«СЕЗНЕҢ КОЯШЫГЫЗ ТӨЕНЕН КАЙДА ЧИШӘ?»

«Хуун-Хуур-Ту» –Тыва теленнән тәрҗемә итсәк, «кояшның, төенен чишеп, болытлар арасыннан як-якка таралуы» дигән мәгънәгә ия. Ягъни, тамак җыруын башкарганда, тавыш та шулай – бер төйнәлештән, нур сыман, чәчелеп китә дә тарала-тарала-тарала.

Рәсми рәвештә Тыва музыкасын Нобель премиясе иясе, атаклы физик Ричард Фейнман ачкан, диләр. Имеш, ул гомере буе Тывада булып кайтырга хыялланган, әмма совет визасын юнәтә алмаганга, хыялы да тормышка ашмаган. Шулай да тыва тамак җырулары тупланган язманы этномузыкант Теодор Левинга тыңлатып карый ул. Соңгысы бу аһәңнәрдән шулкадәр тәэсирләнә ки, кичекмәстән «коточкыч авазлар»ның ияләрен күрергә тели.

1987 елда Теодор Левин Тыва Совет республикасына экспедиция оештыру бәхетенә ирешә. Тывага аяк баскан чит ил кешеләреннән беренчеләр исемлегендә ул.

Кызылга барып җиткәч, Левин шәһәр читендәге ташландык баракларда ачлы-туклы яшәүче 4 музыкант белән таныша. Бу әлеге дә баягы «Хуун-Хуур-Ту» төркеме була да инде. Дөрес, ул чакта төркем «Кунгуртук» исемен йөртә әле.

Җыруларын тыңлаганнан соң, Левин музыкантларны АКШна чакыра. Шуннан башлана да инде... Хәзер аларны дөнья этно музыка сәнгатендәге иң шәп төркемнәрнең берсе дип исәплиләр, җир шарының теләсә кайсы почмагында көтеп алалар, алкышлыйлар, алар белән уртак язмалар эшләргә хыялланалар.

13 март көнне алар – Казанда.
Дулкынланып көтәм...
Ул кичне кояш,
төенен чишеп,
Татар дәүләт филармониясе
сәхнәсендә
чәчеләчәк.x_3f7e4b53

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 17 май 2021 - 15:56
    «БЕЗГӘ КҮРЕШЕРГӘ КИРӘК!» Хатлар буенча әзерләнгән котлау тапшыруларын электән дә үз иткән Рәбисә апа аягын сындырып, урын-җир өстенә калгач, бөтенләе белән калдырмый торган булып китте. Берсеннән-берсе матур итеп язылган эчтәлекле хатларны тыңлаганда, кәефнең юк чагы булса да, күңелләре күтәрелеп китә. Бер дә юкка, татлы тел тимер капканы ачар, димәгәннәр. 
    754
    0
    0
  • 22 май 2021 - 11:35
    ЗАМАНЧА СУ АНАСЫ ЯКИ КВАДРОКОПТЕР МАҖАРАСЫ Кәримне Өчиледә барсы да белә иде. Ул алай начар малай түгел. Кайчан карама – теге яки бу эш белән мәшгуль. Укудан кайткач, өйне җыештыра, савыт-сабаны юа. Соңыннан тышка чыгып, малларны карый. Тыштагы эшләрен бетереп керүгә, әнисе дә кайтып җитә.
    698
    0
    1
  • 26 май 2021 - 17:40
    САБАНТУЙГА КАРШЫ КИЧ Юлы уңарга тиеш бүген Нәргизәнең. Иртәдән болытлы торган күк йөзе, өйләдән соң кинәт ачылып китте дә, ялтырап кояш чыкты. Соңгы зачетын тапшырып, университет баскычларыннан йөгерә-йөгерә тукталышка ашыкты кыз. Хәзер тиз генә бүлмәсенә кереп, юл сумкасын алыр да, электричкага чыгар. Кыз җәлт кенә кул сәгатенә күз төшерде. Өлгерергә тиеш, электричка китәргә сәгатьтән артык вакыт бар әле.
    514
    0
    0

Блоглар