Логотип Идель
Ялкын

ЯШЕЛ ҖӘЙЛӘҮЛЕ, КУЙ КӨТҮЛЕ ЯҢА ЗЕЛАНДИЯ

Ярым караңгы утлар яктыртылган кафеда диңгезле, океанлы, яшел киң тау итәкләренә куй көтүләре сибелгән Яңа Зеландиядә тормыш турында сөйләшеп утырабыз. Әңгәмәдәшем – Мария Салихова. Минем өчен ул – Маша, Тын океан артында Веллингтон шәһәрендә яшәүче якташым. Ә Яңа Зеландиядә ул бестселлерлар язучы, балалар һәм олылар мөнәсәбәтләренә кагылган тренинглар оештыручы, яшьләр өчен аерым кием сериясе өстендә эшләгән популяр Ева Мария.

 

Яңа Зеландия

Яңа Зеландиядә бик тыныч, талгын гына тормыш ага. Минем өчен иң мөһиме – Яңа Зеландиянең дөньядагы иң куркыныч булмаган ил. Төннәрен рәхәтләнеп берүзем урамда йөри алам. Кемдер һөҗүм итәргә мөмкин дигән уй берәүнең дә башына кереп карамый. Монда хуҗасыз этләр дә юк хәтта! Россиядә булганда мин, гадәттә, кичке алтыдан соң урамга чыкмаска тырышам. Ә биредә яшәүчеләр тормышны «lifestyle» дип атарга ярата, бу сүзне «тормыш рәвеше» дип тәрҗемә итәргә мөмкин. Һәм бу чынлап та шулай, кайда телисең шунда яшә – елга буендамы, диңгез, океан ярындамы, таулар тирәсендә, урманда, шәһәрдә... акчаң булса, әлбәттә!

Күпләр мәктәп, парк, кибетләр белән тулы «йокы» районнарында яшәргә тырыша. Шәһәр квартирасында яшәү сирәк хәл. Балаларның территориясе –өй каршындагы яшел газоннар. Бу әйбәт, әлбәттә, тик... Россиядәге ишек аллары белән чагыштырганда антисоциаль күренеш.

Яңа Зеландия ул зур авыл кебек. Кунакка килсәгез, үзегез дә күрерсез! Яшьләргә бернинди шөгыль юк. Алдашмыйм! Мәктәпләрдә хәтта куышлы (әбәк) уйнауны да тыйдылар.

Авылда тагын нәрсә эшләргә? Графити, машиналарда чабу... Көндез (яңгыр яумаганда) пляжга барырга була, паркта йөрергә, тауларга күтәрелергә мөмкин. Мөмкин... Тик чынлыкта нәрсә белән булса да кызыксынучы яшьләр бик аз. 15-16 яшьтә инде күпләр эш эзләргә тырыша. Яңа Зеландиядә яшүсмер тормышында шундый бер момент җитә, әти-әнисе аннан үзләрендә яшәгәне өчен акча ала башлый. Имеш, шул рәвешле мөстәкыйль яшәргә өйрәтәләр. Биредәге  яшьләрнең легаль булмаган наркотикка тартылуларын бөтенләй кабул итә алмыйм. Наркотик куллануны горурлык дип санаган олы кешеләрне, яшьләрне дә еш очратам. Андыйларны күрә алмыйм. Наркотикларны яратмыйм, чөнки үземне контрольдән ычкындырырга теләмим.

Үзем турында

Миңа 19 яшь. Россиядән гаиләбез белән миңа алты яшь чагында күченеп киткән идек. Монда мәктәпне 16 яшьтә тәмамладым. Өч ел эчендә тапшырасы имтиханнарны бер елда тапшырдым. Аннан Монтессори колледжында укыдым. Узган ел  Яңа Зеландиянең иң престижлы Университетына психология белгечлегенә укырга кердем. Минем бик еш кына юлда, очрашуларда булуым аркасында (мин бит профессиональ оратор!), дәресләргә бик сирәк йөри алдым. Лекцияләрне интернеттан да карап була иде. Имтиханнарны да e-mail аркылы тапшырырга туры килде. Билгеле, бу укытучыларыма бер дә ошамый иде. Безнең университет белән конкурентлык  итүче икенче бер университетның бер укытучысы минем китабыма («You Shut Up!») нигезләнеп диссертация яклады. Без аның белән танышып аралашып киттек. Аннан мине бу университетка  4 нче курс студентларына психология буенча лекцияләр укырга чакырдылар. Мин укыган университетта бу турыда белгәч, мине куып чыгардылар. Язмыштыр инде...

Дуслар...

Үзем күп эшләгәнгә күрә, үз эшендә аерылып торган кешеләр белән дуслашырга яратам. Иң якын дустым белән интернет аша танышкан идек. Шуннан бирле без аның белән Мушкетерлар кебек, бер-беребезгә адым саен булышып торабыз. Бүген ул Яңа Зеландиядә яшьләр арасында иң шәп узышчы. Үз каршына максат куеп бөтен көчен аны чынга ашыруга бирә белгән яшүсмерләрне хөрмәт итәм.

«You Shut Up!»

«You Shut Up!»инглиз теленнән татарчага «Авызыңны яп!» дип тәрҗемә ителә. Без бик күп бәхәсләшәбез, үзебезнекен тукыйбыз, ә авызны ябып, бер-беребезне тыңларга онытабыз. Олыларга  яшүсмерләр белән ничек уртак тел табу турындагы бу китап 2007 елда чыкты. Яңа Зеландия мәктәпләрендә шундый бер тәртип бар: укучылар арасыннан үз яшьтәшләренә  психологик яктан булыша алучы аерым кешеләрне сайлап куялар. Поблемаларың, эчке комплекслар турында бар кешегә дә сөйләп булмый ич инде, ә монда – үз яшьтәшең. Мин укучыларның шундый  «сердәше» идем. Китаптагы күп вакыйгалар да мәктәп чорыннан. Китабым бик гаугалы булды: ничек инде яшүсмер олыларны өйрәтеп китап язган?! Бигрәк тә кыз башы белән! Тик дөреслек минем якта – мин бит аңлашырга теләмәгән олыларның балалары тормышы белән яшим!  Гауга минем файдага гына булды, хәзер мине бу темага лекцияләр укырга, тренинглар үткәрергә Австралиягә дә чакыралар! Икенче китабым чыгып ята, өченчесен дә әзерләргә иде...

Үзеңне табу...

Кешеләргә булышырга яратам – зурларча тормышым шулай башланды. Киңәшем – күңелеңә яткан эшең, кызыксынуың бар икән – эшлә, акылыңны гына «кабызырга» онытма. Җир йөзендә үзләре булдыра алган эшләрне пропагандалаган бик күп яшүсмер яши. Мин дә алар арасында. Син дә кушыл!

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев