Логотип Идель
Ялкын

"СОҢГЫ СОЛДАТ ТАБЫЛМЫЙЧА..."

 Без – Бөек Ватан сугышы ветераннарын исән килеш күргән соңгы буын. Кинолардан, китаплардан сугышны бер хатирә дип кенә белгән һәм кайвакыт артыгын белергә дә теләмәгән битараф буын... Тик кемнәрдер әле һаман җир куеныннан хәбәрсез югалганнарның калай медальонын эзли. Соңгы солдат табылмыйча сугыш бетми...


ЧЕРЕПАНОВЧЫЛАР


Михаил Валерьевич Черепанов –  Казан Кремленә урнашкан Бөек Ватан сугышы мемориаль музее җитәкчесе. Берничә ел элек, музейда тарихны өйрәнүгә багышланган дәресләр уздырырга кирәк дигән идея туа аңарда. Озак та үтми, Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗат йорты белән берлектә Хәрби дан  (Войнская слава) клубы эшли дә башлый. Михаил Валерьевич белән без дә нәкъ шул иҗат йортында А. Алиш музеенда очраштык. Юк, үзе генә түгел иде ул монда! 6нчы гимназиядән килгән егетләр инде баядан бирле музей өчен танк, корабль модельләре ясау белән мәшгуль. Алар музейда сугыш турында кинолар карыйлар, сугыш геройлары белән очрашалар, белешмәләр базасын карарга өйрәнәләр икән. Бу егетләрнең укытучысы – кайчандыр Кар десантында катнашкан Чулпан Гимадеева. Әнә, ишектән әле студентлар, әле мәктәп укучылары килеп керә. Менә шушы егетләр-кызлар инде ул, сугышның бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп, архивларда утырып, экспедицияләргә йөреп, кешеләргә хәбәрсез югалган туганнарын, якыннарын табарга булышучы, истәлекләрне чынбарлыкка әйләндерүчеләр! Бүген без түгәрәк өстәл ясап, эзтабарлар белән сөйләшергә җыендык. Кызлар-егетләр җыелган арада, Михаил Валерьевич үзләренең эше белән таныштыра:


– Музейга һәрвакыт булышчылар кирәк, волонтерлар, эзтабарлар. Әлбәттә, бу рольне студентлар һәм мәктәп укучылары башкара. Бүген миңа, әнә, Казан автотранспорт техникумы, КДУның тарих факультеты студентлары булыша. Әле менә дүрт отрядны чакырдым. 4-5нче класс укучылары да бар монда, булачак тарихчылар да. Бурычым: монда йөрүчеләрне экспедициягә әзерләү генә түгел, музейда, архивларда эшләргә өйрәтү. Бүгенге көндә Татарстанда 200 мең кеше сугышта һәбәрсез югалган дип санала. Аларны беркем дә эзләмәгән. Элек, дәреслекләрдә Татарстаннан 560 мең кеше фронтка киткән, шуларның 87 меңе генә үлгән дип санала иде.  Ә хәзерге исәпләүләр буенча 360 мең кеше сугышка кергән, шуларның 200 меңе хәбәрсез югалган. 200 000!!! Кемгә дә булса бу кешеләрне табарга, эзләргә кирәк бит! 26 томда Хәтер китабы нәшер иттек. Шүрлекләрдә тузан җыеп ята ул. Оныклар, балалар бернәрсә дә белми. 26нчы томны 1996 елда чыгардык, аларда соңрак табылган яңа мәгълүматлар юк. Шуңа мин балалардан хәбәрсез югалганнарның туганнарын табарга булышуын сорадым. Без хәзер  югалганнарның хәбәрен (кайда үлгән, кабере кайда, кайсы сугышта булган...) исән туганнарына җиткерү белән шөгыльләнәбез.


– Нинди юллар белән эзлисез?


– Матбугат, ТВ, радио аша. Иң эффектлы чара – телефоннан шалтырату, әлбәттә.  Югалган кешегез юкмы дип сорап, белешмәләр базасына керү. Шуны да әйтим, Татарстанның Хәтер китабын, иң беренче компьютерларда, мәктәпләрдәге өлкән класс укучылары эшләде!


Бер төркем булып 170нче һәм 177нче гимназия кызлары килеп керде. Алар “Истина” клубы әгъзалары булып чыкты. 7-8нче класс кызлары!!! Инде экспедицияләргә дә йөриләр икән!


Беренче килүчеләр музей экспонатларын каралып беттерде, соңга калучылар да биредә. Өстәл тирәли түгәрәкләндек! Уртада – Казан автотранспорт техникумында эшләп килүче “Авангард” командасы. Сүзне Андрей Абросов ала:


– Барысы да бер ел элек, техникумга Рахманова Татьяна Викторовна килгәч башланды. Башта сугышчан-спорт отряды булып оештык. Төрле спорт ярышларында катнаштык. Аннан укытучыбыз яңа идея бирде: сугышта һәбәрсез югалганнарны эзләү эшен башладык. Беренче экспедициябез Ленинград өлкәсендәге Низкий Пятачокка  булды. Җирне казуы бик авыр иде. Пуля, тимер калдыклары чыга башлагач, мавыгып киттек . Аннан башка әйберне анлыйсын. Сөякләрдә табылгач, тагын да тирәнрәк казу теләге туа. Кеше скелетын тулысы белән җыясы килә. Тик иң мөһиме сөякләр түгел, ә исемле медальон. Эзтабар өчен иң кадерле әйбер ул. Анда солдат турында бөтен мәгълүмат та була инде. Аның аша гына югалган кешене табылганнар исәбенә кертәләр.


Бөтен кеше дә экспидициягә йөрми, кемнәрдер анкеталар өйрәнә, фамилияләрне дөресләп төзәтү белән дә шөгыльләнә икән. Сүз иярә сүз чыгып, бу эзләнү отрядларына кемнең ничек килеп эләгүе турында сөйләшә башладык. Кызык эзләп килгән кеше күренми, һәркем нинди җитди эшкә алынганын, Ватан каршындагы җаваплылыгын аңлап, бу юлны сайлаган.


Сергей Потапов: “Эзтабарлар турында ишеттем дә, монда килдем. Дәү әни, дәү әти ягыннанда хәбәрсез югалган кешеләрем бар.  Мин аларның кайда хезмәт иткәннәрен белдем инде. Хәбәрсез югалганнарны эзләү мөһим һәм бик җитди эш. Без яшеренлеге алынган архивларда да эзләнәбез.”


Диләрә Гайнуллина: “Мин “Истина” отрядына өч ел элек йөри башладым. Отрядта мин –  азык-төлек начальнигы. Экспедициягә, барганда бөтен группаның туклануы өчен җавап бирәм. Эзтабар котелоклары буш тормаска тиеш! Апрель аенда Түбән Новгород өлкәсендәге Үлем Үзәненә барган идек, шул бик истә калган.  Без анда ун солдатның сөякләрен таптык”


Егетләр-кызларны сынап карарга булдым:


Ял көнне рәхәтләнеп өйдә утырмыйча, спорт секцияләренә, киноларга йөрмичә... Сезгә бу эш белән шөгыльләнү нигә кирәк инде?....


Мине бүлдереп төрле яклап җаваплар яварга кереште:


– Егетләр сугышка битараф кала алмый!


– Кемгәдер булышканыңны тоясың...


– Соңгы солдат табылмыйча, сугыш бетте дип әйтеп булмый...


– Хәбәрсез югалганнар проблемасын бездән башка аны чишүче юк!


  Без – югалганнарны онытмаучы Ватан!


– Яшь буынның бурычы ул. Без башкаларга үрнәк.


Сүзне яңадан Андрей ала: “Һәркем безнең тынычлык өчен сугышканны белергә тиеш! Әгәр без җиңелгән булсак, күпкә әйбәтрәк яшәр идек, дип уйлаучылар да бар бит! Чынлыкта Гитлерның планнары бөтенләй башка булган. Барысын да юк иткән! Безне җиңеп кенә ул туктамас иде. Ә безнекеләр аны туктаткан!”


Бу темага сөйләшү шактый кайнар булды. Җиңү-җиңелмәү мәсәләсе, Гитлерга карата мөнәсәбәтләр дә әйтелде. Чын тарихчыларча фикер йөртә болар! Шуннан Диләрә, дусларын эзгә төшереп: “Әнә безнең Гөлназ үзе бер солдат тапты,  – дип куйды. – Кемлеген дә ачыкладык – Шемакаев Янакай Шамакаевич Башкортостанннан иде.” Гөлназ үзе дә сүзгә кушыла: “Һәр кыз да урманга көрәк күтәреп пычрак казырга бармый. Син Ватанга хезмәт итәсең, бик файдалы әйбернең кисәкчеге булганыңны тою күңелне җылыта.”


Экспедициягә ничек әзерләнәсез, анда барырга теләгән кеше нәрсәгә әзер булырга тиеш?


– Зу-у-ур теләк булу, ә казырга өйрәтербез!!!


– Эзтабарның төп коралы көрәк һәм щуп. Агач, сөяк, тимер тавышын дөрес билгеләү мөһим! (Щуп – капшавыч, кармавыч. – автор )


– Казырга чыгып киткәнче, хәлиткеч сугышлар барган җирне картада билгелибез. Моны командир эшли.


Беляев Николай: “Минем эшем –  карталар белән бәйле. Карталарда сугыш урыннарын билгеләү өчен нинди сугышлар булганын, кем белән кем бәрелешкәнне ачыклау.”


Даша Харитонова: “Зур рюкзак күтәреп чыгып китү кызлар эше түгел инде, тик миңа ошый! Экспедициягә чыгып киткәнче  мораль яктан әзерләнәбез, урманга походларга барабыз. Кызлар күбрәк дежур тора. Башкалар эшләгәндә, ашарга  әзерлисең. Ә рюкзакларга караганда, пычрак уралган зур резин итекләрне сөйрәп бару тагын да авыррак! Төшеп калмасын дип, бәйләп куйган очраклар да булды. Палаткаларда яшәдек. Мин моны ХӘТЕР өчен эшлим. Үзебезне яштәшләребез өчен үрнәк дип уйлыйм. Бигрәк тә культура, әхлак кыйммәтләре түбән төшкән заманда.“


Ә үзегезгә, истәлеккә берәр әйбер алып калганыгыз булдымы?


– Әйе! Кашык, гильза, пуля, каска, котелоклар була инде ул гадәттә.


– Ә без техникумда, үзебез тапкан әйберләрне җыеп, музей ясап куйдык.  Ләкин аларга игтибар итүче, кыйммәтен аңларга тырышучылар булды дип әйтмәс идем...


Түгәрәк өстәл янындагы сөйләшүне Казан автотранспорт техникумы укытучы, “Авангард” командасы җитәкчесе Татьяна Рахманова тәмамлады:


– Берәр вакыт, өегезгә телефоннан шалтыратып, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган туганнарыгыз юкмы, дип сорасалар, трубканы куярга ашыкмагыз. Без шулай итеп кешеләр белән элемтәгә керәбез, якыннарын табарга булышабыз. Күпләргә ярдәмебез дә тиде инде.  Казу эшләре һәрвакытта да без көткән нәтиҗәләрне бирми. Ә телефон аша аралашып, сорашып була. “Авангард” командасы бушка эшли. Күпләр хәзер файда эзли, тик без үз эшебезне Туган илгә карата батырлык дип саныйбыз.


БОРЧУ


Кешеләрнең КЫЗЫКСЫНУЫ булсын иде! Безнең сөйләшүдә яңгыраган төп фикер булды бу.


Даша: “ Тик кайберәүләрне музейга тартып кертеп тә булмый. Кешеләрнең битарафлыгын ничек бетерергә?”


Андрей: “Безнең нәрсә эшләвебезне белмичә, аңламыйча, медаль эзләп йөрисезме,  дип көлүчеләр бар. Безне аңлау дәүләттән башлансын иде. Отрядны зурайтасы килә. Без бу эшебез өчен акча алмыйбыз. Экспедициягә дә үз акчабызга барабыз. Безне дәүләт финансласын иде.”


Михаил Черепанов: “Кемгә барып мөрәҗәгать итсәк тә, бар кеше дә, зур эшләр эшлисез дип безне канатлы сүзләр белән хуплый. Тик менә эшли башлагач, барысы да укучылар, студентлар, энтузиаст укытучылар җилкәсенә төшеп кала...”


Сорау: Без ник БИТАРАФ?


Кар десанты – Татарстандагы эзтабарлар хәрәкәте. Алар сугыш булган урыннарда казу эшләре алып бара. Эзтабарның бурычы – ятып калган солдатларның сөякләрен җыеп, барлап, Туганнар каберлегенә күмү.


Белешмә


Эзтабарлар отрядына кушылырга теләүчеләр яки хәбәрсез югалган туганнарын табарга теләүчеләр әлеге адресларга мөрәҗәгать итә ала:


Бөек Ватан Сугышы мемориал-музее. Кремль. Телефоны: 567-80-44;


Казан Автотранспорт техникумы. Карбышев урамы, 64 нче йорт. Телефоны: 229-48-72.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев