Логотип Идель
Ялкын

САГЫНУ [ТӘНЗИЛӘ РУС ТЕЛЕН ӨЙРӘНӘ]

Тәнзилә абзыкаларының икенче каттагы фатирларыннан ишегалдына чыкты да, гадәттәгечә, йөземнәр күләгәсендәге иң тәбәнәк эскәмиягә барып утырды. Кояш күтәрелгәндә дә көн эссесе монда әллә ни сизелми. Аяк астында ком да тузан гына. Тәнзилә чыбык белән шул тузанга рәсемнәр ясарга ярата. Ясый да сыпырып ала, ясый да сыпырып ала. Шул сыпырып ташлаган рәсемнәренә иксез-чиксез хыяллары да сыя аның. Менә бусы – аларның авылдагы өе.

Урам якка караган тәрәзә төпләрендә тамчы гөлләр үсә. Тәрәзә буенда гына өстәл, алар, гаиләләре белән, көлешә-көлешә сөйләшеп, чәй эчеп утыралар. Әткәсенең дә исән чагы, менә әнкәсе, энекәше, үзе... Ә монда, Ашхабадтагы абзыкаларының тәрәзә төпләрендә гөлләр үсми. Киресенчә, кояш кызуы кермәсен өчен, итәкләре идәнгә үк тиеп торган авыр пәрдәләр белән томалыйлар аларны. Исеме дә пәрдә түгел, штора икән. Ә Тәнзилә рәсемендәге тәрәзәгә читләре челтәрләп чигелгән ак пәрдәләр эленгән...

– Опять рисуешь? – Күрше кызы Люданың кинәт эндәшүеннән Тәнзилә сискәнеп китте. Тотлыгыбрак:

– Ә-әйе, – дип җавап кайтарды да, аннары русчага әйләндереп: – Да, – дип өстәде.

Тәнзиләнең Ашхабадка килүенә әле бер генә ай. Аяклары авыртып, больниста ятып чыкканнан соң, кайнар комда дәваланырга дип, абзалары чакыртып алган иде аны. Бертуган энесе белән килене үзләре чакырып торгач, әнкәсе дә каршы килеп тормады: «Тәвәккәллик булмаса, русча да өйрәнеп кайтырсың», – диде кызына.

тәнзилә 1

Әйтүе генә җиңел, әнә, русча эндәшкәннәренә һаман да татарча җавап биреп азаплана бит әле. Тәнзиләдән бер генә яшькә олы Людадан башка ишегалдында уйнарга иптәш тә юк. Җәйге каникул булганга, бүтән балалар кайсы – әби-бабасына, кайсы – лагерьларга ял итәргә китеп беткән. Мәхмүт абзыкасының уллары да лагерьда.

– Ну, расскажи, что ты рисуешь?


Люда чын күңелдән кызыксына, шуңа да Тәнзилә, татарчасын-русчасын катнаштыра-катнаштыра, туган авылы, андагы өйләр, тәрәзә төбендәге гөлләр турында сөйләргә керешә. Тик тамчы гөлне русчага әйләндерә алмый, тузанга рәсемен генә ясап күрсәтә. Син, мөгаен, рәссам булырсың, ди Люда, аннары үзенең укытучы булырга теләве белән уртаклаша.

– Кара әле, – ди бераздан, – әйдә, мин сиңа өченче класс дәреслегеннән рус телен өйрәтәм. Кагыйдәләрне ятлатам, күнегүләр эшләтәм. Мин быел дүртенчегә барам бит, ә өченче класс китабын үзеңә бүләк итәрмен.

Йөземнәр күләгәсендә башланган «дәресләр» уеннар белән алышына, Людалар фатирына күтәрелеп, кәгазь курчаклар кисәргә, аларга берсеннән-берсе матур күлмәк фасоннары уйларга керешәләр. Шкафта эленеп торган күлмәкләр дә эшкә җигелә. Люда берәм-берәм әнисенең күлмәкләрен киеп күрсәтә. Идәнгә тигән итәкләрен чеметеп кенә күтәреп, бөтерелеп бии башлый, Тәнзиләне дә үзенә ияртә.

– Таня, ә син песок сибелгән ипи яратасыңмы? Әйдә, капкалап алыйк, – диде бер көнне дусты. Аш бүлмәсенә узышлый, Тәнзилә як-ягына карангандай итеп:

– Люда, монда Таня дигән кыз юк бит, син дә мин генә, – диюе булды, дусты кычкырып көлеп җибәрде:


– Ә мин бит сиңа әйтәм, русча исемең шулай булсын әйдә! Җайлырак ич. Тутырып әйткәндә, минем дә исемем озын – Люд-ми-ла.

– Татарда исем үзгәрми. Мин – Тәнзилә, – диде кыз үҗәтләнеп. Ипи телемнәренә шикәр комы сибеп маташкан Люда бәхәсләшеп тормады, елмайды гына:

– Ярар, борчылма, синеңчә булыр, – диде. Әле дә ярый, ә нигә соң синең Мәхмүт абзаң дядя Миша булып йөри, дип сорамады. Алай дисәң, аның Мәхмүт абый икәнлеген белүче дә юктыр әле, мөгаен. Тәнзилә шикәрле ипигә үрелгәндә, кулы ялгыш өстәлдәге чәчәк вазасына орынды да, ваза, идәнгә төшеп, чәлпәрәмә килде. Кирәк бит, нәкъ шул мәлдә өйгә Люданың әнисе – тетя Надя кайтып керде. Аның:

– Нишләдегез анда? – дигән соравы Тәнзиләне тагын да каушатты, ул инде елап җибәрергә дә әзер иде, әмма Люда:

– Әни, гафу ит, мин аны ялгыш төшереп җибәрдем, – дип әйтергә өлгерде. Чит өйдә, чит кеше әйберенә зыян китергән Тәнзиләнең: «Юк, ул түгел, мин гаепле», – дип әйтергә көче җитмәде.

тәнзилә 2

Кич белән ул әнисенә хат язды. Люда исемле дус кызы турында да, аның ярдәме белән инде русча әйбәт кенә сөйләшә башлавы, тик барыбер эчтән генә үз-үзе белән татарча сөйләшеп йөрүе турында да... Язды да уйга калды: ә бәлки аңа, эчтән генә сөйләшкәндә дә, русчага күчәргә кирәктер?

Хәзер инде ул тузанга ясый торган рәсемнәренә русча «текстлар» уйлый, тиз генә исенә төшмәгән сүзләрдә бераз тоткарланып та тора. Бу юлы кое буена илтә торган тыкрыкны сызгалый, әнә, көянтә-чиләген асып, күрше Дания апа суга бара. «Тыкрык» русча ничек була соң әле, ә көянтә? Дядя Миша рейстан кайткач, аңардан сорар әле. Ул очучы, самолеты белән башка шәһәрләргә оча, икешәр-өчәр көн өйдә булмый. Төрле шәһәрләрдән төрле күчтәнәчләр алып кайта. Мәскәүдән – әфлисун, зефир, Симферопольдән – гладиолус букетлары, чиләге белән черешня... Ашхабадта йөзем, карбыз-кавын мул булса да, чия-черешнялар үсми шул. Карлыган, кура җиләге дә юк.

Дядя Миша, сораган сүзләрен аңлатып бирсә дә, Тәнзилә белән русча сөйләшә, тизрәк өйрәнерсең, ди, ә җиңгәсе – тетя Лена – татарчаны, үзе әйтмешли, «не бельмес». Рейстан буш көннәрендә абзыкасы Караком чүленә мылтык тотып ауга чыга, кыр күгәрченнәре атып кайткалый. Тетя Лена аларны йолкып, чистартып, аш пешерә. Авылда әнкәсе пешергән тавык шулпасын хәтерләтә ул.


Дядя Миша бу рейстан черешня алып кайтты. Тетя Лена аннан компот кайнатачак. Их, Люданы да сыйлыйсы иде бит! Аның әтисе – дядя Жора очучы түгел, аэропортта механик. Лоджияләренең Тәнзиләләрнеке белән чиктәш стенасы да инструментлар, тимер-томыр белән тулы шүрлекләрдән гыйбарәт. Аларны зур чаршау белән каплаганнар. Әнә шул тимер-томырны үзләренчә кулланырга булды кызлар. Дөресрәге – төрле-төрле үлчәмдәге борауларын. Люда борау белән ике арадагы такта стенаны тишә дә, Тәнзилә бу яктан шул тишек аша черешняларны озата. Фикерләре шәбен-шәп иде дә бит, ясалган тишекләргә черешнялар сыймый гына! Шулай итеп, эреле-ваклы өч тишек тишелде, әмма берсе дә кызлар теләгәнчә үк килеп чыкмады. Черешнялар сытылып бетте, сыйлашуның яме китте. Люда теге яктан чаршавын каплап куйды, ә бу якта бит – шыр ачык стена!

тәнзилә 3

Эштән кайтып керүгә үк, тетя Ленаның карашы шул тишекләргә төбәлде. Һәм аның беренче соравы: «Кем атты?» – булды. «Без... Люда белән...» – дип авыз эченнән «ботка пешерде» Тәнзилә. Әмма тишекләрнең ядрә белән түгел, борау белән тишелгәнен аңлатып бетергәнче, җиңгәсенең башыннан нинди уйлар кичеп өлгергәндер, анысын ул үзе генә белә. Люданы сатасы килмәсә дә, Тәнзилә гаепне үз өстенә алырлык хәйләсен таба алмады. Ни дисәң дә, бораулар аның ягында иде шул. Ике гаиләдә дә ярыйсы гына пешерделәр үзләрен. Аннары, уйлап табучылык сәләтен бәяләпме, икесенә дә унар тиен акча тоттырып, туңдырма алырга җибәрделәр. Аэропорт ишегалдындагы бәләкәй лотоктан туңдырманы катыргы стаканнарга үлчәп салып бирәләр. Кызлар әнә шунда юнәлде. Йөзәр граммлы ике «сливочный морожный» үлчәтте Люда. Сатучы апа туңдырманы үлчәгәндә үк, аның сливалы түгел, йөземле булуына шаккатып карап торды Тәнзилә. Янәшәдәге эскәмиягә утырып, кечкенә агач калак белән туңдырмаларын ашарга тотынгач, Людадан:

– Ә кая соң моның сливасы? – дип сорыйсы итте.


– Нинди слива ул?


– Туңдырманы үзең сливочный дидең ич!


Хәзер инде Людага гаҗәпләнергә калды. Аннары, эшнең нидә икәнен аңлагач, Тәнзиләгә сливочный белән слива арасындагы аерманы төшендереп бирде. Баксаң, ул «сөт өстеннән ясалган» дигәнне белдерә, ә сливалы мәгънәсендә «сливовый» дип сөйлиләр икән.

тәнзилә 4

Кич белән Тәнзилә тагын әнисенә хат язды. Эшләгән гаепләрен дә, ясаган ачышларын да яшереп тормады. «Килеп ал инде мине, әнкәй, бик сагындым сезне. Йөземле морожныйлары да, черешнялары да кирәкми. Үзебезнең бакчадагы карлыганга, син оеткан катыкка җитми инде», – диде. Ә төнлә шундый төш күрде. Күрше авылдагы апаларына кунакка барган икән дә, ни өчендер аларда озаккарак калган икән. Үз авылларына нибары ярты гына чакрым лабаса, нишләп монда ята соң ул? Тәнзилә тиз генә сикереп торырга да авылына тәпиләргә булды. Һәм... чыннан да торып утырды!

Тик... бу бөтенләй башка бүлмә икән ич, күрше авыл гына түгел, җир читендәге Ашхабад икән ич! Бар, тәпиләп кайтып җитеп кара! Кыз, күңелсезләнеп, кабат урынына ятты, эчтән генә үз-үзенә: «Успокойся, спи, спи...» – дип кабатлады.


Моннан соң да Тәнзиләгә ярты еллап абзыкаларында торасы, рус мәктәбенә укырга барасы, яңа дуслар табасы бар иде әле. Аңа кадәр абзыкасының уллары Саша белән Сергей да лагерьдан кайтты, бергә-бергә күңелле итеп яши башладылар. Тәнзиләнең әнисе килергә җыенса да, Ашхабадтан аңа: «Бала монда ияләшеп китте, әлегә күңелен алгысытып йөрмә, берәр ел монда укысын әле, сәламәтлеге дә ныгысын», – дигән хат килде. Кара, анысы турында уйлый да белмәгән икән Тәнзилә: җәй буе көн саен аякларын комга күмдереп утыртуларын да, әледән-әле шәһәрдән бер чакрымдагы Караком каналында су коенып йөрүләрен дә, тетя Лена эшләгән поликлиникада тешләрен дәвалатуны да уен итеп кенә кабул иткән бит. Шулай да түзмәде әнисе, озын юлларны кыскартып, кышкы каникул вакытында Ашхабадка килеп җитте. Самолеттан төшүче әнисенең каршына йөгергәндә, үзен русча уйларга өйрәтеп бетергән Тәнзилә: «Әнкә-ә-әй!» – дип кычкырырга авызын ачты да, әйтә белмәмдер, ахры, дип кыенсынып: «Ма-ма», – дип пышылдады... Хәзер инде аның кабат үз-үзен татарча уйларга өйрәтәсе, булдыра алмам, дигән шик-шөбһәләрен җиңеп, холкындагы кыюсызлык галәмәтләрен тәвәккәллек белән җимерергә керешәсе бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев