Логотип Идель
Ялкын

ТАУЛАР ЧАКЫРДЫ, ЯКИ КАРАТУНГА СӘЯХӘТ

Күптән түгел Апас районы Каратун мәктәбе укучылары һәм татар теле укытучысы Сәвия апа Тимуршинадан тау шуарга чакыру алдык. Кыш көне тау шумыйча калып буламы соң? Бигрәк тә үзебезнең күптәнге дусларыбыз чакырып торганда. Кыскасы, букчаларыбызны тиз генә җыйдык та, калын киемнәребезне алып кайтып киттек.

Күңел булганчы сөйләшеп утырдык, бер-беребезгә бүләкләр бирештек, туйганчы тау шудык.
Дусларыбыз, Каратун мәктәбенең уңышка ирешкән укучылары белән сезне дә таныштырырга телибез.

«ЯЛКЫН»НЫҢ ЯКЫН ДУСЛАРЫ

Гөлназ Зәкиева
10нчы сыйныф укучысы

Гөлназ Зәкиева

Җәмгыять фәнен ярата, журналистика белән кызыксына. Соңгы елда газета-журналлар белән мөнәсәбәте ныгыган, көн саен нидер язарга, үзе өчен яңалык ачарга тырыша. Журналист һәр нәрсәдән хәбәрдар, һәр мәсьәләгә карата үз фикер әйтә ала торган, киңкырлы шәхес дип саный. Күп һөнәрләрне үзләштерергә, бар нәрсәгә өлгерергә, күп кешеләр белән аралашырга теләгәнгә күрә журналистиканы сайларга ниятли. Үзен тулысынча гуманитарий дип саный. Җырларга, рәвес ясарга ярата. Журналистика белән дуслык барып чыкмаса, туризм өлкәсен караячак.
Яратмый: бертөрле тормышны. Һәрвакыт ниндидер яңалык, яңа очрашулар һәм яңа хисләр эзли
Сәясәтче булса: дингә игътибарны арттырыр иде

 

Фирүзә Садриева
9нчы сыйныф укучысы

Фирүзә Садриева
Бөтен көчен биреп имтиханнарга әзерләнә. Шуңа күрә күп кызыксынуларны читтә калдырып торырга туры килә ди ул. Фирүзә үзе журналист һөнәренә үлеп ашыйк. Берничә тапкыр «Алтын каләм» фестивалендә катнашкан. Ел саен шунда барып, зур тәҗрибә һәм яңа белем туплап кайта икән. Рәсемнәр ясый, видеосюжетлар төшерә һәм монтаж ясый. Бик яратып телләр өйрәнә. Нәкъ менә шуңа күрә быел инглиз теленнән имтихан бирәчәк. Киләчәктә үзен филолог яки тәрҗемәсе итеп күрә. Чит илләр күрергә, Америкада яшәп карарга хыяллана.
Яратмый: гаделсезлекне
Сәясәтче булса: районнарда һәм бигрәк тә авылларда профессиональ иҗат түгәрәкләре булдырыр иде

Илүзә Шәфигуллина
9нчы сыйныф укучысы

Илүзә Шәфигуллина
Кечкенәдән ветеринар булырга хыяллана, хайваннарны ярата. Дәү әтисе һөнәрен дәвам итәргә теләр иде, тик... 9нчы сыйныфтан соң Казанга укырга китеп, программист һөнәренә укырга керәчәк. ИКТ, биология фәннәренән имтихан сайлаган, хәзер бик тырышып әзерләнә. Илләр, телләр белән кызыксына. Үзлектән корея телен өйрәнә. 2015нче елда «Ялкын» белән бергә походта булып кайтканнан соң, Фирүзә белән бергә гитарада уйнарга өйрәнә башлаган. Эльнар абыйсы Байназаров илһамландырган.
Яратмый: физик билгеләргә карап, кешеләрне кимсетүне. Үзен башкалардан югары куючыларны күралмый.
Сәясәтче булса: югары уку йортларында белем бирүне бушлай итәр иде.

ЯШЬ БИЗНЕСМЕННАР

Каратун мәктәбенең үз бизменнары бар. Әйе, әйе, чын дөресе шул. 3 кыз бизнес ачу серләренә төшенгәннәр һәм үз проектларын ачып җибәргәннәр. Игътибар! Сезнең алда иң яшь бизменнар, сыйныфташлар һәм күршеләр – Эльвира, Айзилә һәм Адилә.

2015 елда кызларга ТР Бизнес компаниясе семинарына барырга һәм үз бизнесларын булдырырга тәкъдим килә, кызлар бик теләп ризалашалар. Авыл җирендә нинди бизнес ачарга була соң? Бигрәк тә гади мәктәп укучысы булсаң, нишләргә? Кызлар озак кына уйлашканнан соң, мәктәптә алган белемнәрен һәм осталыкларын «сатарга» булалар. Хезмәт дәресе кабинетында (кызлар аны остаханә дип атыйлар) тегү машиналары күп икән, үзләре тегә һәм чигә беләләр. Шуңа күрә кызлар милли орнаментлы, матур алъяпкыч, прихватка, чәйнек аслыклары тегеп сатарга хәл итәләр. Семинар-бәйге барышында кызларга идеяләрен тормышка ашырырга, зурларча проект төзергә өйрәтәләр. Беренче коймак төерле булган кебек, кызларның эше дә идеаль булып җитә алмый. Ләкин Эльвира, Айзилә һәм Адилә каршылыклар алдында тукталып кала торганнардан түгел. Кызлар, өйләренә кайткач, тагын да күбрәк эшләнмәләр тегәләр, проектларының җитешсезлекләрен төзәтеләр һәәәм... икенче елда 1нче урын яулап кайталар! Шул көннән башлап, баш-аяклары белән «бизнеска чумганнар».

Яшь бизнесменнар хәйриячелек белән шөгыльләнергә өлгерәләр. 2016 елның декабрендә кызлар, барлык әзер эшләрен җыеп, Казанга хәйрия ярминкәсенә киләләр. Шактый күп әйбер сатканнар һәм эшләгән акчаларының 52% ын хәйрия фондына тапшырганнар.

Бүген команда 5 кешедән тора. Яшь бизменнар компаниясенең үз (!) президенты (Эльвира), финанслар буенча вице-президенты (Айзилә), персонал сайлау буенча вице-президенты (Адилә), ИТК буенча вице-президент (Рүзәл) һәм маркетинг буенча вице-президенты (Адель) бар.

МӘКТӘПНЕҢ АСЫЛ УКУЧЫЛАРЫ

Фаил Дәүләтшин

[caption id="attachment_12793" align="aligncenter" width="1180"]Фаил и Адилә Фаил һәм Адилә[/caption]

1м 80см буйлы спортсмен. Балта остасы. Чибәр егет. + гитарада уйный. Болар барысы бер егет – Фаил турында. Фаил Апас районының волейбол җыелма командасында уйный. Татарстан Республикасы зоналарында волейбол буенча ярышларда катнаша.
Спорттан һәм укудан буш вакытта Фаил агачтан төрле җиһазлар ясый.
P.S.: Фаил безгә урындыклар ясап бирергә вәгъдә итте.

Артур Черкасов
5нче сыйныф укучысы

 


Садик яшеннән башлап хоккей белән җенләнә. 4 сыйныфтан Апас районының хоккей буенча җыелма командасы «Титан»да уйный. «АК БАРС» өчен җан ата. 5 дәрес укып арыган булса да, авырса да, ашыйсы килсә дә, хоккей тренировкасын калдырмый. Ярышларда катнашып, бөтен Татарстанны йөреп чыккан.
Ничек кенә булса да, әнинең сүзен тыңларга кирәк дип саный.

Адилә Исмагилова
9нчы сыйныф укучысы


Биюче. Нәфис сүз остасы. Созвездие-Йолдызлык бәйгесендә ел саен призлы урыннар ала. Атнага ике тапкыр, еш кына вакыт булуга, бию залына йөгерә. 9нчы сыйныфтан соң Казанга дизайнерлыкка укырга керергә хыяллана. Иске киемнәрне яңартырга, үзенә киемнәр тегәргә ярата. Тагын бер теләге – кунакханә сервисы белгечлеге алу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев