Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: ИМАН НЫКЛЫГЫ

Иман ныклыгы
(хикәя)


Алисә әле йокысыннан уянгач та бүгенге төш турында бик озак уйланды. Мөселманча киенгән кызлар, намаз укучы егетләр күз алдына килде. Әнисе кереп:

- Кызым, әйдә тор, коймаклар, пәрәмәчләр пешердем, - дигән сүзләреннән генә айнып китте.

Мәтрүшкәләп иртәнге чәен эчкәч урамга чыкты. Авылның саф, чиста һавасы аны үзенә бөтереп алды. Ул кат-кат бүгенге төш турында уйланды. Кинәт кенә тирә ягына күз ташлады һәм исе китте. Күр әле, тирә-юньдә нинди ямьле агачлар, чәчәкләр үсә. Күк йөзе зәп-зәңгәр һәм адәм балалары шул матурлыкта кырмыскалар шикелле гел нидер майтарып торалар. Әле дә бит Алисәнең абыйсы мунча янында утын яра. Әнә, аның яныннан безелдәп чебеннәр, бал корты оча. Аларның канатлары, күзләренә кадәр бар. Ә кырдагы чәчәкләр, аюлар, төлкеләр. Болар барысы да кайдан барлыкка килгәннәр соң? Әйе, Алисә бик яхшы белә: болар барысы да Аллаһ бүләге. Бүгенге төштә дә моңа ниндидер аңлатма бар кебек. Бу уйларыннан аны иптәш кызы Нәсимә эндәшүе бүлде. Әллә кайчаннан эндәшеп тора икән ә ул ишетми дә ишетми. Булат эшен дәвам итеп утын ярырга, әнисе Вәсимә аш куярга кереп киткәч, ул дусты белән генә калды. Алисә ни булды сиңа дигән кебек Нәсимә аңа сәер караш ташлады. Кызның көндәлектәге егетләр-кызлар турындагы сүзләрне сөйләшәсе килмәгәнлектән, тизрәк өенә керергә ашкынды. Нәсимәнең дустының нәрсә турында айный алмыйча уйлануын бик беләсе килде. Алисә дустының ай-ваена карамыйча, кире өенә кереп китте. Ниндидер билгесез хыял белән очына-очына ул өйләрне җыештырды.

Шулай күп сораулар арасында яши-яши бер атна вакыт та узып китте. Алисә вакыт узуын сизми дә хәзер. Үзе ниндидер билгесезлектә яши, үзе гел шат. Ә теге көнге төш аңа һаман тынгылык бирмәде. Имеш, ап-ак намазлык өстендә ямь-яшел киемнән Алисә намаз укый. Бу төштә бер өмет, үзгәрүгә ниндидер омтылыш тойды кыз. Әллә, әллә... мәчеткә барып карарга микән дигән уй туды күңелендә. Изге ниятне тормышка ашыру өчен бер минутны да әрәм итмичә, шул ук көнне Аллаһ йортына юл тоты ул. Килеп керүгә үк иман йортының якты нурлары бөтереп алды да, күңеленә кунды. Аны мондагы чисталык, пөхтәлек җәлеп итте. Алисә авызын ачып карап торганда уң як ишектә кечкенә генә сакаллы бер абый күренде. Аның исеме хәзрәт булырга тиеш дип уйлый кыз.

Бу дөньяга ни өчен килгәнбез, үлгәч Аллаһ каршында җавап бирү өчен нинди гамәлләр кылырга. Мине шушы сораулар кызыксындыра, дин турында бик күп белергә телим, миңа моның өчен нишләргә, – ди Алисә хәзрәткә сораулы карашын ташлап.

Хәзрәт исә иң аңа “Намаз уку тәртибе” дигән китапны сузды.

– Иң элек балам шушы китапны укып чык әле. Иманга юл башы – шушыннан. Аннан акрынлап Коръән укуга күчәрсең, ике дөньяның да серләренә төшенерсең, – диде хәзрәт кызның башыннан сыйпап. Күр әле, бу бабайның йөзе генә нурлы түгел, кулларында да нур бар ахрысы. Аның кайнар куллары сыйпап алгач, алга таба барырга ниндидер ышану, көч уянды Алисәдә. Ничек булса да, мәчеткә йөрергә дигән карары ныгыды. Хәзрәт шулай ук аңа дини лагерьга, Рамазан аенда укылучы тәравих намазына һәм ел саен октябрь аенда башлана торган укуларга йөрергә киңәш итте. Лагерь инде өч көннән башланасы икән. Йөгереп түгел, очып кына кайтты кыз өенә.

Кайту белән үзенең яулыкларын, озын итәкләрен барлады. Һәрберсен киеп, энә күзеннән үткәрде, сүтелгән, пычранган урыннары юклыгын карады. Мәчеткә кияргә яшел итәк һәм шундый ук төстәге кофтасын кияргә уйлады. Күр әле, һич шулай туры китереп сайламаган иде, төштә дә яшелдән киенгән иде бит. Ә менә өс киеменә туры килә торган яулыкны ул гардеробында тапмады. Шуның өчен дә иртәгә кибеткә барырга кирәк. Кыз очына-очына йөрде ул көнне. Әнисе белән әтисенә чәйләр ясап бирде, абыйсы белән дә сүзләшмәде, ялт кына өйне дә җыештырып чыкты. Бик арды ул кичкә, шуңа күрә дә башын мендәргә төртүгә йокыга да китте.

***

Алисәне таң белән үк әтәч кычкырып уятты. Әтәчләр бер вакытта да иртәнге намазны калдырмый шул, вакытында уяналар. Өйдә әле барысы да йоклыйлар. Кыз җәһәт кенә, китап өйрәткәнчә тәһарәт алды, киенде, бөтнек чәе ясап эчте һәм иртәнге намазга басты. Бераз соңарып, инде вакыты чыгып барса да кыз һаваланмады, борчылмады. Соң булса да, уң булсын, диде үз-үзенә. Алисә намазны шуның кадәр бирелеп укыды. Гыйбәдәт барышында бары тик Аллаһ Тәгалә турында гына уйлады. Әти-әнисенә исәнлек, үзенә иман байлыгы сорады ул. Намазын төгәлләгәндә өйдәге башка кешеләр дә берәм-берәм диваннарыннан баш калкыта башлаган иде. Аларга кызның иртә торуы бик гаҗәп тоелды. Чөнки Алисәне мәктәп көннәрендә йокыдан уята алмый изаланалар. Ә бүген ул вакытыннан алда торып утырган.

Алисә өйдәгеләрне тагын да шаккатырып озын итәген киде дә, туп-туры яулыклар сатыла торган кибеткә юл тотты. Монда яулыкларның ниндиләре генә юк аклары, кызыллары, бизәклеләре, бизәксезләре, исең китәрлек. Кызның чите ак тасма белән йөртелгән яшел яулыкка күзе төште. Тиз генә акчасын түләде дә өенә кайтты. Барлык киемнәрен тагын бер кат киеп карады. Алар бигрәк матур иделәр. Нәкъ ул күргән төштәге кебек.

Бүген инде Алисәнең лагерьга барасы көне. Әти-әнисеннән рөхсәт алып, ул мәчеткә юл тотты. Иң беренче эш итеп монда үзең турында белешмә яздырасың. Аннан соң кызларны, малайларны төркемнәргә бүләләр. Алисәне күп белүчеләр төркеменә алдылар. Чөнки аңа әбисе өйрәтеп калдырган догалар ярдәм итте.

Лагерьда шау-шу. Алисә ял итәчәк төркемдә барлыгы сигез кыз. Лилия, Алсу, Әминә исемле кызлар да бар. Арада Лиана исемлесе аеруча күзгә ташлана. Килгәннән бирле гел ризасызлык белдерә. Алисәгә дә кырын-кырын караш ташлый. Әле күлмәгеннән әле яулыгыннан гаеп эзли.

Иртәгесе көнне дә мәчеткә ашыга-ашыга барды Алисә. Тизрәк кичә өйрәнгәннәрен остазына сөйләп куандырырга теләде. Юлында Алсу очрады. Бергәләп матур итеп мәчеткә килделәр. Урамдагы кешеләрнең кайберләре аларга сокланып, кайберләре гаҗәпсенеп, бу яшьтән озын итәк кимәсәләр өлгермәсләр иде, дип ачуланып карады. Бар бала да җыелгач лагерь күмәк намазга басты.

Дәресләр башланганчы, мәчеткә малайларны укытырга кайткан ике шәкерт белән таныштырдылар. Лианага бу бик кызык тоелды. Егетләр дә ошап китте бугай, шул көннән башлап кыз аларга мәхәббәт хатлары яза башлады. Ә аларны кечкенә малайлар аша җибәрде. Ул хатта ниләр язылган, шәкертләр аларны укыймы, юкмы, билгесез. Алар җавапсыз кала. Аптырагач Лиана чынлыкта үзенең яулык япмаганлыгыннан файдаланып, чәчләрен таратып мәчет каршысына килеп утырды. Дулкын-дулкынлы чәчләренең матурлыгы белән шәкертләрне үзенә җәлеп итү иде аның уе. Мәдрәсә тәмамлап кайткан егетләрнең чәчкә, йөз матурлыгына әһәмият бирмәслеген аңламый иде ул.

Лагерьның санаулы көннәре үтә торды, егетләргә хатлар килү дәвам итте. Һәм бу хатның берсе ялгыш кына өлкән хәзрәт кулына килеп эләкте. Ул кайсының эше икән дип бик нык кызыксынды. Лиана моның үзе өчен начар тәмамланачагын аңлап, мәкерле хәйлә корды. Каршы сүз әйтә алмаслыгын аңлап, бу эшне кыюсыз, басынкы Алисәгә аудару планын корды. Имеш, бу хатларны ул түгел, ә Алисә язган. Шәкертләргә ул гашыйк булган. Тик ул намуслы кыз һәм мондый эшкә беркайчан да бармаячак. Хәзрәт гаеплеләрне белде һәм Лианадан иптәшләре алдында гафу үтендерде Лиана ул хатларны мин яздым дип әйтмәгән өчен Алисәдән алга таба үч алачагын сиздерде.

Җәйләүнең соңгы көне җитте. Яхшы укыганнарга дини китаплар, ә уртачарак укучыларга блокнотлар тараттылар. Китап алучылар исемлегендә Алисә дә бар. Лиананың ачуы йөзенә чыкты. Аның да мондый саллы бүләккә ия буласы килде. Хәзер инде бүләкне үзенеке итәр өчен план корды. Монысы тагын да куркыныч: урлашу.

Һәм ул моны башкарып чыкты да: Алисә аягына кигән арада пакет юк булды. Кыз эшнең нидә икәнлеген аңласа да, әнисеннән кала беркемгә дә әйтмәде. Бары тик тизрәк өенә генә юл тотты. Әнисе исә, Лиананы яманлап та, үз кызын мактап та бер сүз әйтмәде. Юлыңда нинди генә каршылыклар килеп туса да Аллаһка таянырга, күңелендә иман нуры булырга тиешлеген өйрәтте.

***

Менә бүген кич беренче тәравих укылачак, Алисә шунда барырга ниятли. Ә иртән уразаның беренче көне. Кыз бик шат, чөнки мәчеткә аның әнисе дә барачак. Менә алар бергәләп мәчеткә юл алдылар. Урамга чыгуга ук рәхәт һава кочып алды. Шул җиңеллек иман йортына кадәр озата килде. Ястү намазыннан соң тәравих укырга керештеләр. Бу намазны укыганда күңелгә шундый рәхәтлек иңә. Үзеңне җәннәт бакчасындагыдай тоясың. Бер ай дәвамында шушы рәхәтлекнең кадерен белеп калыр өчен Алисә әнисе белән мәчеткә һәркөнне йөрергә тырышты.

Тәравихның дүртенче көнендә мәчеткә барганда аңа бер абзый очрады. Аның исереклеге нидер мыгырданып үз-үзенә сөйләшүеннән, алпан-тилпән атлавыннан ук сизелеп тора. Кулындагы кара пакетын кадерле әйберен яшеренгәндәй кочаклаган. Ул да булмады, кибеттән сәләмә киенгән бер апа кызуланып чыкты да:

- Әй, кая барасың, калдыргансың бит, - дип, бер кулланышлы стакан сузды. Тегесе пакетын кочагыннан тартып чыгарды, стаканнарны салу иде ахрысы уе. Әмма исереклек үзенекен итте: аяклар тыңламыйча абзый кеше кибет баскычына егылды. Сумкасындагы шешә дә таш баскычка бәрелеп чәлпәрәмә килде. Абзый кеше сүгенә-сүгенә еларга кереште.

Алисә бу тамашаны тын да алмый күзәтеп торды. Аның сыйныфташы Лилиянең дә әтисенең шулай урамда эчеп йөрүен белә иде. Бу абзыйның Лилиягә катнашы булмаса да, сыйныфташын кызганды ул. Аларда да шушы хәлдер кебек тоелды.

Кара пакетындагы икенче бер шешә исән калган иде бугай. Теге абзый баскычка утырган хәлдә шешәне ачты да стаканга салып тормый гына эчеп куйды. Кызның күзәтеп торганын сизде булса кирәк. Сикереп торды да:

- Бисмилла карагы, ты че, дурак что ли? Бу яшьтән яулык япмасаң, әби булгач ябарсың? Дура, ты, - дип урамны яңгыратып кычкырды. Урамдагы бар халык исерек абзыйга тугел, Алисәгә борылып карады.

Әйтмәсәң дә, итәге җирдән сөйрәлә, - диде арадан берәү. Берсе дә өс-башы пычрак, исерек абзыйдан көлмәде, аңа игътибар итмәде, ә Алисәгә ямьсез караш ташлады.

Кыз кайтып шушы хәлне әнисенә сөйләде. Ана исә тормышта тагын да катлаулы вакыйгалар булганын, артык борчылмаска кирәген аңлатты. Алисә моны үзе дә бик яхшы аңлады. Аңа күбрәк иман һәм белем кадерле иде. Ул бу вакыйгалар турында уйламаска тырышты.

Быел Алисәнең ныклап намазга басуына, кайчандыр матур бер сихри төш күрүенә инде ике ел була. Ул хәзер сигезенче сыйныфка барырга әзерләнә. Урамда яулык ябып йөри, мәктәпкә дә шул кыяфәттә барырга уйлый. Кызның ислам дине белән кызыксына башлавында ниндидер мәгънә ята кебек. Әгәр дә ул теге вакытта төшенә әһәмият бирмәгән булса, бу рәхәтлекләргә ирешмәс тә иде. Кызның һәр сүзгә, һәр гамәлгә игътибарлы каравы аны ислам диненә алып керде. Билгеле, кыз моңа бик шатлана. Үзенең алдына тагын да зуррак максатлар куя. Ә элек үзе белән булган вакыйгаларга ул елмаеп кына карый. Чөнки аның инде иманы ныгыган, кыз хәзер мондый хәлләрне чүп-чар дип кенә уйлый һәм әһәмият тә бирми.

Хәзер дә ул мәчет киңлекләрендә намаз укып утыра. Алисәнең укыган догалары, намазлары кабул булсын иде, амин!

Ләйсән Мусина,
ДАҺБУ "Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев