Логотип Идель
Ялкын

"ТУТУАЗ ПЛАНЕТАСЫНА КУЗГАЛАБЫЗ!"

Җәүдәт Дәрзаман. «Бизмән йолдызлыгында» повесте (1992 елның май-июнь, июль-август, сентябрь-октябрь, ноябрь-декабрь саннарында басылган).


Гадәттәгечә төнге сменага эшкә чыгып киткәндә, күңелен нидер тырный Әсхәтнең. Күз алдында кызы Зөлфия белән улы Гайсә тора. Үзе эшләгән нефть суырта торган буровойда сәер хәлләр башланып, бөтен тракторлар, нефть вышкасы үзе дә упкынга оча башлагач, ул бу хиснең юктан гына булмавын аңлап ала. Ә инде үлдем, беттем дигәндә генә, кызы белән улының баш өстендә сөйләшүләрен ишетә. «Рухи-тронны тоташтыр, коткарыйк әтине!», ‒ дип ялвара улы, ә кызы исә: «Ярамый, абый. Җирдәге хәлләрне Җир кешеләре үзләре хәл итәргә тиеш», ‒ дип, туганына каршы төшә. Җитмәсә «Тутуаз планетасының кануннары катгый» дип тә өсти...


Әсхәт әле берни белми – кызы белән улының гәүдәләрен иске каравылчы йортында «салып» калдыруларын да, шул йорт янына ачлыктан йончыган карт бүренең килеп чыгасын да, озакламый Гайсә белән Зөлфиянең Хак Тәгалә каршында җавап тотачагын да, Бизмән йолдызлыгының Җир язмышын хәл итүдәге ролен дә...


Ә сез, теләсәгез, «Ялкын»ның 1992 елгы саннарында чыгып килгән «Бизмән йолдызлыгы» фантастик әсәренең дәвамын белә аласыз. Әлбәттә, сайттан!


Җәүдәт абый Дәрзаман. Андый абый турында ишеткәнегез бармы? Юкмыни?! Шулайдыр дип уйлаган идек аны! Тизрәк танышырга ашыгыгыз: Җәүдәт абый 1986-1994 елларда яраткан «Ялкын»ыбызның җаваплы сәркәтибе һәм баш редакторы булып эшләгән, язучы, шагыйрь, күпсанлы әкиятләр һәм җырлар авторы ул.


1945 елның 13 октябрендә Лениногорск районы Сугышлы авылында туган. Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, Казан дәүләт университетына укырга кергән. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан, аннан тагын укуын дәвам иткән. Күп еллар Татарстан радиокомитетында эшләгән. Җәүдәт абыйның башка әсәрләрен мәктәп дәреслекләреннән табып укый аласыз.1_РИСУНОК_ПЛАНЕТА БИЗМЭН


Робер Тьерри. «Кызыл бүре кызы Алона» (1992 елның гыйнвар, февраль, март-апрель саннарында басылган).


Индеецлар яши торган территорияләргә ак тәнлеләр дәгъва итә башлаган, башбаштак сугышлар, кан коюлар чоры бу Американың. Менә Эрик та прерияләр аша озын һәм куркыныч юлга кузгала. Ул газаплы үткәненнән качып китеп бара булса кирәк... Әмма юлдашлары юлда очраган кызыл тәнлеләргә агулы ром салынган мичкә ташлап калдыргач, ул урман эченә ялгызы кереп китә һәм ерткыч кугуарга юлыга. Кугуар артык якынлашмый да, читкә дә китми. Эзәрлекләп бара. Таулар арасыннан узганда, башына таш төшеп яралана һәм аңын югалта Эрик. Ә ул арада Кызыл Бүре исемле кызыл тәнлеләр башлыгының лагеренда башка сыймаслык хәбәр тарала – урманда яраланган ак тәнле пәйда булган һәм аның эзләре ерткыч хайван эзләре белән тоташа...


Ә Алона кем, ни өчен әсәр аның исеме белән атала, диярсез. Анысын инде сайттан укып белерсез.


Робер Тьерри – француз язучысы. «Кызыл бүре кызы Алона» әсәренең рус теленә тәрҗемәсе юк. Бу әсәр шуның белән дә уникаль – аны әдәбият галиме, язучы, телләр белгече Энгель абый Нигъмәтуллин журнал өчен француз теленнән турыдан-туры тәрҗемә иткән.


Энгель абый Нигъмәтуллин ‒ 1930 елның 6 ноябрендә туган. Әтисе, язучы Галимҗан Нигъмәти, заманында «халык дошманы» дип исәпләнгәнгә, Энгель абыйга югары уку йортларының ишекләре ябык була. Әмма ул бирешми, Казан дәүләт университетына укырга керә, аны уңышлы тәмамлый, аннан Мәскәү университетында чит телләр үзләштерә. Аспирантурада укып, галим булып китә. Чит телләрне яхшы белүе Энгель абыйның фәнни эшләрендә дә чагыла, ул күп еллар дәвамында татар әдәбияты белән чит телләр арасындагы бәйләнешләрне өйрәнә, китаплар чыгара. Университетта чит ил әдәбияты буенча лекцияләр укый.


[gallery columns="2" size="full" ids="5492,5494"]

Тавил ХАҖИӘХМӘТОВ бизәлеше. Рәсемнәр «Ялкын» архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев