Логотип Идель
Ялкын

РУЛЬ АРТЫНДА СЕЛФИ - САБАК БУЛЫРМЫ?

Без бүген тормышыбызны гадҗетлардан, бигрәк тә селфидан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Лифтка керсәк тә, очрашуга барсак та, селфи ясарга ашыга яшьләр. Ләкин кайвакытта руль артында барганда да, смартфонны тынычлыкта калдырмый алар. Юллардагы һәлакәтләрнең күбесенә әле дә баягы шул селфи “гаепле”!


Ел саен республика юлларында меңнәрчә кеше һәлак була. Аларның төп сәбәпчесе - кеше факторы, аерым алганда йөртүченең телефоннан сөйләшүе яки смартфон куллануы. Телефон кулланган вакытта авариягә эләгү очраклары бермә-бер арта бара.


Бүген, мода артыннан куып, машина йөрткәндә мобиль кушымталар аша турыдан-туры трансляция алып баручылар ешайды. Билгеле, бу очраклар юл-транспорт һәлакәтенә китермичә калмый.


Кызганыч, Татарстанда булган аяныч хәлләр дә һаман яшьләребезне акылга утырта алмый. Әле кичә генә безнең республикада булган хәл бөтен татарстанлыларны тетрәндерде.


23 март көнне 10 сәгать 20 минутта Казан – Йошкар-Ола – Зур Күлбаш – Дөбъяз юлының 11нче чакрымында юл-транспорт һәлакәте була. «Дэу Матиз» руле артында барган 1994нче елгы кыз смартфонында социаль челтәргә онлайн-трансляция алып бара. Әлбәттә, хәрәкәт вакытында ул игътибарын читкә юнәлтә. Нәтиҗәдә, юл кырыена китеп, яңадан юлга чыгарга теләгәндә, каршы як полосага чыга, ПАЗ автобусы белән бәрелешә.


[embed]https://youtu.be/4ZPSiOIbAp8[/embed]

«Дэу Матиз» йөртүчесе алган җәрәхәтләреннән шунда ук җан бирә. Ә «ПАЗ» автобусы йөртүчесе һәм бер пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала.



Рульдә барган кыз, чыннан да, әле бик яшь. Аның күпме гомере алда булган бит әле! Бу очрак Татарстан яшьләренә дә йогынты ясамый калмас, мөгаен. Шул уңайдан, аларның фикерен дә белештек.


Эмиль Шәйдуллин, 24 яшь, укытучы, әлегә машина йөртми:


– Мин рульдә барганда, селфи төшүгә яки интернетта трансляция алып баруга бик тискәре карыйм. Ә экстремаль ситуацияләрдә (мисал өчен, күперләрдә, өй түбәләреннән селфи ясау) бөтенләй каршымын. Чөнки монда кешенең гомере куркынңыч астына куела.


«Дэу Матиз» йөртүчесе белән булган очрак бик тетрәндергеч. Кызганыч, яшьләр хәзер электрон җайланмаларга бик нык бәйле. Минемчә, бу кызга күңелсез булган да ул башкалар белән аралашырга теләгән. Яшь буын GTA кебек компьютер уеннарында уйнап үскән. Ә алардагы геройларның аварияләрдән җәрәхәт алмый, исән кала. Бу уеннарны уйнап үскән кешеләр руль артына утыргач, виртуаль чынбарлыкны чын тормышка күчерә. Бу очрак минем өчен машина йөрткәндә ген түгел, ә җәяүле булганда да игътибарлы булырга кирәк дигән сүз. Һәркемгә үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз диясем генә килә.


Ландыш Гарифуллина, 23 яшь, магистратурада белем ала, машина йөртү стажы - 5 ел:


– Машина йөрткәндә, селфи, видеоселфи ясаганым юк. Телефонны бөтенләй кулга алмаска тырышам. Янда утырып барган кеше теләк белдерсә, ул телефонны кулына тоткан очракта, күз кырыем белән камерага карарга мөмкинмен. Соңгы арада Инстаграмдагы "Туры эфир"да гел руль артында баручы кешеләрне күрергә мөмкин. Андыйларга аптырыйм. Яшьләр хәзер "гламур" булырга, йолдызларга ошарга тырыша, шуңа күрә мондый адымнарга бара, дип уйлыйм.


Бу кыз белән булган очрак мине тетрәндерде. Яшьләр моны сабак итеп кабул итсеннәр иде. Үз гомереңне генә түгел, юлдагыларның гомерләрен дә куркыныч астына куясың дигән сүз бит бу. Юл йөрү кагыйдәләрендә акка-кара белән руль артында чакта телефон куллану тыелу хакында язылган. Аңламаган кешеләр өчен, селфи һәм видеолар төшерү катгый тыела дип язу кирәк, күрәмсең. Башкаларга киңәшем шул: юлларда яшәргә теләүче бик күп башка кешеләр дь йөри. Аларның язмышын куркыныч астына куярга кирәкми!


Айдар Вәлиев, 23 яшь, магистратурада укый, машина йөртү стажы 3 ел:


– Шушындый вакыйгалар булгач, тагын да уяурак булырга кирәклекне тоя башлыйсың. Әлбәттә, куркыта. Машина йөрткәндә селфи ясаганым юк. Чөнки ул – минем өчен кирәкле әйбер түгел. Еш селфи ясаучыларны, инстаграмда “Stories” да булучыларны бик ук аңлап бетермим. Минемчә, машинада барганда барлык игътибар юлда булырга тиеш. Синең кулыңда кеше гомере дә, үзеңнеке дә бит.


Минемчә, бу авария безнең яшьләр өчен бәлки ниндидер бер сабак булыр иде. Менә хәзерге вакытта күп кенә яшьләребез ваемсыз. Бәлки автомәктәпләрдә моңа тиешле дәрәҗәдә игътибары бирелмидер. Бәлки безнең тәрбия дә төп роль уйныйдыр. Закон ягыннан кырыслык җитмәнгә дә шундый очраклар еш буладыр.


Яшьләр, уяу булыгыз! Юлларда йөргәндә бар игътибарыгызны бары тик юлга юнәлтегез! Кеше гомере дә, үзегезнеке дә бары тик сезнең кулларда бит.


Mода уза да китә ул, тик кеше гомерен генә кире кайтарып булмый. Сезгә руль артындагы видеоселфи кадерлерәкме, әллә бу дөньяда әле яшисегез киләме? Монысын үзегез сайлыйсыз инде…




Татарстанның Дәүләт автоинспекциясе исегезгә төшерә: блютуз-гарнитурадан башка телефоннан сөйләшү, анны куллану өчен 1500 сум күләмендә штраф каралган. 2016 елда гына да шундый 4000нән артык хокук бозу ачыкланган.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев