Логотип Идель
Ялкын

СӘЛӘТ АЛАНЫНА НИНДИ СИМКА АЛЫРГА?

Тиздән, хәтта бик тиздән Сәләт Раушан аланы үз эшен башлаячак. Исемлеккә эләккән һәр сәлкеш бу көнне түземсезләнеп көтә инде. Шул ук вакытта әзерлек тә бара: нинди кием алырга, музыка коралларын күтәреп йөрергәме быел, нәутбук кирәкме? Ә иң мөһиме, телефонга нинди оператор сим-картасын куярга, "Йолдызлы" территориясендә кайсы әйбәтрәк тота икән? 


Без барыбыз да беләбез, бүген телефон кешеләр тормышында иң мөһим урынны алып тора. Cәләт - балаларга махсус гаджетларсыз, Интернетсыз ял итсен, игътибарын укуга, иҗатка юнәлтсен өчен бөтен шартларны да тудырган мохит. Монысы әйбәт, билгеле. Әмма әти-әниләр турында да онытмаска кирәк, алар борчыла бит. Ә әти-әниләр белән элемтәгә чыгуның биредә бердәнбер юлы – телефон.


сәләтӘ телефоның тотмаса нишләргә?! Раушан аланын урман уратып алган бит. Балалар табигатьтә саф һава сулый-сулый ял итәргә тиеш, үзегез аңлыйсыз. Әмма урман эчендә телефон белән маҗаралар башлана. Нинди генә хәйлә тапмыйбыз без алар тотсын өчен.
Без, тәҗрибәле сәлкешләр, былтыр эксперимент үткәреп карарга булдык. Кайсы операторлар яхшырак тота - шуны тикшердек. Эксперимент нәтиҗәсен сезгә дә тәкъдим итәбез, быелгы алан өчен файдасы тиеп куяр.



Сәләт бүлмәләрендә


сәләт

Көннең бик аз вакыты корпусларда үтсә дә, телефоннар гадәттә монда егәр җыя, розетка саклый, чәйникләр белән сугыша. Ә корпуста нинди оператор ничек тота соң?


















оператор



МТС



Билайн



Мегафон



НСС



тота



° ° ° ° °



° °



° ° °



°



Футбол кырында

сәләт

Сәләт халкында корпуслар артына чыксаң, телефон яхшырак тотарга мөмкин дигән ышану яши. Һәм күп халык телефоннан сөйләшергә футбол кырына йөри. Ә телефоннар анда болайрак тота:


















оператор



МТС



Билайн



Мегафон



НСС



тота



° ° ° ° 



° ° ° °



° ° °



°



Агач янында


сәләт

Телефоннан сөйләшү өчен тагын бер популяр урын - ашханә янындагы агач.  Ни өчен икәне әле ачык кына билгеле дә түгел, әллә Сәләт ашлары сәлкешләр хәтерендә әти-әниләре образын уятамы, әллә инде физика кануннарына ышанып шулай итәләрме.


















оператор



МТС



Билайн



Мегафон



НСС



тота



° ° ° ° 



° ° ° ° ° 



° ° 



°



Югарыга чөйгәндә


сәләт

Әйе, без бу вариантны да тикшереп карадык. Әйтергә кирәк, НСС өчен бу иң кулай сөйләшү рәвешләренең берсе булып чыкты.


















оператор



МТС



Билайн



Мегафон



НСС



тота



° ° ° ° 



° ° ° °



° ° 



° ° 



Антенна урынына агач ботагы беркеткәндә


сәләт

Оста куллар түгәрәгенә йөрүчеләр мондый вариантны да тикшереп карады. Һәм нәтиҗәләре бик кызык килеп чыкты моның:


















оператор



МТС



Билайн



Мегафон



НСС



тота



° ° ° ° °



° ° ° ° ° 



° ° °



° ° 



Нәтиҗәдә


Күреп торасыз, абсолют аутсайдер булып НСС (Ростелеком) калды. Хәле буенча аннан бераз гына алдынгы – Мегафон. Ә Билайн белән МТСның көчләре бер чама. Быел Сәләт Раушанга баручы, сәлкеш исемен йөртәчәк кызлар-малайларга боларны белеп тору файдалы булыр дип ышанабыз.  Тиешле операторлар белән дуслаша торыгыз!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев