Логотип Идель
Ялкын

"ТЕАТР... МӘКТӘП ЭЛГЕЧЕННӘН БАШЛАНА"

ДУСТЫМ! ӘЙДӘ, КИТТЕК ТЕАТРГА! ТӨЯТЕРГӘ ТҮГЕЛ ИНДЕ! ТЕАТРГА! ПОЗИТИВ КҮТӘРЕНКЕ КӘЕФЕҢНЕ ҮЗЕҢ БЕЛӘН АЛ ДА, ЮЛГА КУЗГАЛЫЙК! БЕЗ БҮГЕН ТАТАРСТАННЫҢ ИКЕ РАЙОНЫ – АКТАНЫШ БЕЛӘН АПАСТА КУНАК БУЛЫП КАЙТЫРБЫЗ, ШУЛАЙ УК БАШКАЛАБЫЗ КАЗАНДА ДА ТУКТАЛЫРБЫЗ...


...Ә сәяхәтнең максаты  «Иделкәем» республика балалар һәм яшүсмерләр үзешчән театры һәм курчак театры коллективлары смотр-конкурсында катнашучыларның иҗаты белән якыннанрак танышу. Шулай итеп, киттек!..


Беренче тукталыш – Актаныш


Менә Актаныш районының гаҗәеп бер матур авылы – Яңа Әлемгә дә килеп җиттек. Тугызъеллык мәктәбендә барлыгы 107 укучы белем ала. Аларның 34е мәктәп каршында эшләп килүче «Серле дөнья» курчак театры түгәрәгенә йөри икән ләбаса! Курчаклар белән егетләр дә, кызлар да «уйный» бу белем йортында. Башта анда 7 генә кеше язылган булса, тора-бара түгәрәк белән башкалар да кызыксынып китә. «Теләк белдерүчеләр әле дә бар. Кызганыч, кече класс укучыларын ала алмыйбыз, чөнки ширма озын, сузылып бетә алмыйлар, буйлары кечкенә», − ди театр җитәкчесе Дилбәр Әнвәрова.


«Серле дөнья» 2007нче елда мәдәният министрлыгының 200 мең сумлык грантына ия була! Шул акчага яңа курчаклар булдырып, репертуарларын киңәйтүгә ирешкәннәр. «Ә аңарчы курчакларны кайдан алдыгыз, әллә үзегез ясадыгызмы?» – дигән сорауны бирмичә булдыра алмадым. «Безнең курчаклар ясау остасы – Нәсимә Фәтхиева. Башта ул ясаган 17ләп курчак белән куя идек спектакльләрне. Грант алгач, 30-40 курчак сатып алдык», − ди әңгәмәдәшем.


Кызлар кечкенәдән курчак белән уйнап үсәләр инде, ә менә егетләргә курчак тоттыру җиңел булмагандыр дип уйлаган идем – ялгышканмын икән. Әкият геройларын озак вакыт ширма артында тотып тору түземлек тә, сабырлык та таләп итә. Шуңа да труппада күбрәк егетләр шөгыльләнә икән. 9нчы сыйныф укучысы Илназ Муллануров: «Монда йөри башлагач, сәхнәдә үземне иркен тота башладым, әдәби телдә сөйләшергә өйрәндем, бәлки, кыюлык хисем дә арткандыр», – диде ул.


Икенче тукталыш – Апас


Чираттагы тукталышыбыз – Апас. «Мушкетерлар» театр студиясе җитәкчесе Миләүшә апа Алиуллина студиянең оешу тарихыннан башлады. «1977нче елның 1нче сентябрь көне иде. Берзаман төштән соң пионерлар йортына 3нче класс укучылары йөгереп керде. Урманга барган булганнар икән. Сүз арты сүз китеп, театр турында сөйләштек. Шул балаларның ымсынуы белән театр түгәрәге оешты да инде», − диде.


Баксаң, Г. Камал театры артисты Илдус Габдрахманов та Миләүшә апаның шәкерте икән. Бер очрашуга актер Ринат Таҗетдинов килгәч, мушкетер булып киенгән кечкенә Илдус: «Ринат абый, кайчан да булса мин дә сезнең белән уйнармын әле!» – дигән. Күрәсең, яшь мушкетерның сүзләре фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килгән.


Миләүшә апаның беренче куйган спектакле – «Читекле песи». Ул аны үзе тәрҗемә иткән. 20ләп баланың һәрберсенә роль җиткән. Туфан Миңнуллинның «Кулъяулык» (гореф-гадәтләрнең югалуы турында) спектакле белән авылларга гастрольләргә дә йөргәннәр. Авыл халкы яшь артистларны күреп: «Карале, болар чын артистлар кебек уйныйлар!» – дип шаккаткан.


Миләүшә апа Алиуллина бөтен студия исеменнән журнал аша «Сәләт» балалар иҗат үзәге директоры Лилия Сәгъдиевага зур рәхмәтен җиткерде. Кат-кат сорагач, язмый булдыра алмадык.


«Тор, шәкерт, җиттек...!», яки өченче тукталыш – Казан


Ниһаять, дәртле, моңлы, нурлы Казаныбызга да килеп җиттек. Без монда 149нчы лицейда кунак булдык. Андагы театр студиясен К. Тинчурин театры артисты Фернат Насыйбуллин җитәкли. «Иделкәем» бәйгесендә студия тамашачыга «Таз» шигырен сәхнәләштереп күрсәтте. Белгәнебезчә, Тукайның «Таз» әсәре тәмамланмаган, ә менә «Чулпан» студиясенә йөрүче мәктәп укучылары әсәргә җырлы-биюле күренешләр өстәп, йомгак эшләгәннәр.


«Теләсә кемне алмыйбыз, студиягә йөрүчедә килешле төс-кыяфәт, осталык, көр тавыш булырга тиеш. Һәм әлбәттә инде – җаваплылык», − ди Фернат әфәнде. «Таз»да уйнаучы артистлар – 8 талантлы егет. «Чулпан»ның тагын бер үзенчәлеге – биредә музыкага зур өстенлек бирелә. Мәсәлән, Рөстәм Вәлиевнең милли көйләрен бик яратып кулланалар икән. «Таз»да Коръән сүрәләре дә яңгырый.


Профессиональ актер буларак, Фернат әфәнде укучыларына киңәшләрен кызганмый: «Актерлык осталыгына ия булу тормышта бик кирәк ул, чөнки вакыты-вакыты белән куян булып та, бүре булып та уйныйсың. Сәхнәдә чыгыш ясау зур нәрсә. Хәтта бик оялчан бала да, рольгә кереп киткәч, үзгәрә, ачыла, үз фикерен курыкмыйча әйтә башлый», – ди Фернат әфәнде.


Әлеге язманы әзерләгәндә, «Ялкын»ның электрон почтасына Сарман районы Җәлил гимназиясе укучысы Галиева Чулпаннан хат килеп төште. Әлеге дә баягы галиҗанәп театр турында: «Ат җене кагылса, гомер буе атлардан аерылып булмый диләр, ә «театр җене» кагылса нәрсә була микән!? Сәламәтлек театрына килеп эләгүем әнә шул «җен»нән башланып китте. Без, яшь сәхнә сөючеләр, үз рольләребезгә җитди карадык. Нәрсә дисәң дә, мәктәп данын яклыйбыз. Ләкин: «Дәрес калдыруларыгызны аңлыйм, сез мәктәп данын яклыйсыз, ләкин бу тырышлыкларыгыз онытылачак, ә сезгә киләчәктә гыйлем кирәк», – дип, берәүнең әйткәне күңелемдә калды. Минем бу сүзләрне дөреслисем килә. Укучы төрле чараларда катнашып, коллектив белән эшләргә өйрәнә. Ә бу киләчәктә бик кирәк. Димәк, уку белән мәктәптән тыш чараларны бертигез алып бару – әйбәт гамәл.


Өзлексез репетицияләр... Үз сүзеңне инде төнлә уятып сорасалар да беләсең. Тик ул гына җитми шул! Иң мөһиме – күңелеңдәге барлык кичерешләрне дөрес кулланып, сәхнәдә үзеңне иркен тотарга өйрәнү. Шөкер, моны да ерып чыктык. Икенче мөһим әйбер – декорация-киемнәр. Уйлап кына карагыз: берничә минутлык әйбер өчен күпме кеше эшкә җигелә!


Тамашачы ике күзе белән дә сиңа төбәлгән. «Театр җене» кагылганын менә шунда сизәсең дә инде. Әллә кайдан яңа эмоцияләр агыла, кыланасы, образны ачасы килә башлый. Кыскасы, театр ул – чиксез дөнья!»


Уңышлар сезгә, кызлар-егетләр! Киләчәктә сезне профессиональ сәхнәләрдә дә күреп алкышлыйсы иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев