Логотип Идель
Ялкын

ЮКСЫНАМ СИНЕ, «НУ, ПОГОДИ!»

Синең айфон, айпад, планшет кебек гаджетларың яисә сенсорлы телефоның бармы? Ә берәр дустыңныкы? Бар икән, димәк, син инде әкият герое... Бу ике сорауның берсендә үзегезне таныгансыздыр. Һәм бу бик тә мөһим! Чөнки синең бу әкияттәге ролең кайсы сафка теркәлүеңә карап ачыкланачак. Ләкин алдан ук кисәтәм: чирлеләр әкияте ул! Заман техникасы йогынтысыннан чирләгән яшүсмерләр турында.

 Аларда бар, миндә юк...


Хәзер күпләр «чын» дусларны телефонына карап сайлый, дөресрәге, аның бәясенә. Янәсе, кыйммәтле телефон ияләре бик кәттә кешеләр. Элек дусларны яхшы укучылар арасыннан, тәрбияле гаиләдән сайласалар, хәзер исә аңа алмашка «айфон чире» килде. Ә бит бу техниканы безгә әти-әни алып бирә. Арагызда минем белән килешмичә, «мин җәйге ялда үзем акча эшләп алдым» диючеләр дә булыр. Ләкин бу очракта да очко синең исәпкә түгел. Эшләгәнсең, алгансың, ә аннары уку елы башланыр алдыннан, әти-әниең кесәсен капшап, әле монысын, әле тегесен алдыртасың. Тик шулай да, «минем бөтен дусларымда айфон бар, ә миндә юк» дип, ямансулап, әти-әнисеннән кыйммәтле телефонга акча теләнүчеләр арасында син бер башка өстен.

«Ну, погоди»га вәссәлам!


Бу мәкалә ике сораудан башланган иде. Менә хәзер беренче сорауга уңай җавап кайтаручыларга бер сорау бирәсем килә. Син – заманның иң актуаль кешесе: кесәңдә – айфон, сумкаңда – айпад. Ләкин алар сиңа нәрсә бирә? Өстәмә акылмы, йә булмаса журналга «бишле» билгеләреме? Юк шул! Бары тик дусларың арасында «дәрәҗә» өсти. Оныта күрмә: аның гомере озын түгел – күп дигәндә, биш көн! Айфон бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкин. Бу бит гадәти бер әкият кебек.

Хәтерлисеңме, без кечерәк вакытта үлә-бетә «Ну, погоди!» карый идек. Ә хәзер нәниләр нәрсә белән мавыга? «Смешарики», «Bratz», «Маша и медведь» кебек мультфильмнар күзләрен «майландырып торса», дөньялары түгәрәк! Алар куян артыннан куып йөргән бүре турында белми дә бит. Әле өстәп шуны да әйтә алам: хәзер ул мультфильмнарга закон шапылдатып чикләү куйды. Менә шулай, заманынның иң актуаль әкиятләре мәҗбүри рәвештә дәрәҗәсен югалтты. Дустым, үзеңне «IPhone, Ipad» әкиятенең герое икәнен таны, уйлан! Мондый дәрәҗә сиңа кирәкме? Дусларыңны башка уңай сыйфатларың белән сөендер, китап укы, спорт белән шөгыльлән. Яңа үрләр яула! Әлегә соң түгел!

Экран белән күзгә-күз


Ә хәзер, үзләрендә булмыйча, дусларының айфоннарын кулланучылар хакында сөйләшик. Мондыйларга: «Сөенерлек бер әйбер дә юк, сез дә чирли башлагансыз бит инде», – дияр идем. Шулай да үзегездә яңа сыйфатлар ачу өчен көч-ихтыярны тизрәк таба алачаксыз, чөнки кесәгездә бернинди ымсындыргыч юк. Сезнең бары тик бер тискәре сыйфатыгыз булачак: дустыгыз белән күрешкәндә, вакытны файдалы, күңелле итеп үткәрәсе урынга, экран белән күзгә-күз карашып утырачаксыз. 

Игътибар! Чирнең уңай ягы да бар!


«Айфон әкияте» геройлары үзара жаргон сүзләр белән сөйләшә. Телләрендә Vk, Instagram, WhatsApp, Viber, Tango, Telegram кебек сүзләр еш яңгырый. Бер яктан, боларның һәркайсысы безнең вакытны бушка сарыф итә, ләкин, икенче яктан, уңай ягы да бар кебек. Әйтик, тиз арада Интернетка кереп, кирәкле мәгълүмат табып була. Санаулы минутта яңа туган соравыңа Википедия җавап бирә. Ә WhatsApp, Viber, Tango һәм Telegram аша аралашу үз чиратында бик уңайлы. Монда инде Скайпта кебек бер-береңне күреп сөйләшә дә, sms та алыша аласың. Кыскасы, бер ияләшкән кеше өчен уңайлы мөмкинлек. Шуны искә алырга кирәк: бу мөмкинлекләрне кулланган очракта, Интернет өчен айга бер мәртәбә түләп куясың да вәссәлам! Ай буе тыныч йөрисең. Ә һәр sms һәм шалтырату өчен акча алып барыла шул.

Әкияттән зыян күрүчеләр


Дәлия Хөснетдинова (19 яшь): Мин айфон-5 һәм айпад-мини иясе. Икесен дә әтием бүләк итте. Алар кулыма килеп кергәннән бирле, бер генә буш минутым да юк, чөнки һәрдаим шулар белән мәшгульмен. Кайвакыт дәрестә дә дусларымның челтәрдәге яңалыклары белән танышып утырам.

Диана Хәкимова (16 яшь): Миндә айфон-4 һәм айпад-мини бар. Иң сөендергәне – аларны үзем эшләгән акчага алдым. Ләкин бу сөенечемнең начар ягы да бар: челтәрдә тоткарланам, күп вакытымны исраф итәм.

Зөһрә Нотфуллина (17 яшь): Планшетны миңа әти-әнием Гарәп илләренең берсеннән алып кайтты. Бүләк алырга һәрберебез яраткан кебек, мин дә бик сөендем. Беренче көннәрдән үк WhatsApp, Vk, Instagram программаларын керттем һәм шулардан рәхәт күрәм. Планшет җиңел бит ул, бөтен җиргә дә үзең белән йөртергә була. Ә менә компьютерны сумкага салып булмый. Дусларым да минем планшетта казынырга ярата, кайберләре андагы уеннардан аерыла да алмый. Андый иптәшләремне кайвакыт ачуланам да, чөнки вакытны бергә үткәрәсе урынга, алар бала-чага кебек уен уйнап утыра. Дөрес, үзем дә кайвакыт бу чир белән авырып алам.

P.S. Айфонлы яшүсмерләргә тәнкыйть белдереп язганым өчен гафу сорыйм! Яшермим, үзем дә шушы чирлеләр рәтеннән! Айфоным да үзем эшләп тапкан акчага алынмаган – әти-әнием бүләге. Моның яхшылыкка илтмәвен алдан тоемлап, әлеге мәкаләне язарга утырдым да инде. Чөнки һәр язмамнан укучы өчен генә түгел, үзем өчен дә яңалык ачам, үзем дә бер аршын үсәм. Шулай итеп, бу чирдән бергә котылыйк, кадерле укучым!




Эльза ИСМӘГЫЙЛЕВА, психолог: Балаларда дөньяны танып-белүгә омтылыш зур. Хәзерге технологияләр аларга киң мөмкинлекләр бирә: кыска гына вакытта зур күләмле мәгълүмат табарга була. Чөнки кеше дүрт киңлек белән эш итә: вакыт, пространство, энергия һәм информация яссылыклары. Элегрәк кеше берсен сайлаган һәм шуңа карап эш йөрткән. Заманча технологияләр исә берьюлы барысын да эшләп, экономиягә ирешү мөмкинлеге бирә: беркая да чыкмый гына кыска вакыт эчендә зур күләмле мәгълүматны күп энергия сарыф итми ала аласыз.

Өстәвенә, әлеге технология дөньясы матур бизәлгән. Ә бу бик мөһим. Балалар шул матурлыкка омтыла. Онытмыйк, еш кына өлкәннәр технологияләргә игътибар итми, балалар алардан күбрәк белә. Бу яңа буынга өлкәннәрдән өстенлек хисе дә йөкли.

Әлеге дөньяда адашмас, югалмас өчен, балаларга аның кирәкле әйберләрен генә алырга өйрәтү зарур, уку-укыту программаларын кызыклы итеп төзү, алар белән балаларны таныштыру, гыйлемгә кызыксыну уяту.

Ландыш НӘСИХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев