем үз урыным бар, ул - кеше аз йөри торган урында үскән каен агачы төбе. Шунда барып утырдым да китапта тукталып калган урынны ачтым, тик мин кыстырып калдырган ялтыравык түгел, ә ниндидер календарь килеп чыкты. Табигать ясалган иде анда, узган елгыныкы. Тукта бу бит кичә юк иде, димәк, кемдер барыбер кулына алып караган дигән сүз. Әлеге кыстыргычны озак кына кулымда әйләндереп, аны урынына куйдым, үземнең туктаган җирдән дәвам итеп киттем. “Ирдәүкә” бүлеген укып бетергәч күңелем тибрәнеп куйды. “Йосыф карның кызлары турында сүз чыкканда һәр кеше аларны “Йосыф чебиләре” дип кенә атый”. Миңа әлеге юллар әтинең кечкенә чагымда чебешем дип әйткәнен исемә төшереп җибәрде. Мин түзмәдем, үзем белән йөрткән курайны алдым да, сизмәстән, “Әллүки”не уйнап җибәрдем. Үзем уйныйм, үзем иреннәремдә тоз тәмен сизәм... Озак утырдым ул көнне, китапның яртысын йоттым, күзләрем камаша башлагач кына өйгә кайтып киттем. Ә соңгы ике көндә туплаган азыгымны үземнең “китапханә” тартмасында калдырдым, миннән башка тагын кемдер укый бит әле...

Ике көн укырга бара алмадым, юк параларга диюем түгел. Беләсезме теләгән нәрсәне көтүдән дә рәхәтрәк нәрсә юк икән, ни генә булса да. Мәсәлән, син көне буе кояш астында йөрдең һәм синең янда су булмады, ә синең үтереп эчәсең килә һәм син шул чыганакка таба юнәләсең, аны авызыңа алгач, моннан да рәхәт мизгел булмый, сиңа әлеге мәлдә берни дә кирәкми. Ләкин аның тәмен белеп эчәргә кирәк: акрын гына, җаныңа ук сеңдереп. Китапны кулыма алганда миндә шундый ук халәт иде. Чөнки янәдән ул минем кулымда, аны алып китмәгәннәр, димәк, теге кеше дә минем кебек булган. Шушы мәлдә әлеге китапны укучыны тотып бер кочаклыйсым килде, кем булуына карамастан. Янәдән куеныма кысып тотым да бакчага таба юл алдым, үз урыныма урнашып, башта гадәткә кергән сәер эшемне эшләдем: аның исен иснәдем. Шуннан соң гына аны ачтым, ләкин яңадан теге календарьле кыстыргычка юлыктым, димәк, бу ике көндә әлеге кеше мине куып җитмәгән, азга бары 21 биткә генә калыша. Тик шул вакытта мин карандаш белән йомшак кына түгәрәкләргә алынган әйе, нәкъ тә түгәрәк, оваль да түгел, шакмак та, турыпочмак та, ә түм-түгәрәк тигез түгәрәкләргә алынган хәрефләрне шәйләдем. Тик алар рәттән алынмаганнар иде, төрлесе төрле җирдә һәм юл аралаш. Әлеге түгәрәкләр мине елмаерга мәҗбүр иттеләр, минем йөземдә әти яраткан чоңгыллар пәйда булганын үзем дә сиздем. Тукта минем бит мондый нәрсәне кинода күргәнем бар. Бу бит хәбәр булырга тиеш. Кайбер кешеләр шулай аралашалар бит, дип хәрефләрне җыеп укый башладым.

Мин аларны йотлыга йотлыга бер-берләренә кушып укырга керештем... менә и хәрефе, менә ә.. шулай итеп җыела торгач, түбәндәге җөмләләр килеп чыкты; “Исәнмесез. Көннең хәерле вакыты. Гафу итегез инде сезгә шулай хат язганга, ләкин әлеге китапны укыган кешеләргә минем хөрмәтем бик зур. Гомумән, мин ул китапханәдән китап алганым юк иде, ләкин аны күргәч, тукталып кала алмадым... Сезнең уку тизлегегез бик яхшы, әйтерсең лә көне буе китап кына укып утырасыз.” Хәтта ахырдан аслы-өсле ике нокта һәм җөмләне тәмамлагач куя торган җәясе дә бар. Бу яшьләр арасында смайлик дип йөртелә. Димәк... бу минем кебек үк яшь кеше. Уку тизлегегез зур дигәнме? Хи, белми шул ул минем монда паралар тозлап шул китапны укыганны. Хәзер минем әлеге китапны тизрәк укып бетерү теләгем кимегәннән кими барды, юк укыйсы килмәүдән дә түгел, ә әлеге кеше белән аралашасым килү теләге арта башлады. Бүген көне буена бары ун битләр тирәсе генә укыганмындыр, ләкин ун түгәрәк кенә түгел, ә бик күпне ясадым мин бүген. Кайтканда китапны акрын гына кочагымнан аерып кире “Үземең китапханә”гә куеп киттем, ләкин ерак юл алмадым, урындыкка утырып, берәрсе алмас микән дип көтеп ярты сәгатьләр тирәсе тордым, ләкин беркем дә әлеге бай тартмага якын килмәде, хәтта ул якка карап үтүче дә булмады. Сәер бу кешеләр, каян гына үзләренә җан азыгы табалар икән соң? Бигрәк тә минем кебекләр, яшьләр? Ярар, кино, театр, төрле түгәрәкләр бар, бөтен кешенең дә янартавы бер түгел, ләкин китап бит ул китап. Анда бар дөньяның акылы. Әйе, кешеләрне китап укымый дип әйтеп булмый, алар әсәрләрне укыйлар, бәлки әле миңа караганда да күбрәк, ләкин планшет, электрон китап ярдәмендә, ә менә чын китапны кулга алып аның битләрен берәм- берәм бер яктан икенче якка өя барып түгел, ә бары кнопкага басып кына. Мин шуларны уйланып тукталышка таба юл алдым, ә тартманың ишек-тәрәзәсе бер тапкыр да ачылмады...

Шулай итеп калган 50 битне мин атнага якын укыдым, хәтта билгесез янәшә укучы да мине куып җитте, ә чиксез түгәрәкләр артканнан арта барды. Без ни турыда гына аралашмадык, тик шәхси сораулар булмады, кайда ул хәтта, исемнәребезне дә белешмәдек. Без язышканда мин Галәү булдым, ә фикердәшем Мәхмүт. Кайчагында: “Әллә бу берәр язучы микән? - дип тә уйлап куйдым, чөнки минем хатларым әлеге кешенеке алдында зур этажлы йорт янында бер кирпич кебек кенә тоелды. Китапны уку теләге үзенекен итте, мин аны тиз генә укып бетердем, тик кыстырма конфет кәгазен генә бер ике биткә алга күчерә идем, аз укуымны вакытның кысанлыгы белән аңлата идем Мәхмүткә, ә аның календаре, алга күчкәннән күчә, хәтта ялтыравыклы кыстырманы узып та китте. Мин инде әлеге китапны тартмадан укыр өчен түгел, ә бары тик түгәрәкләрне тезәр өчен генә ала идем.

Бүген дә минем адымнарым акрын, рәхәт иде миңа бүген. Иреннәрем акрын гына пышылдый, 967, 968, 969... Минем җаным теләгән бар нәрсәм дә бар. Янында әнием, якыннарым, дусларым бар, алар барысы да исән-сау, үзем дә, һәм күңелем теләгән аякларымны салмак атларга ирек биргән минем күңелем теләгән мөхит хөкем сөрә урамда. Менә мин акрын гына, үз җаем белән тартма янына килеп җиттем һәм аннан кичә куеп калдырган, урынын үзгәрткән китапны алдым. Алдым да тукталып калдым. Минем янымда ниндидер бер егет килеп: “Әйбәт әсәр, кызганыч мондый әсәрләрне бик аз кеше укый хәзер. Беләсезме, мин мондый эчтәлектәге китапны укыган кешеләрне бик тә хөрмәт итәм. Үзем ул кешене белмәсәм дә, аңа ышанычым барлыкка килә”.

Минем иртәнге рәхәт хәләтем шалт итте дә икенче якка әйләнеп куйды, әйтерсең лә төзүчеләр куллана торган тигезлек үлчәү таягының һавасы кинәттән генә уртадан уңга таба авышты. Бу сүзләр бит, түгәрәкләр җыелмасы. Мин әлеге егеткә борылып карарга куркып тордым, чөнки әлеге Мәхмүтне инде мин үзенчә ясап куйган идем, күзләрен, буен, карашын. Минем әлеге иҗатымны җимерәсе килмәде, тик...

Ул нәкъ тә көтелгән Мәхмүт иде. Озын буйлы, кара күзле, матур елмаюы, хәтта уйлап бетермәгән битенең сул ягында чоңгылы да бар иде. Мин бүген тагы параларга барып тормадым, ул Мәхмүт – Ислам белән озак кына бакчада сөйләшеп утырдык. Сүз әлеге китап турында башланса да озак бармады сөйләшү һәм Исламга минем тормышка карата фикерләрем кызыграк иде. Ислам үзе юрфакта белем ала, тарихны ярата булып чыкты. Гел Лобачевский китапханәсенә йөри икән, ә әлеге китапны моннан бер ел элек тирәсе укыган булган. Һәрбер борылышын, геройларның үз-үзләрен ничек тотышын истә калдырган. Мин аның аркылы китапның икенче өлеше барлыгын, ә калган ике китапның юкка чыгуы турында да белдем. Минем күптән инде, күңелемә ятышлы, шундый җылы карашны егетләр тарафыннан сизгәнем булмады. Әлеге караш миңа беренче тапкыр күз салуда ук әтиемне хәтерләтте. Бик юксынам мин аны, ун елга якын вакыт үтсә дә һәрбер сүзен, карашын сагынам, ләкин соңгы араларда миңа әйтерсеңлә әлеге түгәрәкләр аша, әлеге егет түгел, ә нәкъ тә әтием эндәшә, миңа үзе турыдан әйтмәсә дә киңәшләрен бирә кебек иде. Бер яктан әлеге егет белән танышуыма куансам да, ләкин түгәрәкләрнең инде башка булмаска мөмкинлеген күз алдына китерүгә үк, миңа авыр булып китте.

Ислам белән юл аркылы чыгарга торабыз. Кулымда китап, ә алда кызыл ут яна.Тукта... Мин китапның эченнән, төсле ялтыравыгы калмаган, кыстыргычны алып кесәмә тыктым, тик календарьга тимәдем. Гомумән, без бүген Ислам белән, ни кызык, үзебезнең биредә ниләр язышканнарыбыз турында сөйләшмәдек, гомумән, аралашу бик нык читкә китте. Әйтерсең лә бүген китап безгә сөйләшеп китүнең бер сәбәбе генә иде. Светофор әле дә төсен алыштырмады, көтәбез, шул чак минем уң як ягыма бүген парага керергә тиешле, бер дә өнәп бетермәгән Артем Семенович килеп басмасынмы. Чыгышы белән керәшен авылыннан ул, ә татарча бик камил белә. Шулай булса да кайсыдыр ягы ошамый иде аның миңа. Әллә бик кырыс булуымы, әллә инде бер генә күзе белән кешегә каравымы, бәлки гел миңа түбән билге куюыдыр, белмим. Ләкин ул миңа ошамый? Мин аңа күтәрелеп карамасам да, мине тану бик җиңел иде: озын үрелгән көрән чәчләрем, кыска бум һәм һәрвакытта да күлмәк киеп йөрүем гел мине сата иде. Шулай булса да мин үземнең тышкы кыяфәтемне үзгәртергә теләмим, мин бит татар кызы.

Егетең булу яхшы, тик тормышта белем дә кирәк бит әле.

Минем иң курыккан нәрсәм булды, ул миңа эндәште күзләремне күтерп карага да оялдым, хәтта бит очларыма кадәр кызарып чыкты. Парада дәрес тыңламыйча утырганда, укытучылар тарафыннан шелтә булса да берни булмый миңа, үземең тимер маскамны киям дә тик утырам. Ә менә урамга чыктыммы, минем ул эреп юкка чыга да бетә инде. Мин каушавымнан кулымдагы китапны нишләтергә белмичә әле болай әйләндердем, әле тегеләй әйләндердем. Ислам сөйләшүебезгә комачауламыйм дигән кебегрәк читкәрәк китеп басты, ә яшел янмый да янмый. Мин татар кызы булсам да, әйтми калдыра алмыйм (мин гел турысын әйтергә яратам, бу – минем канымдагы гасырлар чире):

- Яратмыйм мин сезнең фәнне, ошамый ул миңа, ул минеке түгел...

Артем Семенович минем каушавымны, кулынмдагы китабымны да күрде, ул, гомумән, күзәтүчән, психология буенча да яхшы гына багажы бар бугай аның.

-Ә сез беләсезме, бу тормышта кайчакта теләмәгән эшне дә эшләргә кирәк, ләкин ул эшкә иң мөһиме ияләшмәскә һәм үзеңнең күңелеңдә, тамырларыңда булган теләк -омтылышны саклап кала белергә һәм аны үзеңдә үстерергә омтылыш булырга тиеш.

-Ләкин тормышта без гел ашыгабыз, файда булган җирне генә эзлибез. Ә рухыбыз таләп иткән нәрсәне акрынлап ераккарак тыгабыз бозылмасын дип хәтта суыткычка тыгып куеп катырабыз.

Тукта мондый сөйләшү бит инде минем тормышында булды, күптән түгел генә, китап битендә. Бу мизгелдә минем башында молекула тизлегендә фикерләрем чабыша башлады. Димәк, бу китапы тагын бер кеше – Артем Семенович та укыган, ул Ислам белән язышуларыбызны да укып барган.

Вәт җүләр дә инде мин, ник кенә алындым бу түгәрәкләргә, ничек кенә хәзер сүзне башкага борырга соң?!

Минем каушап калганымны Артем Семенович сизде ахры, йөзен, тонын үзгәрте дә:

-Аңлавымча, сез китапны инде укып бетергәнсездер, мөмкин булса мин аның соңгы берничә битен укып бетерер идем дип китапны сорап кулын сузды. Мин әле дә акылыма килеп җитә алмадым, башымда әле дә уйлар кытыклап йөгерешә иде.

- Димәк календарь кыстырмасы сезнеке?

- Әйе, шулай ук түгәрәкләр дә. Яшел янды... адымнар башланды. Артем Семенович китапны алды да башка якка таба кузгалды, ә янда китапны инде күптән укыган, шулай да хәтерендә яхшы саклаган танышым Ислам атлый иде...

Чулпан Гөбәйдуллина

 

 

 

 

ТАВЫШ БИРҮ ӨЧЕН СЫЛТАМА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев