Логотип Идель
Ялкын

ВИДЕОБЛОГЕР АЙДАН МАМЕДОВА: "Я МУСУЛЬМАНКА И МНЕ СТРАШНО"

Айдан Мамедова исеме интернет белән дус булганнарга һәм ислам темасы белән кызыксынган кешеләргә яхшы таныш. Сарытау шәһәрендә яшәүче бу яшь журналист кыз ютьюбта “Блог мусульманки” исемле үз каналын булдырды. Ул безнең илдә ислам турында сөйләүче беренче видеоблогер хатын-кыз. Ул үз мисалында мөслимәләрнең тормыш рәвешен күрсәтә, сорауларга җавап бирә, көндәлек актуаль темаларны күтәрә. 

Аңа еш кына “Мин мөслимә булмасам да, яулык яба аламмы?”, “Минем егетем – мөселман, ә мин – христиан. Без өйләнешә алабызмы?” кебек сораулар яудыралар, киенү мәсьәләсеннән алып, ничек дога кылырга икәненә кадәр сорыйлар.

Айданның видеоязмалары мөслимәләр хакында халыкта формалашкан күп кенә стереотипларны җимерергә булыша. Бүгенге көндә аның ютьюбтагы каналына 130 000 артык язылучы, Инстаграмдагы битенә  46 000 артык язылучы бар. Алар арасында мөселманнар гына түгел, ә хәзерге җәмгыяттә бик акуталь булган тема – яулыклы кызлар темасы белән кызыксынучы, исламнан ерак кешеләр дә күп. Айдан бүгенге көндә “Алиф ТВ” каналында чыгучы “По вкусу и по карману” тапшыруында автор һәм алып баручы булып эшли.

Айданның кайбер кызыклы фикерләрен тәкъдим итәбез:
– Минем каналда иң популяр 3 минутлык видеоязма "Я - мусульманка, и мне страшно" дип атала. Ул социаль челтәрләрдә зур популярлык казанды. Мин аны Парижда булган теракттан соң яздырган идем. Бу котычкыч вакыйгадан соң, иртән йокыдан куркып уяндым. Күңелемдә булган хисләрне дәфтәр битенә язып куйдым: “Я Аллам, нәрсә бу минем белән? Безнең белән хәзер нәрсә булыр? Безнең урамга да бу кыргыйлык үтеп кермәсме? Хәзер безгә кемнән ныграк куркырга – ачулы халыктанмы, әллә террористларданмы?”

– Минем бер якын туганым баштарак блогер булуыма бик каршы чыкты. Ул – минем иң беренче тәнкыйтьчем дә, рухландыручым да иде. Бу туганым – ислам кануннары буенча яшәүче, журналист. Миңа: “Бөтен интернетка видео, фотолар кую, кеше күз алдында булу нәрсәгә сиңа?” – диде. Мин аңа: “Син Әзербайҗанда яшисең. Аңарчы Төркиядә, АКШ та яшәдең. Бездә халык андагы кебек дип уйлыйсыңмы? Безнең Россиядә күп кеше ислам турында бернәрсә белми. Аларга кызык, аларның беләсе килә! Алар безгә бераз сәеррәк, икенче дөнья кешеләре кебегрәк карый. Ә минем аларга мөслимәнең кемлеген аңлатасым килә. Мин Инстаграмдагы битемне шуның өчен дә һәркемгә ачык итеп куйдым, анда керәләр, фотолар карыйлар, уй-фикерләремне укыйлар һәм минем алар кебек үк кеше булуымны аңлыйлар. Һәм миңа язалар, рәхмәт әйтәләр. Аларның минем аркылы исламны аңлаулары мөһим”. Бу сүзләрдән соң абыем миңа башка каршы сүз әйтмәде, ә киресенчә, кирәк вакытта ярдәм итә башлады.



– Безнең заманда ачык булу һәм сөйләү таләп ителә. Бүгенге мөслимәләр яхшы хатын, кайгыртучан әни булудан тыш, җәмгыять тормышында да катнашырга, үрнәк күрсәтергә тиеш.
– Мин һәрвакыт журналист булырга теләдем. Минем өчен журналист – үз эше белән “авыручы” гына түгел, ә үзе һәм аудиториясенә карата һәрвакыт гадел булучы да.

– Мин әзербайҗан гаиләсендә тудым. Әти-әнием Аллага ышансалар да, ислам кануннарын үтәп яшәмәделәр. Әнием күптән түгел генә намазга басты. Миннән еш кына: “Ни өчен туганнарың яулыктан түгел?” – дип сорыйлар. Ул бит мәҗбүр итеп эшләнә торган эш түгел. Мин алар өчен дога кылып, аларга басым ясамыйча гына яхшы үрнәк күрсәтә алам. Якыннарымны бу эшкә өндәү күпкә авырырак.

– Безнең гаиләдә һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера булды. Безне үз милләтебез культурасында тәрбияләделәр. Әни һәрвакыт халык ризыклары: долма, люля-кебаб, овдух (окрошка), дюшбар, азербайҗан пловы пешерә. Кунаклар, туганнарыбыз еш килә. Безнең халык – нәселләренең зур булуы белән генә түгел, ә туганчылык хисләренең көчле булуы белән дә аерылып тора.

– Беренче тапкыр намаз укыганнарын 5 яшьлек чагымда, Әзербайҗанда кунакта булганда әбиемнән күрдем. Мин аның артыннан балаларча самимилек белән кабатлый идем. Сарытауга кайткач та үземчә намаз укырга тырыштым. 14 яшемдә кабат Әзербайҗанга баргач, мине абыем гарәп телендә 5 вакыт намаз укырга өйрәтте. Гаиләдә дини тәрбия булмаса да, шушы рәвешле Аллаһы Тәгаләгә тартылу хисе миңа кайдан килә? Моны аңлата алмыйм.


– Яулык ябуыма әтием теләктәшлек белдерсә дә, әнием нык каршы чыкты. “Кеше нәрсә әйтер? Кияүгә алучы булмас”, – дип борчылды. Мине үпкәләтүләреннән, кешеләрнең начар карашыннан курыкты. Мин аның белән бу темага бер генә тапкыр сөйләштем: “Әни! Син кызыңның ислам кушканча яшәвенә сөенергә генә тиеш. Минем бит үрнәк күрсәтүче беркемем булмады. Мин бит асфальтка ташлап, шуннан үсеп чыккан көнбагыш кебек. 100 процент ышандырып әйтәм: мин мөслимә булган чакта, беркайчан да сине ташламаячакмын, миңа динем болай эшләргә рөхсәт бирми. Мин исламда булганда һәрвакыт синең яныңда булып, син кушканча яшәрмен. Ә хиҗап мәсьәләсендә мин синең сүзне тыңлый алмыйм, чөнки яулык ябарга миңа Аллаһ үзе куша. Аның сүзе – минем өчен беренче урында”, – дидем. Әнием мине аңлады.

– Студент вакытта яулык аркасында бернинди дә каршылыклар чыкмады. Бервакыт автобуста барганда гына күңелсез хәл булган иде. Автобуска кергәч, бер хатын-кыз мине баштан аяк карап  чыкты да: ”Кызый, син болай кая җыендың? Дима, ишекне ач әле. Бу кыз безнең белән бармаячак”, – дип кычкырды. Мин каршы әйтмәдем, автобустан төшеп калдым. Бу хәл мине көчлерәк итте. Хәзер мине күргәч “Йә Аллам!” дип гаепләү өчен авыз ачучыларга,  мин көлеп: “Мине күргәч, һичьюгы Алланы искә төшердегез бит”, – дип кенә җавап бирәм.


– Сакал үстереп, мин – мөселман дип кабатлап йөрергә җиңел. Һәрвакыт үз өстеңдә эшләү, яхшы сүзләр генә сөйләү, кулыңнан килгәнчә күбрәк яхшы гамәлләр кылу – менә монысы иң авыры һәм иң мөһиме. Хәзер бөтен дөньяны исламофобия (ислам динендә булганнардан курку) каплады. Моның белән көрәшүнең бердәнбер юлы – ул яхшы үрнәк күрсәтү. Һәр мөселман үзенең исламның йөзе икәнен аңласа, бу болай булмас иде. Пәйгамбәребездән (с.г.в.) үрнәк алыйк: ул нинди генә вакытта да, хаттә сугыш барганда да, кешелек сыйфатларын югалтмаган: һәркемгә үзенең туганына кебек караган.

– Тискәре комментарийларны җавапсыз калдырам. Минем максат – үземне күрсәтү түгел. Бер генә кешегә булса да Исламның матурлыгын күрсәтә алсам – мин бик бәхетле.

Энҗе Ногманова әзерләде
//Интертат.ру//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев