Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: БАХЧАСАРАЙ

Бахчасарай


(Кырым циклыннан)


Кырымда миңа дус, ә бәлки дус та түгел булып калганнарга сәламем булсын.


...а мы все вернемся!..
Л.Б.


Бахчасарай


I


Инде йокыга талырга тиешле кояш, аерылышу алдыннан сөйгән ярын кочагыннан җибәрергә базмаган гашыйк шикелле, Бахчасарай каласын төнгә озата, үзендә шәһәре белән таңга кадәр саубуллашыр өчен көч таба алмыйча газап чигә. Кайчандыр бөек Кырым ханлыгының башкаласы булган Бахчасарай да, кояшта үзенә юатучы тапкан хәлендә, бик иркен сары йолдыз нурларында җылынып ята. Аңа рәхәт хәзер. Ул торган Җир-Ана да шәһәрне, якын күреп, аны назлаган, аңа юату сүзләре яудырган, анасы арыган сабыен йокласын дип бишек көе көйләгән сыман нәниенә нидер сузган төсле күренә... Башына кара калпак кигән, ак күлмәген киң сукно чалбарга кыстырган, билен кызыл йон кушак белән кыскан җыерчык тулы чырайлы йөземче картның хәл-әхвәлен, гыйбрәтле язмышын бәян итәме икән ул нарасыена? Әллә уклар төсле сузылган кара кашлы, кара озын чәчләре ике толымга үрелгән горур кырым татары гүзәленең мәхәббәт тарихын әкияти төсләрдә чәчеп саламы икән ул аңа? Анысы билгесез иде миңа. Әмма шунысы ачык: Бахчасарай, теләр-теләмәс кенә, төнгә әзерләнә.


Мин, әкрен генә тар урамны узып, “Дегирмен” каһвәханәсе каршысына туктадым. Официант егет-кызлар, инде гади киемнәрен киеп, ябылу вакытын көтеп, көлешә-көлешә нәрсәдер сөйләшеп утыра иде. Мин әкрен генә залда кеше барлыгын-юклыгын карадым – бер җан иясе күренми. Инде китим дигәндә генә, мине Кемал күреп алды да:


Хәй, татар кызы, кая ашыгасың? – дип эчкә чакырды. Кызлар да, аның сүзенә кушылып, керергә кыстый башлады.


Билгесез сагышымны сәбәп итеп, борылып чыгып китү бик үк матур булмас дип, мин, калырга карар кылып, өстәл артына уздым. Кемал инде кызу-кызу чәй әзерләргә, Феридә дә рахат-лукумның төрлеләрен бер тәлинкәгә җыярга кереште. Ихтыярсыз елмайдым – алар инде мине бу атна эчендә бик яхшы белеп бетерде. Киресе мөмкин дә түгел иде, чөнки сәфәремнең беренче көненнән үк мин монда еш булдым. Мин бу каһвәханәне беренче күрүемнән үк ошаттым: Хан сараеннан1 ерак булмаган, тәрәзәләрдән тауларга искиткеч күренеш ачылган, инде чиксез мөлаем яшьләр эшләгән һәм, бусаганы атлап керүгә, борын тишекләре аша бөтен тәнгә таралган каты кара каһвә исе (никадәр тәмле әле ул, каһәр суккыры! – миңа каһвә ярамый шул) үзенә җәлеп итте. Аннан инде, Бахчасарайның урамнарын кирәкне-юкны уйлап әйләнеп йөргәннән соң, монда кереп дөнья хәлләре турында бәхәс куертып утыру күркәм бер гадәткә әйләнде. Шулай итеп, мин монда еш кунак булдым. Өстәвенә, биредә минем үз почмагым да табылды. Ул, уртада бушлык булып, тәбәнәк кенә өстәлләр өчпочмак итеп тезелешкән рәттә, башкалардан читтәрәк торган, алардан ятсынган сыман күренгән өчаяклы бер өстәл иде. Никтер үзгә күренә иде ул. Ә бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр. Ничек кенә булмасын, миңа иртәгә Кырымның башка шәһәренә китәсе, ә бу көчле энергетикалы тарихи урыннан – Бахчасарайдан китү миңа кыен. Әле яңа кырым татар дусларым белән дә (бәлки гомерлеккә?) саубуллашасы... Юк, алар китүемне белмәскә тиеш. Хат язып калдырсам гына...


Уйларымның шушы тәртипсез агышын кинәт кенә каһвәханәгә килеп кергән һәм тезләремә сикергән симез җирән мәче бүлде. Сискәнеп куйдым – ул җирәнгеч ямьсез иде. Йоннары тузган, берничә җире башка үзесыманнар белән нәрсәнедер бүлешә алмыйча сугышып яраланган, бер күзле, усал карашлы бу нәрсә бер дә җан иясенә охшамаган, ә бәлки, киресенчә, үзе дә бәхетен таба алмыйча, башкаларны да бәхетсез итеп күрүдән тәм тапкан ата мәче тере икәнлеген шуннан күрә иде. Мин аны куарга кыймадым; селкенсәм, үткен тырнакларын миңа кадар да, тешләп, чирен йоктырыр дип курыктым. Ә ул исә куркуымны сизә, шуңа мыраулый, бик канәгать чырай ясаган, сырпаланган була. Феридә, җыерган кашларымны һәм кулларымны күтәргән хәлдә хәрәкәтсез утыруымны күреп булса кирәк, яныма чабып килде дә:


Тапкансың куркыр нәрсә! – дип, бу нәрсәне эләктереп, аны ишек артына чыгарып ташлады.


Мин сикереп тордым да юыну бүлмәсенә ашыктым. Тизрәк бу мәченең пычрагын үземнән юып төшерәсем килде.


II


Мин кире килгәндә, өстәлем артында, Кемал белән Феридәдән тыш, миңа билгесез булган бер абзый утыра иде. Башкалар кайтып киткән, күрәсең. Ә өстәл артындагылар исә, миңа җылы караш ташлап, үзләренә кушылырга чакырды. Читенсенеп кенә, алар янына барып утырдым.


Сүзне Кемал башлады:


Таныш бул, Асан ага, бу Идел буйларыннан татар кызыбыз!


Мин, хөрмәтемне күрсәтеп, башта Кемалның үзенә, аннан агага башымны идем һәм чамасыннан артык булган кызыксыну белән соңгысының тышкы кыяфәтен тикшерә башладым. Бу, урта яшьләрендә генә булса да, инде куе-кара бөдрә чәчләренә чал кергән, еш елмаюдандыр җыерчыклы чырайлы, матур борынлы үтә чибәр абзый иде. Өсте пөхтә, үзе тыныч күренә. Ул, ике кулын (дөньяны тотарлык кулларын, әйтергә кирәк!) өстәлгә куйды да:


Чиксез шатмын танышуыбызга! Ни хәлләр анда Казанда? – дип, миңа эндәште.


Кемал да, Феридә дә миңа текәлде. Мин исә:


Яулап маташалар, диварларын гына һаман шартлата алмыйча интегәләр, – дип, ярым-шаярып, ярым-сызланып, үткер җавап бирергә ашыктым.


Өстәл артындагылар тамак кырып куйдылар. Мин, уңайсызланып, кулларымны кая куярга белмичә, чынаякка ябыштым да чәй эчкән кыяфәт чыгарырга булдым. Асан ага исә яшьләр белән сөйләшә, аларның хәлләрен, яңалыкларын, алар белән булган кызык вакыйгаларны белешә башлады. Кемал ниндидер бер сәер турист турында сөйләргә керешкәч, мин акрын гына Феридәдән бу абзыйның кемлеген сораштырдым. Ул аның, гаиләсенең яртыгасыр артык вакыт тырышлыгыннан соң, ниһаять, бер-ике ел элек Урта Азиядән сөргенлектән туган якларына күченеп кайту бәхетенә ирешкән, бабасының көндәлегеннән һөнәрчелек серләрен өйрәнеп, аларны яңадан торгызган, инде монда үзенең остаханәсен ачкан алтын куллы, киң күңелле бер абзый икәнлеген бәян итте. Безнең пышылдашып утырганны күреп, Асан ага:


Кызлар халкы шундый инде алар, Кемал, серләшергә генә булсын, – дип, безгә күзен кысып куйды.


Сезнең турында сораштырам ич, Асан ага! – дип иренемне бүскән булып, үпкәләгән кыяфәт чыгардым. Ә ул исә тыныч кына:


Сораштырырлык җирем юк ла сыман – бар булганым күзләремә чыккан, – диде.


Һәм мин шул вакытта гына Асан аганың чем-кара, моң-сагыш тулы күзләренә туры карарга батырчылык иттем. Күзләрдән бигрәк, карашы үтеп керә торган иде аның. Мондый караш күпне күргән, яшәеш серләренә төшенгән аксакал картларда гына була. Бәлки ул шундыйлардандыр да. Уемны Феридә бүлде:


Безгә ябыласы, дусларым.


Шулай итеп, өстәлләр җыештырылды, саубуллашу сүзләре әйтелде (Кемалның “Хайырлы геджелер!”2 дигәне әле дә колагымда яңгырый), һәм без, Асан ага белән, мин алып торган бүлмә һәм аның остаханәсе бер урамда урнашуны сәбәп итеп, төнге Бахчасарайдан өйләребезгә бергә кайтырга карар кылдык. Сөйләшә торгач, аның дөнья хәлләреннән шактый хәбәрдар, күпкырлы шәхес булганлыгы ачыкланды. Без озак кына әле әллә нинди глобаль темаларга бәхәс куертып бардык та, аннан инде ул минем турында сораштыра башлады. Чаллыдан икәнлегемне белгәч, ул:


Кайчан инде КамАЗларыгызны җаваплы җыя башлыйсыз, үткән саен урам төтенгә тула, – дип шаярды. Мин, башта читенсенеп куеп, аннан инде үземне кулыма алып:


Машина төтене тарала ул, илне генә сөрем капламасын, – дидем.


Менә шулай машиналардан без кире тормышның үзенә кайттык, һәм мин, һәм Асан ага үзебезнең уйларыбызга чумдык.


Бахчасарай исә, сөйгән кояшы белән төнгелеккә саубуллашып, вакыт-вакыт кына тегендә-монда сугылып йөргән узгынчыларның тынычлыкны бозып йөрүләренә бер уянып, берничә зарлану сүзен һавада элеп калдырып, аннан кире түнеп, кашларын җыерып борчулы йоклый иде. Гәрчә дөм-караңгыда йоклавы куркыта аны, күрәсең, – күктәге айны сүндермәгән: иярченнең яктылыгы аны берникадәр гамьсез итә. Шәһәр хәл җыя, яңа көнгә әзерләнә. Менә таң беленер, кояшы да уяныр, төн эчендә суынырга өлгергән җир дә җылыныр... Көтә иртәне, өзелеп көтә Бахчасарай. Урамнарга кешеләр тулыр, тормыш яңадан кайнар, аерылышканнар кавышыр, югалганнар табышыр... Булыр. Тик ул әле иртәгә генә. Ә хәзер Бахчасарай төн карамагында.


Берара урнашкан тынлыкны бозып , мин:


Димәк, Сез Бахчасарайда тудыгыз? – дип сорау бирергә булдым. Абзый исә бернинди ачусыз, сыкранусыз:


Юк, без беребез дә монда тумаган, – дип җавап кайтарды. Игътибарсызлыгым өчен гафу үтенергә кирәк дигән уйның башыма килүе булды, ул: – Кирәкмәс, акыллым, – дип елмаеп куйды.


Шул ара без аның остаханәсенә барып җиткәнбез. Бу ике катлы, түбән түшәмле, зур булмаган бина иде. Керү ишеге өстендә Зынҗырлы мәдрәсәдәге3 кебек тимер чылбыр эленгән – сәнгатькә, һөнәрчелек осталыгына хөрмәт йөзеннән, күрәсең, монда башыңны иеп кермәле. Бүлмәләр тар, тынчу сыман. Киштәләрдә балчыктан ясалган төрледән-төрле савыт-сабалар, дәрвишләр төшкән вазалар, үсемлек орнаментлы сувенирлар һәм башка күптөрле нәрсәләр ята – бу урын күбрәк музейга охшап тора иде. Боларны мин остаханәгә кермичә генә, тәрәзә аша гына күрдем; Асан ага кыстаса да, түрдән уза алмадым.


Без урамда басып тордык. Асан аганың никтер теле чишелде: янәсе, бу йорт (бабасы хатирәләре буенча) элек кечкенә генә каһваханә, һәм бабасы белән әбисе дә нәкъ шушында танышкан, монда еш кунак булган; Совет заманында бу урында партия утырышлары уздырылган, сугыш вакытында исә ул хәбәрләрне уртаклашу урыны буларак танылган, ә илленче елларда, гомумән, бушап калган. Бабасы әманәте буенча гаилә, милләт җанлы онык, кайтып, монда остаханә ачкан, хәзер, курслар оештырып, кечкенә генә балаларга балчыктан чүлмәкләр ясарга өйрәтеп ята. Әмма мин никтер Бахчасарайның үзе сыман артык борчулы идем, шуңа Асан аганы колак аша гына тыңладым... Оста исә, кулларын болгый-болгый, миңа нәрсәдер сөйли, күңелендәгеләрне бәян итә иде. Мин аны бүлдермәдем – абзый тыңлый белгән әңгәмәдәшкә сусаган, күрәсең. Ә ул сөйләде, хәтта бервакыт мин аның күзләреннән яшь тамганын да (югыйсә бу күзләрдән нур гына бөркелергә тиешле!) күрдем сыман. Туган җиреннән кемнеңдер ихтыяры белән сөрелгән, аннан инде кайта алмыйча азапланган бу кешенең хәсрәтен төннең үзенә дә күтәрү кыен – Бахчасарай авыр сулап йоклый иде...


III


Ә миңа йокының ниндие дә юк иде инде бу төнне – бүлмәгә кайтып, мин иртәнгә кадәр челтәрләрсез, иске, агач рамлы тәрәзәмнән шәһәрдәге (әйтергә кирәк, тәрәзәдән борынгы кала уч төбендә генә сыман иде) тормышның уянып баруына шаһит булдым. Дүртенчеләрдә инде яктыра башлады, кояш беленде, әмма урамда бер җан әсәре дә күренми иде, гүя кешелек дөньясы бу мизгелдә Җир шарыннан каядыр башка планеталарга күченеп киткән. Кош-кортлар гына, тегендә-монда очкалап, тормышның туктамаганлыгын искәртеп торды. Шәһәр исә хәйран гына уяна алмыйча ятты – төнлә куркыныч төшләр борчыган үзен, мөгаен. Шулай да Бахчасарай, яктылыктан камашкан күзләрен уа-уа, исни-исни, акрынлап кына төнге сәфәреннән чынбарлыкка кайту хәлендә иде... Аның белән бергә шәһәр халкы да, уянып, урамнарга агыла башлады. Әүвәл каршы торак йортлардагы башларына җиңелчә генә яулык япкан, ишегалларын себереп, сулар әзерләп йөргән хатыннар, аларның йортны муллык хәлендә тотучы ирләре күренде. Аннан күрше бүлмәмдәге бер сөлексыман турист абзый урамга тартырга чыкты. Ул озак кына әле тәмәке төтененә кумелеп басып торды. Соңрак йокысы туймаган кибетчеләр күренә башлады, сатыласы әйберләрен матурлап тезеп, көндәшләренә ачу тулы карашлар атып, йөзләренә ясалма елмаю элеп куйды – базар мөнәсәбәтләре, маркетинг, янәсе. Бахчасарай моңа да разый иде, күрәсең – тормыш-гауга аны тере итә, теге елгы кебек урамнары тынып кына калмасын.


Мин хисләремнән айныган чакта, Бахчасарайны артык кызган кояш газаплый иде инде. Көтеп алынган очрашу – шәһәрнең кояшны күрү хыялы артыгы белән чынга ашты. Шулай да төнен өшегән калага янып-көеп балкып калу фаҗига, ялган, икейөзлелек тулы төн корбаны булудан күпкә якынрак иде. Шуңа йөзеннән тамган тир бөртекләрен, эсселектән калтыраган кулларын – бөтен сынауларны да ул горур кыяфәттә, башын кояшның үзенә калыккан хәлдә кабул итте. Борчылыр урын булмаган да икән: еракта, офыкта зур болытлар күренә – бүген яңгыр буласы. Менә чишмә суы кебек саф яңгыр бөртекләре тулы ястык-болыт килер дә бер гөнаһсыз җирнең яраланган тишекләрен юешләтер, аларга тормыш өреп җибәрер, сихәт бирер – алсу гөлләр үскән бакчалар да ишәер; гөнаһлылардан, гаеплеләрдән исә кылган җинаятьләрен, хаталарын юып төшерер, күкләрнең нигъмәтен җиткерер. Шифалы яңгыр...


Соңга каласы килмәү сәбәпле, мин, уйларымны бүлеп, ашыга-ашыга, букчамны җыйдым да, бүлмәне тапшырып, остаханәгә юл тоттым. Килеп җитәрәк мин намаз вакыты икәнлеген, димәк, Асан аганың мәчеттә булуын аңлап тынычланып куйдым – авыр аерылышу көтелми. Соңгы кабат остаханәгә күз ташладым: көн яктылыгында бинаның шактый иске, кайбер җирләре балчык белән сыланган, шулай да үткәннәр белән бүгенгенең кисешкән, заман рухы өрдерелгән урын икәнлеге күренде. Бу йортка ямь кунган иде. Шулай да миңа китәсе: тиз генә борчулы төндә язылган хатымны (анда Кемалга, Феридәгә, Асан агага мөрәҗәгатьләр, рәхмәт, саубуллашу, әйтмичә китүем өчен гафу-аңлату сүзләре иде) ишеккә кыстырдым да вокзалга кызуладым. Кирәкле автобус янына килеп җиткәндә, миннән җиде кат тир ага иде – Бахчасарайда түзә алмаслык эсселек. Урыныма кереп утырдым. Юл озын дигәндә...


Әйе, мин аны күрдем – кичәге котсыз җирән ата мәче, үзенә корбан эзләгән кыяфәттә, кояштан кызган асфальтта җәелеп ята иде. Тик бүген нәрсәдер үзгәргән – мин аннан курыкмый идем. Кузгалырга бер биш минут чамасы барлыгын санап чыгарып, мин, букчам өстендә яткан ипине кыстырып, теге нәрсә янына ашыктым. Якынлашканда, мәче, башта ямьсез тавыш чыгарса, ипи кисәген сузгач, аптырашлы карашын миңа төбәде. Ул ияләшмәгән яхшы мөнәсәбәткә, мәхәббәтнең, назның нәрсә икәнлеге таныш түгел бу мескен җан иясенә. Шулай да мин аны сыйпарга кыйдым. Шулвакыт күкләрдән чәчрәп җылы яңгыр ишелде! Мин һәм ул шунда ук лычма булдык. Бахчисарай да зур иркен сулыш алып куйды...





1 Хан Сарае – кырым ханнарының элеккеге резиденциясе




2 “Хайырлы геджелер” – кырымтатарчадан “Хәерле төннәр”.




3 Зынҗырлы мәдрәсә – 1500нче елны төзелгән Бахчасарайдагы мәдрәсә. Атамасы керү ишегендәге чылбырга бәйле (башны иеп кермәле).


 

Гүзәл Әхмәтгәрәева,
КФУ, 3 курс

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев