Ялкын
СТУДЕНТЛАРНЫҢ СӘЛАМӘТЛЕГЕ - ЫШАНЫЧЛЫ КУЛЛАРДА
Мәктәптән соң баласын чит шәһәргә укырга җибәргән ата-ананың борчылуын аңлау кыен түгел. Баланы бер белмәгән җиргә япа-ялгызын чыгарып җибәрдем дип бер борчылса, улы яки кызы авырый башласа, тагын тынгылыгын җуя алар.
Универсиада авылында урнашкан 4нче шәһәр студентлар сырхауханәсендә булганнан соң, Казанда укучы студентларның сәламәтлеге уңаеннан борчылып ятарга кирәкмидер дә дигән нәтиҗәгә килдем. Чын-чынлап ышанычлы кулларда алар. Мондый заманча, иркен (6 мең кв метр мәйданны биләгән дүрт катлы бина!) сырхауханә башкаларның төшенә дә кергәне юктыр әле.
Регистратурада студент Булат Мортазин белән аралашып алабыз.
– Монда студентлар гына булгач, башка сырхауханәләрдәге кебек зур чиратлар юк. Бу бик яхшы. Шәхсән үземнең инде өч еллап авырганым да юк, – ди егет.
Ә бүген нәрсә борчый соң, дип сораганымны сизми дә калдым. «Военкомат», – ди ул, көрсенеп. Ә менә Анголадан килгән I курс студенты Клавдия башы авыртудан зарланып алды. Табибларга беренче генә килүе түгел икән. Киләчәктә инглиз теле укытачак Максат Попыевның да (КТТУ) ике-өч көн инде медбелешмә тутыртып йөрүе.
2013 елда, Универсиада концепциясе кысаларында, спортчыларга, Студентлар спорты халыкара федерациясенә, аларның гаиләләренә, спорт чарасына аккредитацияләнгән затларга медицина хезмәте күрсәтү максатын күздә тотып төзелгән әлеге медицина үзәге – бүген шәһәр студентлары карамагында. Медицина тикшерүен тулысынча үткәрергә ярдәм итә торган заманча аппаратура белән җиһазландырылган үзәкнең өстенлеге бәхәссез. Һәм әйтергә кирәк, Универсиада мирасы лаеклы хезмәт итә. Шул ук вакытта биредә дәвалау белән генә шөгыльләнмичә, профилактикага да зур игътибар бирелә. Елына 38 мең (!) студентка профилактик медосмотр уздыру – бу инде уен эш түгел. Студент медосмотр узды да онытты түгел, аларны диспансер учетына куялар. Авырулары ачыкланганнарны алга таба тар белгечләргә–табибларга яздыралар. Кичектергесез ярдәм кирәк булганда, табибны тулай торакка чакыртырга да мөмкин. Җәмгысы республиканың 30лап югары уку йортына, 38 урта профессиональ белем бирү учреждениесенә хезмәт күрсәтә әлеге үзәк. Көн саен медицина ярдәме сорап 1200 студент мөрәҗәгать итсә, бу сан елына 270 меңгә җитә икән.
Кайда да җитешәләр
Үзәкнең баш табибы медицина фәннәре кандидаты Айрат Зыятдинов белән дә (рәсемдә) алар колачлаган эшләр хакында шактый сөйләштек.
– Үзәкнең филиалы югары технологияләр шәһәре – Иннополиста да бар. Без Республика клиник сырхауханәсе белән берлектә анда яшәүчеләргә дә медицина ярдәме күрсәтәбез. Универсиада авылында урнашкан IТ-лицей да безнең карамакта. Шул ук вакытта эре вузларда 10 филиалыбыз эшләп килә. Коллектив зур, бердәм. 207 кешенең 76сы – табиб, 66сы –урта медицина персоналы. Студентларның сәламәтлеген кайгырту өстенә, универсиада, ФИНА кебек эре халыкара чараларда беренчел санитар-медицина ярдәме күрсәтеп киләбез. Конфедерация кубогында да катнашабыз. Конфедерация кубогына жирәбә салу вакытында волонтерлар өчен җавап бирдек. Чиратта –Футбол буенча дөнья чемпионаты. Эшче һөнәрләре буенча «WorldSkills-2019» халыкара чемпионатында да медицина ярдәме күрсәтәчәкбез, – ди баш табиб.
Үзәктә 48 төр медицина ярдәме күрсәтелүе, киңәйтелгән физиотерапия бүлеге турында да горурланып сөйли ул. Чөнки чемпионатлар вакытында спортчылар алган травмалар иң күп очракта физиотерапия дәвалавы таләп итә, ди. Икенче урында стоматология тора икән.
– Безнең студентлар бер үк вакытта төрле спорт командалары составына кергәнлектән, ярышлар, зур тренировкалар алдыннан да, күнегүләр вакытында һәм соңыннан да медицина тикшерүе уздырабыз. Универсиада вакытында безнең тикшерүләр нигезендә спортчыларның йөрәк-кан тамырлары системасы эшчәнлегенең дөнья стандартлары да эшләнде. Универсиада вакытында республиканың барлык медицина учреждениеләре бик югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтте, чөнки әзерлек эшләре күпкә алдан башланган иде. Хезмәт күрсәтүгә кагыламы ул яки башка мәсьәләгәме — һәммәсе мөһим. Безнең белгечләр Мәскәүгә, Петербургка, Германиягә, Австриягә кадәр барып укып, өйрәнеп кайттылар. Пациентларга хезмәт күрсәтү стандартлары хакында әйдәп баручы клиникаларның әйдәр белгечләре килеп тә укытты, – ди Айрат Зыятдинов.
Клиника – үзе бер тәҗрибә базасы
Әлеге үзәк медицина юнәлешендә белем алучы студентларга үзенчәлекле тәҗрибә базасы булып та тора. Биредә Казан дәүләт медицина академиясенең, Казан дәүләт медицина университетының кафедралары бар. Шуңа да үзәк коридорларында ак халатлы студентларны очрату гадәти күренеш. Ординатура, интернатура узучылар да бар биредә.
– Бу звено бик мөһим. Чөнки нәкъ менә практика вакытында студентлар киләчәктә нинди юнәлеш буенча китәчәкләрен аңлыйлар. Бездә ел саен Казан дәүләт медицина университетыннан – 560, академиядән 300ләп студент практика уза. Әле бит соңыннан кемнәрдер биредә стоматология, физиотерапия, гинекология бүлекләрендә эшкә дә төпләнеп кала, – диләр җитәкчеләр.
Сырхауханәдә бер үк вакытта көндезге стационар да эшли. Дәвалану бушлай.
– Студентларда иң еш күзәтелә торган проблема, ул – нагрузканың күбәюе, вакытында ашамыйча ачлы-туклы йөрү, иммунитетның түбән булуы. Аннан мәктәптә укыганда медицина күзәтүләренә җиңел карау аркасында калкып чыккан проблемалар да шактый очрый, – ди гинекология бүлеге мөдире Светлана Шакирова.
Яшьләр белән турыдан-туры эшләүче үзәк буларак, әлбәттә, биредә заманча программалар актив кулланышта. Әйтик, табиблар белән социаль челтәрләрдә аралашу бик популяр. Мөрәҗәгатьләрнең 80 процентка якыны аралашу вакытында ук хәл ителә, диләр. Аноним кабул итүләрнең нәтиҗәсе дә бәхәссез. Әлеге программа кысаларында, җиде меңгә якын студент тиешле ярдәм алган.
Республиканың 30лап югары уку йортына, 38 урта профессиональ белем бирү учреждениесенә хезмәт күрсәтә әлеге үзәк. Көн саен медицина ярдәме сорап 1200 студент мөрәҗәгать итсә, бу сан елына 270 меңгә җитә.
Расиха ФӘИЗОВА
//Шәһри Казан//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев