Логотип Идель
Ялкын

ГАДӘТИ ТОРМЫШТА ЭТИКЕТ КАГЫЙДӘЛӘРЕ

ТӘКЪДИМНЕ, ӘЛБӘТТӘ, «ЯЛКЫН» ЯСАДЫ. БЕРӘР КӨННЕ ЧЫН ЛЕДИ БУЛЫП КЫНА ЙӨРЕП КАРА ӘЛЕ, ДИЛӘР. ЧЫН ЛЕДИ ИНДЕ – БӨТЕН ЭТИКЕТ ШАРТЛАРЫН ТУРЫ КИТЕРЕП, ТӘРТИПЛЕ ГЕНӘ ЙӨРҮ ДИГӘН СҮЗ. ФРАНЦУЗЛАРЧА!

РӘХИМ ИТЕГЕЗ, JE T'EN PRIE! КЫЗЛАРГА ЮЛ КУЯБЫЗ


Илүзә: Мәгълүматлардан күренгәнчә, бездәге укучы формасы һич кенә дә этикет кагыйдәләренә туры килми икән! Шуңа күрә бер көнгә форманы салып торырга туры килде. Аңа алмашка куе зәңгәр төстәге, ялтыравыклы төймәле, түшенә зур гына бер ал бантик кадалган блуза кидем. Итәк тә гадәти түгел: кинодагы апалар гына кия торганы. Класс җитәкчебез Резеда Равиловнага «сердце» ясамас өчен, кара төстәгесен сайладым. Аякта 12 сантиметрлы каблук (линейка белән махсус үлчәдем!).

 Тәҗрибә №1. Автобус тукталышы. 08:15.


Һәрвакыттагыча, төгәл 4 минутка соңга калдым. Әле ярый шофер Рәмис абый әйбәт:

– Журналист, сине көтеп тормый булмый инде! Минем турында да берәр шәп әйбер язарсың! – дигән була иде. (Рәхим ит, Рәмис абый!)

Бүген исә бар да бүтәнчә булды. Автобус ишеген каерып ачып, эчкә уздым һәм урыныма кереп утырдым. Миңа бер үк вакытта 17 пар күз төбәлде. Әдәпле генә исәнләштем, чын ледиларча итеп кенә утырдым. Бүтән вакыт әле алай, әле болай дип башымны катырып бетергән яшьтәшләрем бер генә тапкыр да сүз катмадылар.
 Нәтиҗә №1: ледиларга сүз дәшәргә куркалар икән...

этикет 1 Тәҗрибә №2. Мәктәп. 08:30.


Классташларым Раилә белән Регина мине баскычтан менгәндә үк күреп алдылар.

– Сәлам, кызый! Блузкаң зрә ништяк булган!

Рәхмәтемне әйттем дә, ары киттем. Ледилар күп сөйләшмиләр!

Кабинетка кердем. Монда да мине дус кызларым уратып алдылар.

– Карагыз әле моны, гупчи КЕНТ булган бит бу, малай! – дип, әйләндерә-әйләндерә карадылар. («Кент» безнең телдә бөтенләй башка сыймаслык, гаҗәеп бер нәрсә дигәнне аңлата.)
Нәтиҗә №2: чамадан тыш игътибар!

 Тәҗрибә №3. Резеда Равиловна! 09:00


Кызлар белән сөйләшеп утырганда класска Резеда Равиловна килеп керде. Керде... Мине күрде... Башта кызарды, аннары агарды, тагын кызарды, янә агарды...

– Гайнутдинова, что за вид у тебя?! Это что за блузка?! Еще и каблуки!? Я вам сколько раз говорила, строго школьная форма и 3-4 см каблук! Мне что, родителей в школу вызывать?!

Моны ишеткәч, инде мин агардым. Гафулар үтендем, бүтән алай киенмим дип антлар эчтем.
Нәтиҗә №3: беркайчан да, ишетәсеңме, беркайчан да, леди булам дип, мәктәпкә ал бантиклы блузка киеп килмә!

 Дустым!


Минем тәҗрибәләремнән күренгәнчә, мәктәпкә укучы формасыннан йөрсәң әйбәтрәк булыр. Каблуклар да киеп килә күрмә. Леди булуның хикмәте киемдә генә дип уйлаган идем мин. Алай түгел икән.

Үзем өчен нәтиҗә: леди сыйфатларын өйрәнергә вакыт табарга кирәк, Илүзә туташ!


Р.S.: Ничек кенә булмасын, бу тәҗрибә миңа ошады. Әле дә «Спрашивай.ру»дагы сәхифәмдә «Тагын кайчан теге блузкаңны киеп киләсең?» дип сорый анонимнар.

этикет 2Рафаэль: Ә миндәге үзгәрешне беркем сизмәде.


Джентльменнарча киенеп килдем инде югыйсә: кара галстук, ак яка, кара пиджак. Аяк киеме дә артык чистарудан тишелергә җитешкән. Өйдән чыгып китәр алдыннан киенү буенча барлык этика нормаларын да утәргә тырыштым... Оза-а-ак кына мәктәпкә керә алмыйча, укытучылар һәм кызларны алдан үткәреп җибәреп, җиңелчә генә баш кагып, ишек тоткасын сакларга туры килде. Кайберләренең хәтта аяк киемен салганда портфельләренә кадәр тотып торырга мәҗбүр булдым: кызларның шундый мөлаем елмаеп, «Рәхмәт» диюләре өчен ни генә эшләмәссең! Барысы да елмайды, ләкин берсе дә: «Рафаэль, сине бүген нинди чебен тешләде?» – дип сорамады.

Мәктәпкә керү белән укытучым Сәвия апа, сынау тулы күзләре белән генә елмаеп: «Рафаэль, сумкаларымны кабинетыма менгезеп куя алмассыңмы икән, зинһар өчен!? Астагы катта бераз эшләрем бар иде», – дип каршы алды. Бу гозерне дә үтәми калмадым. Монда да, баягыча, беркем дә минем үз-үземне тотышымда үзгәрешне сизмәде.
Көн дәвам итә торды. Ялгышлык белән төшеп киткән китап-дәфтәрләр, ручка-карандашларны алып бирүнең инде исәбен югалттым хәтта. Ачылган ишекләр, алга үткәрелгән халык артканнан-арта барды. Бу көнне «укырга» дигән уйны «тагын кая һәм кемгә үземнең этикет белүемне күрсәтим икән» дигән уйга күптән алмаштырган идем.

...Ләкин барыбер беркемне шаккаттырып булмады. Тәмам кәефем төште: ник болай икән соң бу?! Аннары кинәт башыма сукты: соң мин бит инде бала чактан бирле үк үземне шулай тотам бит! «Джентельмен» кушаматы беренче-икенче класста укыганда ук миңа чатнап ябышты ич!

Илүзә ГАЙНЕТДИНОВА
Рафаэль БИКТИМЕРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев